Баулыларга әбиләр чуагы рәхәт көннәр бүләк итә
Җәмгыять

Баулыларга әбиләр чуагы рәхәт көннәр бүләк итә

Быелгы көз үзенең матур, кояшлы һәм җылы көннәре белән сөендерә. Халык телендәге “әбиләр чуагы” шулай озак дәвам итәме? Бу хакта без Баулы урамында сораштыру үткәрдек.

 – Быел әбиләр чуагы бик әйбәт булды: озакка сузылды, бик рәхәт булды. Бигрәк тә безнең өчен, өлкән буын өчен, – ди Сырдарья Фәрхетдинова. – Әниләрнең сөйләгәннәрен хәтерлибез, көз быел бик әйбәт килде, әбиләр чуагы әйбәт булды, алтын көз булды диеп әйткәннәрен хәтерләп, шулай дип, хәзер әбиләр чуагыдыр дип уйлыйм.

– Мондый әбиләр чуагы бик сирәк була, бу инде нәкъ тә шул вакыт, – ди Әлфия Хильченко. – Әбиләрнең гел эшләгәннәре хәтердә, ә без кечкенә чакта, мондый рәхәт көннәрнең кадерен белеп, урам буйлап чаба идек. Ә хәзер җәйнең яңгырлары да никтер җылы түгел, элек яңгыр җылы, рәхәт иде, ялантәпи рәхәтләнеп чаба идек. Дөньяның иң рәхәт вакытлары булган. Быелгы көз дә, язы да матур килде марттан ук. Быел җылы көннәр бик озак булды. Хәзер салкыннарга таба кузгалыр инде.

– Быел шундый матур килде көз. Бөтен бакча эшләрен бетердек, – ди Ландыш Бикаева. – Бакча эшләре тәмамланса да, бакча матур-матур чәчкәдә утыра һаман. Чыккач, шуларны рәхәтләнеп карап йөрим. Быел шундый әйбәт булды яшелчәләр дә – кабаклар, чөгендерләр. Күп итеп салатлар ясадым һәм балаларыма җибәрдем.

– Элеккеге заманда әбиләр чуагы булганд,а әбиләр, карт әбиләр, өйдән бүтән вакытта бик чыга алмаган инде алар, капка төбенә чыгып йон эрли, оекбаш бәйли торган булганнар. Алар яхшы көннәрнең файдасын күреп кала торган булганнар, – дип уртаклашты Рузалия Камалетдинова. – Ә хәзерге заман әбиләре бакчададыр инде. Бакчада соңгы эшләрне эшләп бетерәләр, чәчкәләрен, орлыкларын җыялар. Әле әбиләр чуагының ничәнче этабы икән? Быел көз озын килде, җылы, бик күңелле килде.

 

 

 

Әбиләр чуагы дигәннән, Исергәп авылында яшәүче Камил Шәмсуаров “Бабайларга чуак кая?” дигән ярымшаярулы шигырь дә иҗат иткән.

 

“Бабайларга чуак кая?

Әбиләр чуагы диләр,
Бабайларга ни кала?
Әбиләр чуагы диеп,
Көтеп ала һәр бала.

 

Бабайларга нәрсә кала?
Чуак көн кая безгә?
Хәтер кала, көн булмаган,
Бабайлар өчен көздә.

 

Бер көн дә билгеләнмәгән,
Бабайлар көне диеп.
Әбиләр кушканны эшли,
Бабайлар башын иеп.

 

Сиңа әйтәм! Утын апкер,
Мунчаны як, кызулат.
Сыерларга ашарга сал,
Дип кисәтә кызулап.

 

Әбиләр бирә команда,
Җитеш тик тыңлап кына.
Бер-бер артлы эшләр йөкләп,
Колакта җырлап тора.

 

Кәнишне, алар көчле шул,
Чуак көн аларныкы!
Ходай безгә көн бирмәгән,
Тәкъдиргә ярарлыкны.

 

Бабайлар чуагы кая?
Онытканнармы безне?
Әбиләр өченгә генә,
Ходай яраткан көзне.

 

Булмаган бабайлар көне,
Кәефне төшермибез.
Бабайлар көне юк диеп,
Бик кайгы кичермибез.

 

Әбиләр көне шулкадәр
Мактауга лаек көнме?
Көзге көн бит картлык көне,
Көтмибез андый көнне.

 

Без, бабайлар, һаман да яшь,
Бабайлар көнебез юк.
Бассак, бакыр өзәрлек без,
Кулларда – ялкын да ут.

 

Ут кебек янабыз әле,
Егетләрдәй яшь йөрәк.
Бетәшкән бер бабай түгел,
Яшьнәп яшәргә кирәк.

 

Әбиләргә булсын әйдә,
Моңсу чуак көннәре.
Безнеңчә булсын, яшьләрчә,
Көннәре һәм төннәре.

 

Камил Шәмсуаров


Нет комментариев