Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ул тормышка гашыйк

25 мартта Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

Үз эшләренең энтузиастлары булганда гына мәдәният учакларында тормыш кайнап тора. Татар Томбарлысы мәдәният йорты җитәкчесе Айгөл Илнур кызы Нәүрүзбаева да шундыйлардан – җыр-моңга гашыйк райондашыбыз эшен бар күңеле белән ярата.

 

Мәдәният учагын дөрләтә

Айгөл Нәүрүзбаева тумышы белән Татар Томбарлысы авылыннан. Ул кечкенәдән җыр-моңга, тормышка гашыйк. Бәләкәй чагында җырчы булырга хыяллана ул массажка тотып, көзге каршында концертлар куя.

Әтием дә җырларга ярата иде, әнием дә матур җырлый. Мин дә кечкенәдән җырлап үстем. Үземне белә белгәннән бирле, мәдәният йортында инде мин. Үсә төшкәч, үзешчән сәнгатькә кереп киттем. Әти-әнинең берәр сүзен тыңламасак, безнең өчен иң зур җәза әтинең: “Бүген клубка бармыйсың!” – дигән сүзе иде, – ди Айгөл.

Кечкенәдән әйрәмнәрдә сәхнәдән төшми ул. Сабан туенда трактор арбасы өстендә җырлаган чаклары әле дә хәтерендә аның. Мәктәптә дә, аннан соң белем алган Баулы лицеенда да активист була. Икътисадчы-бухгалтер белгечлеген алса да, туган авылы мәдәният йортына эшкә керә. Читтән торып Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлый. Айгөл Нәүрүзбаеваның мәдәният өлкәсендә эшли башлавына быел 20 ел, башта сәнгать җитәкчесе хезмәтен башкарса, соңгы ун елда мәдәният йорты белән җитәкчелек итә.

– Мәдәният йорты мөдире мәдәният учагын саклаучы, барлык хезмәткәрләрне җыеп тотучы, хәлләренә керүче, халык белән эшли белүче, – ди язмабыз герое. – Балык башыннан чери диләр, мин үзем яхшы булсам, коллегаларым да миңа карата яхшы мөгамәләдә була. Үз эшеңне ярату да бик мөһим. Мәдәният йорты мөдире булып кына йөреп булмый. Сиңа шундый җаваплы эш йөкләтелгән икән, аны намус белән үтәргә тиешсең,

Хәзерге заманда кешеләрне мәдәнияткә җәлеп итү бер дә җиңелләрдән түгел. Шулай да хезмәткәрләр заман белән бергә атлыйлар, авыл халкы мәдәният йортына эзне суытмасын өчен, төрледән-төрле чаралар үткәреп торалар.

– Аллага шөкер, мәктәбебез, өлкән яшьтәге абый-апаларыбыз бар. Алар бирегә килергә атлыгып торалар. Мин аларның һәрберсенә рәхмәтлемен. Иң мөһиме, безгә килүчеләрнең күңел кылларын тибрәтә белергә кирәк, – дигән фикердә тора Айгөл.

2023 елда мәдәният йорты бинасына беренче тапкыр капиталь ремонт ясалган һәм ул танымаслык булып үзгәргән.

– Безнең мәдәният йорты 1969 елгы. Капиталь ремонт була дигәч, бик сөендек. Нәтиҗәсе шулкадәрле дә матур булыр дип күз алдына да китермәгән идек. Хәзер сөенеп туя алмыйбыз, бирегә киләсе генә килеп тора. Эш урының матур һәм уңайлы булса, тагын да канатланып эшлисең, – ди мәдәният йорты җитәкчесе.

Биредә 14 түгәрәк эшли, аларда олысы-кечесе шөгыльләнә. “Төймә” гармунчылар төркеме, “Хатирә” фольклор ансамбле, “Тамаша” театр түгәрәге район һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә катнаша, пизлы урыннар ала. Мәсәлән, “Хатирә” фольклор ансамбле Әлмәттә “Тирән тамырлар” фольклор коллективлар бәйгесендә лауреат дипломына лаек булган. Театр түгәрәгенә йөрүчеләр быел “Театр язы” район бәйгесендә катнашырга Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәрен сәхнәләштергәннәр. Премьераны авылдашларына күрсәткәннәр дә инде – бик җылы кабул иткәннәр.

