Баулылы укытучы булып туган
Хатын-кыз гаилә учагын саклап кына калмый, һөнәри өлкәдә дә уңышларга ирешә. Шундый уңган-булган гүзәл затларның берсе – Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбендә 44 елга якын математика фәненнән белем бирүче Сәвия Сәхибуллина. Аның турында сүз чыкса, укучылары бертавыштан, әйбәт укытучы, дип әйтәләр. Сәвия Миңневәлиевна тирән белемле, замана белән бергә атлаучы укытучы гына түгел, уңган хуҗабикә, зирәк тормыш иптәше дә.
Үз эшенең остасы
Сәвия Сәхибуллина Спас районы Иске Рәҗәп авылында туа. Кечкенәдән чагында, курчакларны тезеп утыртып, укытучылы уйный, күрше кызларына да “дәрес” бирергә өлгерә.
– Математика укытучым Дамир абыйның дәресләрен көтеп ала идем, аның кебек математика укытучысы буласым килә иде, – дип, балачак хыялы белән уртаклашты Сәвия Миңневәли кызы.
Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кыз 1977 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап килгәндә язмыш аны булачак тормыш иптәше – Баулы районы Шалты авылы егете Фәрит белән очраштыра. Аның энесе язмабыз герое белән бер төркемдә укыган. Баулы лицеенда физкультура укытучысы булып эшләүче егет, укучыларны Казанга ярышларга алып баргач, энесе янына тулай торакка керә һәм яшьләр шунда таныша. Арада хатлар йөри, егет үзе дә Казанга еш бара һәм тимерне кызуында суга: кияүгә чыгып, Баулыга кайтырга тәкъдим ясый, кыз ризалаша.
Баулы районы мәгариф бүлегенә баргач, яшь белгечне Кызылъяр мәктәбендә декретка киткән математика укытучысы урынына 6 айга эшкә җибәрәләр. Ә тормыш иптәше Фәрит Зинурович шушы ук мәктәпкә физкультура укытучысы булып урнаша. Гаилә авылда яши башлый.
– Фәрит, ике елдан яңа белгечлеккә укып, МСОга эшкә керде. Фатир алганнан соң, җиде елдан Баулыга күчендек, – ди Сәвия Сәхибуллина.
Балалар аны беренче эш көненнән үк яратып кабул итә. Укытучы үзе дә алар өчен җанын бирердәй булып тора, балалар күңеленә тиз ачкыч таба. Ярты елга гына дип килгән мөгаллимнең бу белем бирү йортында эшләвенә быел 44 ел була, хезмәт кенәгәсендә нибары бер, Кызылъяр мәктәбенә эшкә алу турындагы язу. Хәзерге вакытта коллективта ул – иң күп стажлы педагог. 2001-2011 елларда мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары булып та эшли.
– 44 ел – ике укытучының стажы, дип әйтергә була. Сәвия Миңневәлиевна, үзенең һөнәренә тугры калып, бар гомерен Кызылъяр мәктәбенә багышлады, балаларга төпле белем бирде, бүгенгесе көндә дә заман белән бергә атлый, безгә ныклы терәк, безнең остазыбыз ул. Без аны әниебез кебек хөрмәт итәбез һәм безнең арада булуына бик сөенәбез. Шундый ут кебек әниебез булганга, безнең коллектив та ут кебек, – дип уртаклашты Кызылъяр мәктәбе директоры Альбина Альбертовна. – Сәвия Миңневәлиевна мине дә, балаларымны да укытты. Яраткан укытучың белән бергә хезмәт кую – зур бәхет. Алдагы елларда да бергә эшләргә язса иде, аны бер дә җибәрәсебез килми.
Укучыларның да бер дә җибәрәсе килми яраткан укытучыларын. Берничә елдан Бердән дәүләт имтиханы бирәсе укучыларның әти-әниләре: “Сәвия Миңневәлиевна безнең балаларны гына булса да укытып чыгарса иде”, – дип тели. Чөнки аның укучылары сынауларны уңышлы бирә, математикадан Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча Кызылъяр мәктәбе районда һәрвакыт алдагы урыннарда бара. Сәвия Миңневәлиевна балаларны имтиханга ныклап әзерли, атнага ике тапкыр дәресләр башланганчы берәр сәгать консультация үткәрә, индивидуаль да эшли. Гомумән, эшкә ул бик иртә килә, өеннән сәгать алты тулганда ук чыгып китә. Тагын шунысын әйтү урынлы булыр: Сәвия Миңневәлиевна бик таләпчән укытучы, аның консультациясенә бер минутка да соңга калырга ярамый. Шунсыз булмый, дисциплина һәрчак беренче урында булмаса, яхшы нәтиҗәгә ирешәм димә.
