Баулы хуҗабикәләренә петрушканы кышка саклауның өч төрле ысулы
Киңәш

Баулы хуҗабикәләренә петрушканы кышка саклауның өч төрле ысулы

Петрушканы кышка чыннан да берничә төрле итеп әзерләп куярга була. Аларны аш-су пешергәндә дә төрлечә кулланырга мөмкин. Петрушканы кышка әзерләүнең иң уңай ысуллары – туңдыру, тозлау һәм киптерү.

Петрушканы туңдырып саклауга куйган очракта, аның барлык витаминнары һәм хуш исе саклана. Туңдыру өчен петрушканы юып бераз саркытырга турап яки турамый гына туңдырырга кую. Мәшәкате юк.

Петрушканы кышка тозлап әзерләү. Мондый тәмләткеч күбрәк кайнар ризыклар әзерләгәндә кушар өчен тәмле була. Юып тураган бер килограмм петрушкага 200 грамм тирәсе тоз салырга була. Әзер массаны банкаларга согы чыкканчы ныклап бастырып тутырырга. Мондый тәмләткечне алты айга кадәр суыткычта сакларга мөмкин.

Петрушканы киптереп саклау ысулы да Баулы хуҗабикәләрендә киң таралган.


Нет комментариев