Татар халкы бик борынгыдан аш-су әзерләргә оста булган, алар арасында, тормыш рәвешенә бәйле булу сәбәпле, онытылганнары да бар. Әмма ул ризыкларның күпчелеген әле өлкән буын хәтерли һәм яшь буынга да өйрәтергә тырыша. Шундыйларның берсе – мичтә әзерләнелүче сагыз. #ТәмлеБаулы махсус проектның алтынчы чыгарылышында Исергәп авылы имам-хатыйбы Камил ага Шәмсуаров сагыз кайнатып күрсәтте.
Матур көз аеның алтын көннәренең берсендә Камил һәм Сырдарья Шәмсуаровларның ишегалдында чын бәйрәм узды – Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Баулы бүлекчәсе, “Ак калфак”ның Исергәп авылындагы бүлекчәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе белән бергәлектә, “Сагыз кайнату” милли йоласын күрсәтүгә багышланган чара оештырылды. Камил ага Шәмсуаров аның барышында каен тузыннан сагыз кайнату серләре белән бүлеште.
- Беренчә мәртәбә сагызны мин 50 елга якын элек кайнатып карадым. Ул чакта балалар кечкенә иде, хатын-кызлар сару кайный, сагыз чәйнәр идек диеп әйткәч, булдырам мин аны диеп, сагызны ясап карарга булдым, - дип сөйләп үтте Камил ага.

Чын сагыз кайнату бераз четерекле булса да, алай ук авыр эш түгел. Иң беренче эш итеп каен тузы табарга кирәк.

Тузның өске-аскы катламын алып, яхшы итеп чистартырга, су белән чайкатып, токмач кебек вак һәм юка итеп кенә катламнарга аерырга кирәк.

– Сагызны чуенда кайнатасың, алюминий савыт бармый. Чуенны сары май белән майлап әзерләргә кирәк, – дип аңлата Камил ага.
Вакланган тузны чуен төбенә кушуч белән саласың, һәр катламны майлый барырга кирәк, май тузны йомшарта. Чуенга тузны яхшылап төя-төя тутыргач, нык итеп капларга кирәк, һава кереп тормаса яхшырак. Өстен таба белән капларга да мөмкин.
- Сагызны электән кара мунча миченә куеп кайнаталар иде. Чүлмәкне табагач белән алып утка куярга кирәк, мичтә кызу температура торырга тиеш, әгәр дә сүрәнрәк булса, сагыз җепселле, чәйнәрлек булмый. Ул утта талгын итеп кайнап утырырга тиеш, - дип аңлатып үтте хуҗа.

Чуендагы туз кисәкләре билгеле бер вакыттан соң әкрен генә эри башлыйлар. Вакыт-вакыт савытны ачып карап, бутап алырга да мөмкин. Берничә сәгать кирәкле температурада кайнап утырган чуенда сагыз, үзләнеп, әзер була.
- Шул рәвешле лекер-лекер утырганнан соң сагыз кайнаудан туктый. Тәмам өлгереп җиткәч, аны уттан алалар сыйфатлы сагыз әзер. Аны салкын суга салып карыйсың – ул чәйнәрлек була, – ди Камил ага. Әзер сагызны кечкенә итеп түгәрәкләп куярга да була, башка форма бирергә дә мөмкин.

Бәйрәм чарасына килүчеләр мул табын артында әле учакта ит шулпасында пешерелгән борынгы умач ашын да авыз иттеләр – аны Сырдарья ханым әзерләгән.

– Камил абыйның “Сагыз кайнаттым әле” дигән шигырен укыганнан соң менә шул йоланы күрсәтүен сорадым – элек-электән сагызны безнең әбиләр кайната иде, без дә аны чәйни идек, – дип сөйләп үтте “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина. – Без халкыбызның борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклау буенча эзлекле эш алып барабыз һәм бүгенге чара – аның дәлиле. Яшь киленгә су юлы күрсәтү, Күзикмәк, Бәрәңге бәйрәмнәре һәм башка чаралар оештырылды. Планда – юкә мунчаласы ясау, Көянтәле урам чарасын тасвирлау.
– Бүген менә өлкән буын вәкиле Камил абый Шәмсуаров ишегалдында сагыз кайнатырга өйрәнәбез. Без һәрдаим мондый чараларны уздырырга тырышабыз – онытылып бара торган йолаларны искә төшерү, саклау, яшь буынга җиткерү – безнең бурычыбыз., – ди Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Йолдыз Шакирова.
Борынгы әби-бабайлардан калган рецепт белән ясалган каен тузы сагызын кунаклар да чәйнәп карады – табигый чималдан ясалган сагыз файдалы да, тәмле дә. Аны озак вакыт өй температурасы шартларында сакларга мөмкин.
Фото: Айгөл Идиятуллина
Нет комментариев