“Самаварым сердәшем” түгәрәгенә йөрүчеләр, чәй табыны артына җыелышып, элекке гореф-гадәтләрне, җыр-моңнарны искә төшерәләр.

– Өлкәннәр белән аралашып утырганда шулкадәрле кыйммәтле мәгълүмат алабыз. Чәй өстәле артында, бер-берсен уздыра-уздыра, элекке тормышлары, йолалар турында сөйлиләр. Бергәләшеп җырлыйбыз да, уйныйбыз да, – дип уртаклашты Айгөл.

Балалар өчен “Тамчы” хореография, “Асылъяр”, “Әкият” драма түгәрәге, ике җыр түгәрәге, “Мирас” фольклор түгәрәге эшли.

Татар халкының онытылып бара торган гореф-гадәтләрен, йолаларын үсеп баручы буынга җиткерү юнәлешендә зур эш башкаралар томбарлылар. Әбиләр Сабан туе гына ни тора! Айгөл Нәүрүзбаева инде күп еллар бу бәйрәмнең алыштыргысыз алып баручысы, ә прогрммасын мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләп төзиләр. Авыл җирлеге башлыгы призларга акча юнәлтергә тырыша. Томбарлыларга күренекле якташлары да булышлык итә.

– Без кечкенә чакта ук мәдәният йорты хезмәткәрләре Әбиләр сабантуен күтәреп җибәргәннәр. Без дә шул традицияне дәвам итәбез, – ди Айгөл. – Ул безнең авыл халкының иң яраткан бәйрәме, чөнки анда бернинди рәсмилек юк. Әби-бабайлар җырлыйлар да, бииләр дә, уеннарда да катнашалар, тартынып тормыйлар. Быел юбилей елы – Әбиләр Сабан туе беренче тапкыр 60 ел элек узган. Шуңа күрә аны быел тагын да күләмлерәк итеп оештырып, башка авыллардан әби-бабайларга да күрсәтәсем килә.

Айгөл Нәүрүзбаева “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе дә, бу юнәлештә дә күп эшләр башкарыла. Әбиләр Сабан туе “Ак калфак” оешмасының планына да кертелгән. Томбарлы “Ак калфаклылары” былтыр, матур итеп, авыл халкына “Су юлын күрсәтү” йоласын тәкъдим иттеләр.

Мәдәният хезмәткәрләре алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм җыюны башлап йөрүчеләр дә. Махсус хәрби операция башлангач, мәдәният йорты гуманитар ярдәм җыю пунктына әверелгән.

– Безнең махсус тартмабыз бар, аны һәр бәйрәмдә фойега куябыз, авыл халкы акча сала, шуңа тәм-томнар һәм башка кирәкле әйберләр сатып алып, алгы сызыктагы авылдашларыбызга исемле посылкалар әзерләп җибәрәбез, –ди язмабыз герое.

Бу игелекле эш Айгөл өчен аеруча дулкынландыргыч, чөнки аның энесе хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында. Ул ялга кайткач, мәдәният йортында очрашу да оештырганнар.

Мәдәният өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Айгөл Илнур кызы мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Иҗат коллективлары, мәдәният йорты исеменә бирелгән бүләкләр дә шактый.

Бер йодрык булып эшлиләр

Авыл мәдәният йорты җитәкчесе мәдәни тормышны оештыручы гына түгел. Хуҗалык эшләрен башкаручы, бетмәс-төкәнмәс отчёт тутыручы да әле ул. Өстәвенә, авыл җирендә мәдәният хезмәткәрләре төзекләндерү өмәләрен башлап йөрүчеләр дә. Татар Томбарлысында мәдәният йорты, китапханә һәм авыл советы хезмәткәрләре, бер йодрык булып, дус-тату эшлиләр, бер эштән дә чирканып тормыйлар.

– Без барыбыз да үз авылыбызны шулкадәрле яратабыз, шуңа күрә бергәләп эшләү бер дә кыен түгел. Күз тимәсен, киңәшләшеп, дус эшлибез. Зиратта узган өмәләргә, авылдагы чүп үләннәрен чабуга, урамнарны җыештыруга да бергәләп кушылабыз, – ди язмабыз герое.

Хезмәттәшләре, авылдашлары арасында абруе зур Айгөл Нәүрүзбаеваның.

