“Авылым гүзәллеге” проектында Баулыдан ун кеше катнашты
Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә интернет челтәрендә «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») проекты оештырылды. Проект татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Фестивальдә туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынган һәркем катнаша алды. Баулы районыннан да әлеге проектта ун кеше катнашты.
Оештыручылар сүзләренчә, проектта катнашырга теләк белдереп Башкортостан һәм Мордовия республикаларыннан, Омск, Оренбург, Самара һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан, Татарстан республикасының Актаныш, Алексеевск, Апас, Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Баулы, Биектау, Бөгелмә, Буа, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Әтнә, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Саба, Сарман, Теләче, Тәтеш, Тукай, Чирмешән, Чистай, Чүпрәле, Югары Ослан, Ютазы, Яңа Чишмә, Яшел Үзән районнарыннан - барлыгы 200 дән артык гариза кабул ителгән. Проект 1 марттан 21 мартка кадәр егерме бер көн дәвамында барды. Катнашучылар авыл тарихы ягъни төбәкнең милли тарихы, гореф-гадәтләре; авылының шәхесләре ягъни авылның танылган шәхесләре, сәнгать, мәгариф, фән, спорт һ.б. өлкәләрдә эшлеклеләре һәм авылның Ватанны саклаучы геройлары; авылым осталары ягъни декоратив-гамәли сәнгать осталары һәм аларның иҗат җимешләре; авылым риваятьләре- халык авыз иҗаты; авылдашлар иҗаты – музыка кораллары, костюмнар, әсәрләр, җырлар, биюләр; авылым чишмәләре – чишмәләрнең тарихи кыйммәте турында тәфсилләп берничә көн дәвамында сөйләргә, башкаларга ишеттерделәр.
Баулы районыннан Исергәп авылы тарихы турында 21 көн дәвамында Римма Нәгыймова, Фәнзия Шәмсетдинова, Индира Сәйфуллина, Мортаза авылы тарихын Ильзия Латыпова, Татар Томбарлы авылын Эльвира Әхмәтҗанова, Хансөяр тарихын Флүзә Исмәгыйлова һәм Гөлнур Хафизова, Яңа Шалты авылын Алия Кыямова, Роза Шәфигуллина, Яңа Чүте авылы тарихы турында Римма Яруллина яздылар.
– Мин инде бик күптән авылыбыз Яңа Шалты турында мәгълүматлар туплаган идем. Безнең борынгы әби-бабаларыбыз Саратов якларыннан килеп урнашканын мин Исергәп авылы имамы, тарихчы Шәмсуаров Камил абыйдан белешкән идем, – дип үз хис-кичерешләре белән уртаклашты Роза Шәфигуллина. – Алар минем әткәй белән өченче буын туганнар. Авыл тарихы турында язарга җай чыккач бик шатланып “Авылым гүзәллеге” проектына кушылып киттем. Шундый мавыктыргыч шөгыль булды, хәтта азагына якынлашканын да сизмәдем. Авылдашларым да рәхмәт, язмаларны кызыксынып укыйлар.
– Авыллар турындагы марафон бик мавыктыргыч булды. Безнең районнан күп кеше катнашты, бу бик сөенечле. Әлеге проект башка марафоннарга караганда, мавыктыргычрак булды. Үз авылың, аның кешеләре турында язу рәхәт бит ул! Башка елларда да катнаша идем, миңа быелгысы бигрәк тә ошады, күңелле булды. Инде тәҗрибә дә бар, – дип сөйләде Римма Яруллина. – Үзебезнең авыл тарихын да яздык, башкаларның язмаларын да укыштырып бардым, ә үзебезнең район авыллары тарихы турындагы язмаларны тулысынча укып бардым. Миңа бик ошады.
Катнашучылар фикеренчә, авыллар тарихы, гореф-гадәтләре, чишмә һәм елга-күлләре, таулары, үзән-кырлары, хәтта юллары тарихы да, зыялы нәселләр – барысы да кызыклы һәм әле ачылып та бетмәгән, аларда сер бар кебек. Әмма белгәнен, булганын язып киләчәк буыннар да укырлык итеп калдыру –ул безнең бурыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев