#ТәмлеБаулы: Гөбәдия
Җәмгыять

#ТәмлеБаулы: Гөбәдия

Татар халкының милли ризыкларын әзерләү ысуллары хакындагы язмаларны дәвам итәбез. #ТәмлеБаулы проектының тугызынчы чыгарылышында аш-су остасы Нәзирә Фәритова гөбәдия пешереп күрсәтте.

Табын күрке, кунаклар өчен затлы сыйларның берсе – гөбәдия. Халкыбыз аны төче камырдан да, ачы камырдан да әзерләгән. Гөбәдияләр эчлекләре белән дә аерылып тора. Аны ит белән дә, җиләк-җимеш салып та пешерәләр. Аш-су остасы Нәзирә Фәритова иң элек гөбәдиянең камырын ясый.

– Прессланган бер чеметем чүпрәгә (коры чүпрә түгел), ярты стакан сөт, ике чәй калагы шикәр комы, чеметем генә тоз, бер йомырка, 120-130 грамм тирәсе эретелгән ак май салып, йомшак кына итеп камыр басарга кирәк. Ул “ял” иткән арада, гөбәдиягә эчлек әзерләнә, – дип аңлатып сөйләде Нәзирә ханым.

Гөбәдия өчен эчлекне дә Нәзирә ханым үзенчә ясый. Бигрәк тә дөгесе “дөрес” итеп пешерелергә тиеш икән.

– Башта суны кайнатып чыгарам, аннан соң аңа әз генә тоз салам, май һәм бераз гына аш серкәсе салам. Аш серкәсе белән дөге ап-ак төс ала, ә майны ябышмасын өчен салам, – ди Нәзирә ханым. – Дөге пешеп чыгу белән, кайнаррак су белән берничә тапкыр юып сөзәм, аннары салкын су белән чайкатам һәм суын саркытам.

Аш-су остасы сүзләренчә, гөбәдиягә салынган һәр катлам сыйфатлы ризыклардан гына торырга тиеш. Йөзем дә алдан әзерләнә.

– Йөземне мин башта ак майда бераз гына кыздырам. Ни өченме? Чөнки гөбәдияне ясап бетергәч, өстенә ак май салабыз бит, – ди ул. – Ә шулай пешергәндә ак майга йөземнең тәме сеңә, ә йөземгә ак май тәме керә. Шуңа йөземне ак майда әз генә кыздырып алам. Шулай итеп гади ак май түгел, ә йөземле була.

 Нәзирә ханым шулай ук эчлек өчен кызыл эремчекнең дә сыйфатлы, тәмле булырга тиешлеген әйтте. Алдан ике пешкән йомырканы вак угычтан уып әзерләп куйды.

Әзер камыр ике өлешкә бүленә. Берсе гөбәдиянең аскы өлеше өчен зуррак, икенчесе өслек өчен кечкенәрәк итеп уклау ярдәмендә җәелә.

Табага камырны салгач, эремчек камырны йомшартмасын өчен, аңа юка гына итеп бераз дөге җәеп сала, аның өстенә күп итеп кызыл эремчек, аннары дөге, бераз шикәр комы сибә, угычта уган йомырка салына, йөзем һәм эретелгән ак май. Нәзирә ханым эчлекне юка итеп җәелгән камыр белән каплап, гөбәдиянең аскы катламы белән бергә чеметеп, читләрен матурлап бөрде. Камыр өстен чәнечке белән берничә урыннан тишкәләгәннән соң, тугъланган йомырка сөртте һәм он, шикәр комы белән майдан уып ясалган валчык сипте.

Духовканы 15 минут алдан 200 градуска кадәр җылытырга кирәк, ә гөбәдияне куйгач, 180 градуста 30-35 минут пешерәсе.

Гөбәдия әзер, чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: Индира Сәйфуллина


Нет комментариев