Күңел дәфтәре рубрикасы буенча яңалыклар
-
Шигырь укырга яратучы баулыларга – күчтәнәч
Райондашларыбыз иҗаты белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Игътибарыгызга – Яңа Чүте авылында яшәүче Мәгариф Лотфуллиннан шигъри тәлгәшләр.
-
“Баулы-информ”га хат килде
Татар Кандызы авылында туып, бүгенге көндә Менделеевский районында яшәүче Саҗидә Вагыйзова-Галимуллина “Баулы-информ” редакциясенә хат юллаган. Ул безгә укытучысы Фәния Нур кызы Хөббәтуллинаның 1967 елда язган шигырен җибәргән.
-
Мәхәббәт төсен җуямы?
Зәлинә хәлсезләнеп урындыкка барып утырды. 25 елдан артык ире Азат белән гомер иткән өенә тагын бер тапкыр күз йөртеп чыкты. Һәр әйбер үз урынында, чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә. Ни җитмәде инде сиңа дип үзалдына кабатлады да, үксеп һәм гарьләнеп елап җибәрде ул.
-
Ике туган җир бүлә
“Әминә апа, Өлкәннәр көне белән котлыйм, бүген бәйрәм бит, – дип исәнләштем Әминә апа белән. Ул көн саен эшкә барганда яки кайтканда минем каршыма очрый.
-
Адашкан мәхәббәт хаты
Зөлфия бүген хат алды. Чын, кәгазьгә язылган хат аңа почта аша килде. “Мин тиздән махсус хәрби операциягә китәм, аннан әллә кайтам, әллә юк. Син белергә тиеш. Укы да, яндырырсың, ятлар кулына кермәсен”.
-
Вакытсыз киткән җан
Тагын теге кечкенә малай басып тора. Кул сузымында гына. Елмая үзе. Кап-кара зур күзләре шундый шук, ике бит очында гына түгел, елмайганда хәтта иягендә дә матур чокыр барлыкка килә. Малайның кулларында – Айгөлнең уллары Айнар белән Айдарның аяк киемнәре. Ул Айдарның аяк киемен Айгөлнең аяк астына ук ыргытты, ә Айнарныкын кысып тоткан. Кулын изәде дә, юк булды. Айгөл йокысыннан уянып китте.
-
Кайда син, мин яраткан яр?
Алар гади генә интернетта танышты. Беренче булып социаль челтәрләрдә хатын-кызлар карап утыру гадәтен алган Айдар кызга язды. Гаилә тормышы туйдырган, арыткан иде инде аны, шуңа “уҗым” га кереп чыгу ешая башлады.
-
Бүреләр өнендә (Хикәя)
Укучыларыбыз игътибарына хикәя тәкъдим итәбез
-
Теләп алган бәхетсезлек
Зөлфия ялгызы гына яши. Улы Салават үзенә фатир алып чыгып киткәч, ул берничек тә ялгызлыкка ияләшә алмый әле. Моңа кадәр гел улым, балам дип кенә торган тынгысыз җаны бәргәләнә. Ялгызлыкка өйрәнеп булмыйдыр ул. Бүген тормышы шундый булганга ул тулысынча үзе гаепле. Ул да иренең кадерле хатыны, балаларының яраткан әнисе, бәлки, хәзер оныкларының әбисе дә булыр иде. Булыр иде дә бит...
-
Яңа ел мандариннары
Колхозчы балалары өчен тутырылган яңа ел бүләге пакетларыннан мандариннарны чүпләп алганына мең тапкыр үкенде Айнур Әхәтович. Бүгенге яңа ел кичен ул да башкалар кебек үк өендә үткәрер иде. Нәпсесе көчле булганлыктан, ул бүген хастаханәнең кабул итү бүлегендә табибның ни әйтәсен “биш күзләп” көтеп утыра.
-
Ватык ишек маҗаралары
Тавыкларга ашарга салырга дип абзарга кереп китүем булды, тышкы яктан шап итеп ишек келәсе ябылды. Мин абзарда калдым.
-
Песи һәм чәйнәлгән кесә
Прес! Прес, дим! Кит әле моннан! Көне буе артымнан ияреп йөрисең! Әни, ал әле шул песине, – дидем дә, түземлегем калмыйча идәнгә чүгәләп, битләремне кул белән каплап, акырып елап җибәрдем. Ә карт ата песи шуны гына көткән диярсең! Мыраулый-мыраулый минем өскә ташланып, күлмәгемнең кесәсен чәйни башлады. Аны тиз генә куып та, алып ыргытырлык та түгел иде, мыраулау өстенә, әллә нинди чинаган тавышлар чыгарып, кесәмне чәйнәвен дәвам итте.
-
Казлар
Чын авылча, үзебезчә итеп, матур сүзләр белән бизәмичә генә казлар турында язам әле. Әйе, кызлар түгел, ә казлар турында.
-
Балачакны сагынып
Өлкәннәр декадасы уңаеннан балачак хатирәләре
-
Исерек Мөнәвәрә
– Мара апа, тебе что – пива или водки, – дип сатучы кыз ике тапкыр кычкырып сорады чираты җиткән чәче-башы тузган өлкән генә яшьтәге хатын-кызга. Әмма карчыкның игътибары карбыз сайлаучы кечкенә кызчыкта иде. Кызчык әбисе белән көлешә-көлешә карбыз сайлыйлар. Чират әбине узып, икенче кешегә үтте, ә ул карбыз сайлаучыларны кызыгып та, сокланып та күзәтүен дәвам итте.