Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Дәүләт автоинспекциясе акция уздыра
Ведомство юл хәрәкәте иминлеге буенча чаралар үтә.
-
Гуманитар ярдәм оештыруда Кызылъяр ветераннары да читтә калмый
Кызылъяр авылы ветераннары, мәчеткә йөрүче мөслимәләр, гомумән, авыл халкы махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга җылы киемнәр, пледлар, хәләл ризыклар җыйнап озатты. Бу юлы солдатларга дигән әйберләрне авыл мәчетендә тупладылар.
-
Баулы укучылары сугышчыларга булыша
Кызылъяр мәктәбе укучылары, укытучылары җитәкчелегендә, сугышчыларга окоп шәмнәре ясаганнар
-
Салих авылыннан хәрбиләргә “җылы” ярдәм
Җылы йон оекбашлар, кирәк-ярак, азык-төлек, маскировкалау челтәрләре, дронга каршы торучы киемнәр, көндәлек көнкүреш өчен кирәк-ярак – боларның барысын да Баулы районында яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар өчен туплап озатып торалар. Шушы көннәрдә Салих авылында яшәүче өлкән яшьтәге апалар, “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле оешмасы ханымнары хәрбиләргә җибәрү өчен йон оекбашлар бәйләделәр.
-
Баулылар СВОга ярдәм итә
Татарстанда август аеннан бирле, “Хәрбиләргә мылтык һәм сугыш кирәк-яраклары тапшыр” акциясе кысаларында, махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен утлы корал җыю бара. Аны “Zа мирное небо” хәйрия фонды оештырган. Дроннарга каршы көрәштә куллану өчен, шома көпшәле ау мылтыклары кабул ителә.
-
1 ноябрьдә Татарстанда яшьләрнең пенсия грамоталылыгын күтәрү кампаниясе башланды
1 ноябрьдә Татарстан Республикасында укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль белемен күтәрү буенча мәгълүмати кампания старт алды. Кампания Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе тарафыннан 10 елдан артык гамәлгә ашырыла.
-
Баулылы Зөлфия Халикова: “Матурлык яратам”
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез. Бу сүзләр Салих авылында яшәүче Зөлфия Халиковага бик тә туры килә. Кечкенә чагында ялгыш кадалган укол аркасында йөри алмас хәлгә килгән ул, бер кулы да начаррак тота. Шуңа да карамастан, бала чагыннан ук кул эшләре белән мавыга.
-
Баулы техникасы кышкы бураннарга әзер
Быел кышта шәһәр юлларына кар белән көрәшкә 20 берәмлек техника чыгачак. Барлык махсус техника яхшы хәлдә һәм салкын чорда эшләргә әзер.
-
Баулылар дөньякүләм проектта катнашты
Татар телендәге “Әдәби марафон” дөньякүләм әдәби проекты җир шарының барлык төбәкләреннән дә укучыларны җәлеп итә. Проекттан Баулының китап сөючеләре дә читтә калмый.
-
Баулылы фигалист кабак үстергән
Баулы бакчачылары бик тырыш. Алар арасында еллар буе безнең яклар өчен чит яшелчә-җимешләр үстерергә тырышучылар да бар. Шундыйларның берсе – Гүзәл Минаҗетдинова. Быел ул фиголист кабак яки фицифолия үстерә алган.
-
Татарстан Республикасында 2024 елның ноябрь аенда балалы гаиләләргә пособиеләр түләү графигы
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ноябрьдә балалар өчен түләүләрне күчерүнең кайбер даталары ял көннәренә туры килә, шуңа бәйле рәвештә акча күчерү графигына төзәтмәләр кертелгән
-
Баулылар, тәгәрмәч алыштырдыгызмы әле?
Юеш кар һәм бозлавык кыш якынлашуын хәбәр итә. Автомобильчеләргә инде хәзер үк транспорт чарасының тәгәрмәчен кышкыга алыштыру белән шөгыльләнергә киңәш итәләр.
-
Банандагы ябыштыргычлар нәрсәне аңлата?
Бананнардагы ябыштыргычларга игътибр иткәнегез бармы?
-
Ноябрьдә кемнәргә пенсия арта?
1 ноябрьдән яше 80нән арткан пенсионерларга түләү арта.
-
Баулыларга техник карау узарга кирәк
Баулылыларны үзйөрешле машиналар өчен техник карау узу кирәклеген искәртәләр.