Кичә, 11 апрельдә, Бөгелмә шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча Татарстан Республикасы ачык беренчелеге узды. Шәһәребезнең данын тренерлар Ильяс Садретдинов (“Барс” каратэ кекусинкай клубы) һәм Владимир Селивановның 26 спортчысы яклады. Ярышларда барлыгы 400 якын спортчы катнашты.