26 октябрьгә сынамышлар Бүген Ай тулган көн
сынамышлар

26 октябрьгә сынамышлар Бүген Ай тулган көн

Бүген Ай тулган көн. Үзгәрешләр берничә йолдызлык астында туганнарга кагылачак.

Бүген, 26 октябрьдә, тулган Ай Үгезбозау йолдызлыгына туры килә. Күктә түп-түгәрәк Айны Мәскәү вакыты белән 07 сәгать 12 минутта карарга мөмкин булачак. Бу вакытта Айның иң көчле һәм якты чагын күрергә мөмкин. Тик халыкта тулган Айга тутырып карарга ярамый, үзеңә начар энергитика аласың дигән ышану бар.
Быел октябрьдә тулган Айны "аучы ае" дип атыйлар. Астрологлар бүгенге Айны энергиягә бай көн дип саный. Үзгәрешләр аеруча Үгезбозау, Чаян, Арыслан һәм Сукояр йолдызлыгында туганнарда аеруча сизеләчәк.
Гороскоп буенча, артык энергияне иҗатка яки физик активлыкка юнәлтергә киңәш ителә. Югыйсә артык энергия уйланылмаган һәм импульсив гамәлләргә китерергә яки агрессия сәбәбе булырга мөмкин.
Бүген башланган эшләрне төгәлләү, начар гадәтләрдән, иске әйберләрдән котылу өчен иң уңайлы көн.
Тулган Ай муллыкны җәлеп итү өчен дә яхшы вакыт. Моның өчен төнлә берничә кәгазь акча салынган кошелекны ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк.
Ай тулган көннәрдә ачуланышырга һәм мөнәсәбәтләрне ачыкларга, бурычка акча алырга, кредитларны рәсмиләштерергә, артык күп ашарга, алкоголь кулланырга, чәч кистерергә, кешедән үч алырга ярамый.

Фото: татар-информ


Нет комментариев