Борщны куе кызыл төстә пешерү ысулы
Аш-су

Борщны куе кызыл төстә пешерү ысулы

Еш кына борщ пешергәндә чөгендер куе кызыл төсен югалта, хәтта алсу төскә керә.

Аш-су өлкәсендәге белгечләр әйтүенчә, төп хата чөгендерне кайнар шулпага чи килеш салудан килеп чыга. Аш матур төстә булсын өчен аны шулпада пешергә түгел, ә аерым әзерләргә кирәк.

Иң элек чөгендерне кыргыч аша чыгарыгыз яки юка гына итеп саламлап турагыз. Табага аз гына май салып, чөгендерне берничә минут кыздырып алыгыз. 1 кашык лимон суты, 2 кашык томат пастасы, 1 кашык шикәр өстәгез. Көеп китмәсен өчен бераз ит шулпасы салыгыз һәм капкачын каплап, йомшарганчы томалап пешерегез.

Шунысы мөһим: шикәр кислотаны шомартып кына калмый, пигментның ачык булып калуына да ярдәм итә. Нәтиҗәдә куе кызыл төстәге "заправка" килеп чыга.

Борщның бай кызыл төстә булуы – матурлык кына түгел, ә дөрес технология билгесе дә. Кислота һәм җылылык бергә эшләгәндә, чөгендер төсен югалтмый һәм тәмен ача.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән


Нет комментариев