Татар Кандызында балалар агачка яндырып ясау техникасын үзләштерә
Җәмгыять

Татар Кандызында балалар агачка яндырып ясау техникасын үзләштерә

Мәктәп укучыларының көзге каникуллары башланды, димәк, кул эшләре өйрәнер өчен дә кулай вакыт. Татар Кандызы мәдәният йорты режиссеры Луиза Шакирова “Агачны яндырып рәсем ясау” буенча мастер-класс үткәрде. Катлаулы да, җаваплы да булган чара балалар өчен кызыклы булды.

Мастер-классны башлар алдыннан катнашучыларга кыска гына инструктаж үткәрелде. Аннан соң һәркем үзенең күңеленә хуш килгән рәсемне сайлады. Аны укучылар тырыша-тырыша такталарга күчереп ясадылар һәм иң җаваплы булган эшкә – яндырып ясауга керештеләр.

– Барлык материаллар да мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан бирелде. Балалар кызыксынып эшләделәр, – дип сөйләде чараны оештыручы Луиза Шакирова. – Малайлар һәм кызлар үзләренең якыннарына бүләк әзерләү өчен шулай тырышалар. Чөнки тиздән иң матур, иң эчкерсез бәйрәм – Әниләр көне. Балаларның күбесе әниләренә, әбиләренә атап бүләкләр ясадылар. Безнең балалар өчен агачны яндырып ясау техниканы – яңа ысул. Әле өйрәнәсе әйберләр байтак.

Фото: Луиза Шакирова


Нет комментариев