Баулы районы ветераны сиксән яшьтә сыер сава
Җәмгыять

Баулы районы ветераны сиксән яшьтә сыер сава

Шалты авылында яшәүче хөрмәтле әти һәм кайгыртучан бабай Тәлгать Кыямов 80 яшьлек юбилеен каршы алган. Аны гаиләсе, авыр җирлеге җитәкчелеге дә тәбрик иткән.

Тәлгать Газиз улының 80 еллык гомере – намуслы хезмәт, гаилә учагын саклау, тормыш сынаулары аша чыныгу, шатлыклы очрашулар һәм истәлекле вакыйгалар белән тулы бер чор. Юбиляр – гомерен туган җиренә, авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган кеше. Аның гомуми хезмәт стажы гаҗәпләндерерлек – 60 елга якын!

Туган ягына тугры калып, 40 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган ул. "Берёзовский" совхозыннан лаеклы ялга чыккач та кул кушырып утырмаган,  тагын 20 ел крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы булып эшләгән.

Фото: Гөлназ Вахитова
Название

Tәлгать Кыямов бүгенге көндә дә тик тормый, аның энергиясенә яшьләр дә сокланырлык: күпләп мал-туар асрый, хәтта көндәлек мәшәкатьләр арасында ике сыер саварга да өлгерә.

Бу озын һәм матур юлда аның иң ышанычлы терәге – гомере буе мәгариф өлкәсендә фидакарь хезмәт куйган тормыш иптәше Вәскыя Шәмсетдин кызы.

Алар 53 елдан артык тату гомер кичерәләр. Кыямовлар үзләре кебек тырыш, уңган балалар тәрбияләп үстергәннәр, аларны аякка бастырып, югары белем алырга булышканнар. Бүген улы Артур һәм кызы Светлана, шулай ук сөекле оныклары – аларның иң зур байлыгы, куанычы һәм таянычы. Алар кадерле кешеләренә һәрчак хөрмәт күрсәтеп торалар.

Фото: Гөлназ Вахитова
Название

"Тормыш иптәшем бик тырыш, алтын куллы. Улыбыз һәм оныкларыбызны ир-ат эшенә өйрәтеп үстерде, хезмәт тәрбиясе бирде. Балаларыбыз, кияү-киленебез, оныкларыбыз да бик әйбәтләр", дип уртаклашты Вәскыя Шәмсетдин кызы.

Юбилярны бу күркәм бәйрәме белән Шалты авыл җирлеге башлыгы Равил Мөхәмәтҗанов, авыл советы депутаты Зәйрулла Фәткуллин, җирле ветераннар советы рәисе Ринат Канипов һәм мәдәният хезмәткәрләре дә котлаган.

Хезмәт сөючән, көр күңелле Тәлгать Газиз улына ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм, якыннарының игелеген күреп, озын-озак еллар яшәвен телибез.

Фото: Гөлназ Вахитова


Нет комментариев