Безнең як урманнарга, тауларга һәм саф сулы чишмәләргә бай төбәк. Биредә яшәүчеләрнең күбесе табигать биргән байлыклардан оста файдалана. Чөнки куллана белгән кеше өчен хәтта гади генә чәчәк һәм үлән дә шифалы үзлеккә ия. Ә менә җиләге, гөмбәсе... Бүгенге язмабыз Татар Томбарлысы авылында яшәүче Миназовлар хакында булыр. Алар язын да, җәен, көзен һәм кышын да урманда. Шушы көннәрдә генә алар чиләк белән дә түгел, кәрзин белән дә түгел, ә берничә арба тутырып шампиньон гөмбәләре җыйганнар.