Баулы районының Шалты авыл мәдәният йортында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә багышланган «Закон бозмаска өйрән» исемле әңгәмә узды.
Чараның төп максаты – яшүсмерләрдә законны хөрмәт итү, үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, хокук бозулар һәм җинаятьләр кылуны кисәтү. Шулай ук катнашучыларга сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге һәм үз сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт турында сөйләнде.
Әңгәмә барышында урлау, талау, янап куркыту, кешегә тән җәрәхәтләре китерү кебек хокук бозулар өчен каралган җаваплылыкка аерым игътибар бирелде. Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгының нинди очракларда һәм кайсы яшьтән башлануы, закон бозган өчен нинди җәза чаралары каралуы аңлатылды.
Очрашуда җәмәгать урыннарында, урамда һәм ял итү урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре дә искә төшерелде. Мәктәптә тәртип саклау, укытучыларга, өлкәннәргә һәм яшьтәшләргә хөрмәт белән карау, шулай ук социаль челтәрләрдә аралашканда сак һәм җаваплы булу мәсьәләләре күтәрелде.
Фото: Шалты авыл мәдәният йорты архивы
Нет комментариев