Яңа Чүте авылы ветеранын котлаганнар
Төп тема

Яңа Чүте авылы ветеранын котлаганнар

Хезмәт һәм тыл ветераны, сугыш чоры балаларын юбилейлары уңаеннан өйләренә барып тәбрик итү матур гадәткә әверелде. Яңа Чүте авылында гомер итүче Рунар Шакирҗан улы Таһирҗанов та шушы көннәрдә үзенең 90 яшен бәйрәм иткән. Аны җитәкчелек исеменнән Салих авылы җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин котлаган.

Рунар Таһирҗановны авылдашлары тыныч холыклы, оста куллы гаилә башлыгы, бик күп шигырьләр иҗат итүче җирле шагыйр буларак хөрмәт итәләр.  

Рунар Шакирҗан улы 1936 елның 26 октябрендә Яңа Чүте авылында туа. Яшьтәш малайлары кебек үк, кечкенәдән яланаяк авыл урамнарын буйлый, су буйларында көч туплый. Кечкенәдән авыр эш арбасына җигелеп, ныклы рухлы, эш белүчән генә түгел, ә иҗади күңелле дә булып үсеп җитә. Әти-әнисе мәктәптә хуҗалык эшләре өчен җаваплы булып хезмәт юлы үтәләр. Ул елларда мәктәпләр, утын ягып, мич белән җылытыла торган була, суны да ерактагы чишмәдән ташыйлар. Ә аларның уллары Рунар кечкенәдән яхшы укый, мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлый, матур, эчтәлекле, тирән мәгънәле шигырьләре дә мәктәп елларыннан ук языла башлый.

– Кечкенәдән үк, әле мәктәптә укымаган вакытымда да әти-әниләргә ияреп гел мәктәптә булдым. Әниләр эш карый, мин утырып торам, аларны көтәм үземчә. Карыйм: өстәлдә бер укытучының чиста битле дәфтәре белән каләме ята. Алдым да шунда шигырь сырлап куйдым, – ди Рунар абый. – Ул яшь укытучы Флүрә апаныкы булып чыкты. Ул, миңа хат яздыңмы әллә, диеп оялткан да иде. Ә мин горур гына, юк, шигырь яздым, дидем. Әтием, кеше әйберенә кагылган өчен, ул вакытта ачуланып та алганы хәтердә. Укытучы апа, ачуланырга кирәкми дип, мине яклады, шигырем өчен мактады.

Шулай мәктәп еллары да үтеп китә. Рунар абый эш белән чыныгып үсеп егет була.   

– Җиде класс бетердем, аннары армия сафларында өч ел хезмәт иттем. Безнең заманда егетләрнең армиягә барулары горурлык иде. Мин Ангарск шәһәрендә ил алдындагы бурычымны үтәдем, – ди юбиляр. – Армия – тормыш мәктәбе ул. Аннан бөтенләй башка төрле булып, җитдиләнеп, чын ир-атка әверелеп кайтасың.

Рунар Таһирҗанов 1963 елда Габдрахман авылының иң чибәр кызы Флюра белән тормыш корып җибәрә. Гаиләдә бер-бер артлы өч балалары туа. Аларның гаиләсе әби-бабайлар белән бер йортта тату гомер итә. Өлкәннәрне тәрбияләп, карап, соңгы юлга озаталар. Кызганычка каршы, Флюра апаның күз күреме начарлана, авырый, моннан унбер ел элек вафат була.

– “22 партсъезд” исемендәге совхозда 46 ел слесарь булып эшләдем. Эшемне яратып башкардым, намус белән, – ди юбиляр.

Рунар Таһирҗанов бик күп шигырьләр яза. Бертуган энесе Шәрифҗан аның сүзләренә көйләр иҗат итә. Ветеран бүгенге көндә кече кызы белән яши. Дүрт оныгы, дүрт оныкчыгы аның тормышына ямь, яшәргә дәрт өсти.

– Әтиебез гомере буе сабыр, тыйнак булды, – ди юбилярның кызы Эльвира Таһирҗанова. – Гаиләбездә тынычлык, муллык, аңлашып яшәү булды. Әти, 90 яшенә карамастан, бүгенге көндә дә бакчада, ишегалдында эшләп йөри. Авылыбыз мәчетенә намазларны калдырмый йөри. Буш вакыты булганда, шигырьләрен укый, яңаларын яза. Әтине без дә, оныклары да нык яраталар. Ә авылдашлар аны, үз итеп, “әүлия” дип йөртәләр. Менә шулай атауларыннан ук әтинең яхшы кеше икәнен аңларга буладыр.

Юбилее, 90 яше тулу уңаеннан, Рунар абыйны Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән Салих авыл жирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин котлаган, юбилярга истәлекле бүләк, котлау открыткасы тапшырган.


Нет комментариев