Баулы районында Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә
Җәмгыять

Баулы районында Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә

Шалты авыл җирлеге башлыгы Равил Мөхәммәтҗанов һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Шалты авылында яшәүче тыл ветераны Мөслимә Мифтиеваны Халыкара өлкәннәр көне белән котлаганнар, бүләкләр тапшырганнар.

Мөслимә Хәлил кызы Мифтиева 1926 елның 19 февралендә Башкортстан Республикасы Ярмәкәй районы Сөярмәт авылында дөньяга килә. Тормыш авырлыкларын күп кичерергә туры килә аңа, авыр сугыш елларының ачысын да татый. 1952 елда Шалты авылына Мөхәммәтдин исемле егеткә кияүгә чыга, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә балалары исән-сау, оныклары, оныкчыклары бар.

“Балаларының да уңган-тырыш икәне әллә каян күренеп тора. Өйдә, йорт тирәсендә бар да тәртиптә, һәрнәрсә үз урынында. Мөслимә апа бүгенге тормышыннан бик канәгать, биргәненә шөкер итеп, улы Әнәс абый, килене Розалия апа тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә”, – дип мәгълүмат бирде Шалты мәдәният йорты директоры Гөлназ Вахитова.

Мөслимә Мифтиева – гаиләдә олы ихтирамга лаек, балаларының таянычы, онык-оныкчыкларының юанычы.

“Мин бүгенге тормышымнан бик канәгать, бәхетле картлык кичерәм”, –  ди Мөслимә апа.

Аны Өлкәннәр көне белән якыннары гына түгел, авыл җирлеге, район һәм республика җитәкчелеге, авыл мәдәният  йорты хезмәткәрләре дә тәбрик иткән, бүләкләр тапшырган. Шалты авыл җирлеге башлыгы Равил Мөхәммәтҗанов район башлыгы һәм Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән котлаган.

Фото: Гөлназ Вахитова архивы


Нет комментариев