– Тырышлыгы булса, имтиханны бирә ала укучы, иң мөһиме, әзерлекне соңгы елларга калдырмаска кирәк, баштан ук системалы итеп әзерләнү мөһим, – ди укытучы. – Мин Бердәм дәүләт имтиханына уңай карашта, чөнки бер биргән имтихан белән уку йортына да кереп була. Элек мәшәкатьлерәк иде бит – без мәктәптә дә, югары уку йортына кергәндә дә бирдек.
Таләпчән дисәләр дә, юмор хисе дә көчле аңарда, көлдереп тә ала укучыларны. Ул әле бик күп кызларның сердәшчесе дә: аның сыйныфында булмаган укучылар да тәнәфес вакытында да янында бөтереләләр, эч серләрен сөйлиләр.
– Таләпчәнлек белән генә бала күңелен яулап булмый. Баланы яратмасаң, ул да сине үз итми. Начар укучымы, яхшымы – аны яратырга кирәк. Аның барыбер бер яхшы ягы булмый калмый. Бөтен кеше дә математик булып тумый, тик яхшы ягын табып, шуны үстерергә кирәк, – дигән фикердә Сәвия Сәхибуллина.
Аның фикеренчә, бала укытучыны яратмаса, фәнне дә яратмый – предметка мәхәббәт остазга бәйле. Фәнең белән баланы кызыксындыра алмасаң, ул сиңа тартылмый. Балага дөрес итеп аңлата белү сәләте дә кирәк. Ул яктан Кызылъяр укучылары бәхетле, алар үз предметын тирәнтен белүче, иң авыр темаларны да җайлы итеп аңлата белүче, көчле мөгаллимдә белем ала.
Хезмәткә – хөрмәт
Сәвия Миңневәлиевна – берничә буынга белем биргән педагог. Кызылъяр мәктәбендә эшләүче укытучыларның да күбесе – аның укучылары.
– Мин укыткан укытучыларның байтагы пенсиягә китте инде, мин утырам әле, – ди ул, елмаеп. – Коллектив бик әйбәт, шулай булмаса, шул гомер эшли алмаган булыр идем. Мәктәпкә сөенеп киләм. Баулы мәктәпләренә дә чакырганнар иде, ташлап китәсем килмәде.
Хезмәттәшләре дә бик хөрмәт итә аны: быел, юбилее уңаеннан, сюрприз ясап, аңа бәйрәм оештырдылар, аңа багышлап җырлар җырладылар, җылы теләкләрен җиткерделәр.
Сыйныф җитәкчесе буларак, Сәвия Миңневәлиевна өч сыйныф чыгара – 1989, 2000, 2018 елда. Яраткан мөгаллимнәрен котларга шул чыгарылыш укучылары һәм мәктәпне былтыр тәмамлаучылар да килде.
– Сәвия Миңневәлиевна безнең класс җитәкчесе булды. Тик без бу хәбәрне 1 сентябрь көнне генә белдек. Борчылдым, чөнки аны таләпчән дип әйтәләр иде. Ә чынлыкта ул бөтенләй икенче төрле булып чыкты, бик яраттык аны. Ул безнең өчен яшәде. Математикадан бик көчле ул , начар укучыларны да яхшы итеп имтиханнар бирдертте, әзерләде. Сәвия Миңневәлиевна бер ел авырып алган иде, шул чакта аны бик юксындык, – дип уртаклашты 2016 елда 9нчы сыйныфны тәмамлаган Кәрим Дәүләтшин. – Кызыклы момент: Сәвия Минвәлиева минем әти-әниемнең дә класс җитәкчесе булган. Ул безнең балаларны да укытса, бик бәхетле булыр идек. Тик, кызганыч, ул безнең балалар булганчы, мәктәп яшенә җиткәнче лаеклы ялга китәр инде.
– Сәвия Миңневәлиевна бик таләпчән, дәрес саен контроль эш, көн дә сорый, дип сөйлиләр иде. Шуңа күрә башта куркып тордык, ә ул иң әйбәте булып чыкты. Ул безгә икенче сыйныф җитәкчебез кебек булды. Тәнәфестә дә, аз гына вакыт булуга, гел аның янында идек, – дип сөйләде 2024 елгы чыгарылыш укучысы Аделя Миңнуллина. – Сәвия Минвәлиевна – үз эшенең остасы, аның дәресләрендә утыру – җан рәхәте иде. Ул безне бердәм дәүләт имтиханына да ныклап әзерләде, ул биргән белемнәр югары уку йортына керергә бик булышты.
