Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Балачакны сагынып

Өлкәннәр декадасы уңаеннан балачак хатирәләре

– Җәмилә апа, иртәгә иртән минем каршыма очрарга тырыш яме, минем экзамен!
– Ярар, кызым, ярар, – дигән җавап ишетү белән, кош тоткандай күрше әбисенең ишеген ипле генә ябып, үзебезнең өйгә таба атлыйм. 
Гел шулай. Күрше Җәмилә апа очраса, юлың уңачак, яхшы билге алачаксың, экзаменнарыңны бер авырлыксыз биреп кайтачаксың... Бу дистәләрчә тапкыр тикшерелгән.
Күрше Җәмилә апа үзенең улларын-кызларын зур тормышка озаткан, тормыш иптәше Фазыл абыйны мин хәтерләмим дә. Шулай итеп, ул ялгызы гына тыйнак һәм матур өендә яшәп көн итте. Балалары еш килә, оныклары ял саен килеп хәлен беләләр. Шулай да Җәмилә апага аралашу җитми. Ул безнең зур гаиләбезнең дә яраткан күрше әбисе. Сигез бала арасыннан аеруча никтер мине үз итә иде. Мин аны кечкенә чагымда Әния апа, аннан Тәбрә апа дип йөрткәнмен. Саимә әбиебез белән алар бик дус, тату итеп, матур аралашып яшәделәр. Җәмилә апа гадилеге, балалар яратуы белән үзенә тартып тора иде. Шундый кешеләр була, аларның “аягы җиңел”, “кулы җиңел” дип халыкта сөйлиләр. Менә безнең күрше Җәмилә апаның да аягы җиңел иде. Җәмилә апа юлыңа иртән очраса, бөтен дәресләрдән “бишле” генә аласың. Шуңа күрә имтихан буласы көнне без аңа алдан ук әйтеп куя идек. Ул да без – бала-чаганың күңеле булсын дипме, иртәнге якта каршыбызга чыгып, матур теләкләрен әйтеп мәктәпкә озатып кала иде. Ул гына да түгел, кире кайтканда чәйгә чакырып, үзенчә кунак та итә иде. Иң тәмле коймаклар да Җәмилә апада пешә иде бугай. Кечкенә генә коймакларны ул бераз тозлырак майда майлап ала иде.  Телеңне йотарлык! 


Кич белән бөтен күрше-күлән әби-бабайларга урамдагы балалар концерт оештыра. Менә тамаша иде ул вакытлар! Җәмилә апа кечкенә артистларның күңеле булсын дип кесә тутырып тәмле кәнфитләрен алып чыга, аны безгә өләшә торган иде. Иң тәмле итеп кыздырылган көнбагыш та Җәмилә апада гына була иде бугай.
Кечкенә генә җыйнак гәүдәле бу апада күпме көч булган. Ялгызы гына булса да, бакчасын тутырып бәрәңге, чөгендер чәчә иде, картайганчы сыер асраудан туктамады. Иң беренче өзгән кыярларын, кызарган помидорларны да авыз итегез дип, безнең гаилә белән бүлешә иде ул.
Әбекәйле, күрше Җәмилә әбиле балачак сагындыра... бер генә көнгә аларны алып кайтып кунак итәсе килә...
Фото: гаилә архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев