Җәмгыять

Баулы студентларын акча белән эш итәргә өйрәтәләр

Татарстан Роспотребнадзорының Баулы районы территориаль бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Айгөл Сабитова Баулы политехника техникумының икенче курс студентлары өчен белем бирү чарасы үткәргән. Очрашу яшьләрнең финанс грамоталылыгын арттыруга багышланган.

Дәрес интерактив форматта узган: студентлар ялыктыргыч лекцияләр тыңламаганнар, ә тормышта еш очрый торган хәлләр турында фикер алышканнар. Яшьләр шәхси бюджет белән идарә итүнең төп кагыйдәләрен өйрәнгәннәр, заманча инвестиция чаралары һәм акча белән бәйле хәвефләрне дөрес бәяләү ысуллары белән танышканнар.

Укучылар практик биремнәр ярдәмендә үзләрен башлангыч инвестор ролендә сынап караганнар һәм төпле икътисади карарлар кабул итү юлларын аңлаганнар. Оештыручылар иминлек мәсьәләләренә аеруча зур игътибар биргәннәр. Студентларга мошенникларның ялган адымнарын ничек танырга һәм банк хезмәтләрен кулланганда үз хокукларын ничек сакларга кирәклеге тәфсилләп аңлатылган.

– Бүгенге көндә финанс грамоталылыгы – ул бары тик акча белән идарә итә белү генә түгел, ә һәр кешенең үз хокукларын яклау коралы, – дип ассызыклады Татарстан Роспотребнадзорының Баулы районы буенча территориаль бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Айгөл Сабитова. – Мондый дәресләр яшьләр өчен аеруча мөһим: алар сәламәт финанс культурасы формалаштыра һәм киләчәктә акчага җаваплы караш булдыруга нигез сала.

Роспотребнадзор белгече кулланучылар базарында еш очрый торган низаглы хәлләрне конкрет мисалларда аңлаткан. Чара азагында студентларга белемнәрен ныгытырга ярдәм итүче тематик буклетлар һәм белешмәлекләр тапшырылган.


Нет комментариев