Күпьеллык тырыш хезмәте өчен, тәҗрибәле мөгаллим төрле дәрәҗәдәге бүләкләр, Татарстан мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Россия мәгариф министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Шулай да аның өчен иң зур бәя – ул укыткан укучыларның ихлас рәхмәт сүзләре, уңышлары. Күпләр, мәктәпне тәмамлагач, математика юнәлешендә белем алганнар.
– Сәвия апаны мин дә, башкалар да бик ярата идек, чөнки ул безне тиргәсә дә никтер йомшак чыга иде, гел елмаер иде кояш кебек, – ди елгы чыгарылыш укучысы Раушания Идрисова. – Без үзебез дә аның дәресләрен бик ярата идек, мисалларны, кыскартуларны ярыша-ярыша эшли идек. Математиканың асылына төшенәм дип, үзем дә математик белгечлеген алдым. Сәвия Миңневәлиевнага бик рәхмәтлемен, ул безгә математика фәненә мәхәббәт уята алды.
Гомере буе үзенең һөнәренә тугры калган мөгаллим эшенә сөенә-сөенә бара.
– Мәктәп гел үзенә тартып тора. Әле күптән түгел биш көн больничныйда булдым, эшкә барасы килә генә бит. Шуңа күрә пенсиядә өйдә торуымны күз алдыма китерә алмыйм, – ди тәҗрибәле укытучы. – Тормышны яңабаштан башлау мөмкинлеге булса, мин шушы һөнәремне сайлаган булыр идем. Балаларны бик яратам, начар укучымы, яхшымы – мин аның барыбер яхшы ягын табам, яратам.
Гаилә учагын саклаучы
Сәвия Миңневәлиевна тормыш иптәше Фәрит Зинур улы белән 44 ел бергә тату гомер кичерәләр, ике кыз һәм бер ул тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Оясында ни күрсә, очканда шул була дигәндәй, балалары – ипле тормыш юлдашлары, матур гаилә корганнар. Уллары Ленар – Казанда, кызлары Фәйрүзә – Когалымда, Фәнилә Баулыда яши. Дилә, Илназ, Әмилә, Әлфинә, Кәрим исемле оныклары үсеп килә. Ялларда, бәйрәмнәрдә бергә җыелу, сәяхәтләргә бару – гаиләнең күркәм традицияләре.
– Без әти-әни кочагында иркәләнеп, тату һәм мул гаиләдә үстек, – ди кызлары Фәнилә Васикова. – Әнием бик әйбәт, кайгыртучан, кунакчыл, уңган хуҗабикә – ул пешергән сый-нигъмәтләр иң тәмлесе. Аның сабыр һәм хезмәт сөючән булуын үземә үрнәк итеп алыр идем.
Яшь чагыннан ук кул эшләре белән мавыга Сәвия Сәхибуллина. Эштән кайткач, кичләрен үзенә, тормыш иптәшенә, балаларына һәм оныкларына кием-салым бәйли һәм тегә – якыннарын кофта, күлмәк, гамаж, оекбаш, тапочка һәм башка кул эшләре белән сөендерә.
Тик утыру дигән әйберне бер дә белми ул. Эшләп ял итү – аның өчен иң рәхәт ял. Фатирда яшәсәләр дә, 1986 елдан бирле бакча тоталар, күп итеп бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш утырталар. Чәчәк үстерергә дә бик ярата уңган хуҗабикә.
– Бакча казыганым, ир-ат эшен эшләгәнем юк. Хатын-кызның бәхете ир-атннан тора, дип уйлыйм. Аллага шөкер, Фәрит яхшы тормыш иптәше, балалар, оныклар да бик яраталар үзен. Балаларыбыз да, киленебез, кияүләребез дә бик әйбәтләр, Аллага шөкер. Берүк тигез яшәсеннәр, – дип шөкер итә язмабыз герое.
Сәвия Миңневәлиевна, хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы, дигән фикер белән килешүен әйтте.
– Хатын-кыз ир-атны үсендереп торырга тиеш. Аллага шөкер, безнең өйдә шылт иткән тавыш та юк. Мин Фәритнең яхшы якларын күбрәк күрәм. Начар ягы булса, кисәтү ясамаска тырышам, чөнки атның борыны салынырга мөмкин, – ди зирәк тормыш иптәше.
Язмабыз героена киләчәктә дә, бәхетле тормыш иптәше, кайгыртучан әни, назлы дәү әни булып, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын, яраткан шөгыльләре сөенеч китерсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев