Баулының яшь көрәшчеләре Актанышта келәм тотты
Спорт

Баулының яшь көрәшчеләре Актанышта келәм тотты

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында үткәрелә торган көрәш турниры узды. Әлеге турнир быел 27 нче тапкыр уздырылды. Анда 54 командадан 445 яшүсмер көрәшче катнашты.

Чарада катнашучыларны район башлыгы Ленар Зарипов сәламләде. Тантанада Татарстан көрәш федерациясе президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров Актаныш җирлегенә, килгән кунакларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр һәм Татарстан көрәш федерациясенең Мактау грамоталары белән Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Фото: Илдар Фатыхов
Название

Шулай ук, чарада Татарстан Республикасы спорт министрлыгының спорт әзерлеге үзәге баш белгече Айрат Гатауллин да катнашты. Кунаклар үз чыгышларында көрәшнең татар халкының милли йөзе  булуын билгеләп үттеләр.

Турнир дәвамында катнашучылар төрле авырлык категорияләрендә көч сынашты.

Ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләр һәм призерлар тантаналы рәвештә бүләкләнде.

Фото: Илдар Фатыхов
Название

Ярышларда Баулының яшь көрәшчеләре Камил Ганиев, Рөстәм Хәйруллин, Данил
Головкин, Аяз Хәкимов, Артём Заврикиди, Ильяс Нуруллин, Азамат һәм Айзат Газымовлар, Кәрим Фәтхетдинов
район данын якладылар.

Җиңүчеләр һәм призерлар:

  • Камил Ганиев – 1 нче урын;
  • Артём Заврикиди – 3 нче урын;
  • Азамат Газымов – 3 нче урын;
  • Айзат Газымов – 3 нче урын яуладылар.

Нет комментариев