Баулы раойны юбилярын котлаганнар
Төп тема

Баулы раойны юбилярын котлаганнар

Баулы районы ветераннарын олуг юбилейлары белән өйләренә барып котлау традициясе дәвам итә. Район җитәкчелеге Баулыда яшәүче хезмәт ветераны Венера Ситдыйкованы 90 яше белән тәбрик иткән.

Шәһәрдәшебез Венера Ситдыйкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Бу хакта Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Венера Галимулла кызы Ситдыйкова 1936 елның 1 октябрендә дөньяга килгән. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Венера апаның 5 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

Юбилярның гомуми хезмәт стажы 37 ел тәшкил итә, лаеклы ялга киткәнче нефть һәм газ чыгару идарәсендә план бүлеге начальнигы булып эшләгән.

Венера Галимулла кызын олуг юбилее белән якыннары, район җитәкчелеге тәбрик иткән. Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров район башлыгының котлавын һәм бүләк тапшырган.

– Кадерле юбилярга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм бәхетле, бәрәкәтле картлык телим! – дип тәбрик итә Данияр Бакиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Венера Галимулла кызы тормыш иптәше Мохтар Афзалов белән 20 елдан артык тату гомер итә.

Фото: Данияр Бакиров архивы


Нет комментариев