– Без Айгөл белән күршеләр, бәләкәйдән бергә үстек. Ике ел бергә эшлибез, аның белән бик җиңел. Өйдәге кәефен өйдә калдыра ул, һәрвакыт ачык йөзле. Авырып китсәк, хәлләрне белешеп тора, әйбәт җитәкче, – дип сөйләде мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илмира Минәҗева.

Мәдәният йортында ярты ел чамасы элек техник хезмәткәр булып эшли башлаган Раушания Фәершина Айгөлне кечкенә вакытыннан ук белә.

– Сәхнәдә туып, шунда үскән кыз кебек ул.  “Кызыл розалар” дигән җырны шундый матур итеп җырлый иде бәләкәй чагында, – дип сөйләде ул. – Айгөл бик аралашучан, олыны олы итә, кечене кече итә белә. Рәхмәт, ярты ел элек мине эшкә чакырып алды, сәхнәгә дә җәлеп итте, спектакльдә уйнатты. Айгөл – аңлый белә торган җитәкче, ул эшкә өйдәге кәефен алып килми, гел авызы ерык аның. Рәхәт аның белән эшләве. Гаиләләре дә бик тырыш – һәр хезмәтнең тәмен, ямен, рәтен беләләр.

Авыл китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова язмабыз герое белән 14 ел иңне-иңгә куеп эшлиләр.

– Айгөл – үз эшенең остасы, матур җырлый, бөтен чараларны, Сабан туйларын, җиренә җиткереп, матур итеп алып бара, аның тел байлыгы зур, – дип уртаклашты китапханәче. – Зур чараларны бергә үткәрәбез –  мәктәп, авыл советы, мәдәният йорты, китапханә. Мин шундый кеше белән бергә эшләвемә бик шат, чөнки берүзең генә алга китеп булмый. Безнең кызларның командасы бик тә көчле.

 

Гаиләсе терәге

Мәдәният хезмәткәрләре – башкалар бәйрәм иткәндә эшләүче, ялларны оештыручылар. Ә үзләре ничек ял итә соң алар?

– Әгәр гаиләңдә бар да әйбәт булса, эштән сине аңлаучы, хөрмәт итүче гаиләң каршы алса, шуннан да зур ял юк, – ди Айгөл. –  Гаиләм минем эшемне хөрмәт итә. Нинди генә зур эш килеп чыкса да, тормыш иптәшем Сәгыйть булышырга тырыша. Балаларыбыз да мәдәни чараларда катнашып үстеләр. Кечкенә кызыбыз җырлый, олы кызыбыз театр һәм бию түгәрәгенә йөрде, хәзерге вакытта Туймазыда укый.

Нәүрүзбаевлар – бер күрүдә бер-берсенә гашыйк булып, ике ай эчендә өйләнешкән парлар, 23 бергә гомер итәләр. Нур исемле уллары, Лия һәм Мәликә исемле кызлары бар. Бик тырышлар, күпләп мөгезле эре терлек асрыйлар, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерәләр.

– Мал-туарны карау күбрәк иптәшем өстендә. Улым сак эшендә эшли, ялларында ул да булыша. Мин аларга аз гына ярдәм итәм. Җәй көне күпләп кош-корт үстерергә яратам – каз, үрдәк, бройлерлар, – ди хезмәт сөючән ханым. – Төп эштән тыш өстәмә шөгыль булмаса, төзелешкә тотынып булмый. Быел, Алла боерса, яңа төзелгән йортыбызга күченергә җыенабыз.

Елга бер көн бәйрәм итәләр икән әле мәдәният хезмәткәрләре – һөнәри бәйрәмнәре көнне.

– Ул көнне безне Баулыга концертка чакыралар. Безгә шулай игътибар күрсәткәннәре өчен, зур рәхмәт. Анда да әле үзебезне гаепле кебек хис итеп утырабыз, – дип елмая Айгөл – Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, хезмәттәшләремә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим, гаиләләрендә бар да яхшы булсын, чөнки өеңдә бар да әйбәт чагында гына яраткан эшеңә җилкенеп барасың. Районыбыздагы барлык мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәт итәм, яратам, яңа үрләр яуласыннар барысы да.

Тормышны яңабаштан сайлау мөмкинлеге булса, шул ук мәдәният юлыннан китәр идем, шул ук тормыш иптәшемне сайлар идем, ди Айгөл. Иң зур бәхет шулдыр – сөенеп бара торган эшең, кулга-кул тотынып эшләүче хезмәттәшләрең, куанып каршы алучы гаиләң булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев