Мортазада хәрбиләрнең якыннары Карга боткасына җыелды
23 март көнне Мортаза авылы мәдәният йортында «Хуш киләсең Нәүрүзбикә» исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә борынгыдан килгән, кышны озатып, язны каршылау йоласы, театральләштерелгән формада күрсәтелде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, хатыннары һәм туганнарының да бәйрәмгә килделәр.