Районыбызда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар уздыру дәвам итә. Игелекле эшләрдән Томбарлы җирлеге дә читтә калмый.
Өлкәннәр көне уңаеннан, Татар Томбарлысы мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Әбиләр чуагы” дип исемләнгән бик матур чара үткәргәннәр.
“Авыл җирлеге өлкәннәре бәйрәмдә бик теләп катнаштылар, чәй табыны артына утырып концерт карадылар, үзләренең шөгылләрен дә күрсәттеләр, биеп-җырлап күңел ачтылар”, – дип уртаклашты Татар Томбарлысы мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева.
Өлкәннәрне Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева һәм җирле ветераннар советы рәисе Энҗе Миңнуллина котлаган.
Томбарлы җирлегендә, традициягә кергәнчә, өлкәннәргә бәйрәм күчтәнәчләре таратканнар. Татар Томбарлысы авыл мәдәният йорты, китапханә һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең өйләренә барып, аларны Өлкәннәр көне белән котлаганнар, аларга азык-төлек пакетлары тапшырганнар.
“Бу инициатива өлкән буын вәкилләренә игътибар һәм кайгыртучанлык билгесе булды. Бюджет оешмаларыннан, читтән кайтканнарга күчтәнәчләрне авыл җирлеге башкарма комитеты ясады, “Берлек” җәмгыяте хуҗалыктан пенсиягә киткәннәргә әзерләде. Барлыгы 75 кешегә тарату каралган”, – дип хәбәр итте Томбарлы җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева.
Җирлектә бәйрәм чаралары моның белән генә тәмамланмый. Өлкәннәр көне уңаеннан, өлкәннәргә тагын бер бүләк әзерләнгән. “Берлек” җәмгыяте җитәкчесе Илнур Хаҗиев инициативасы белән, барлык авыл халкы һәм кунаклары өчен зур бәйрәм оештырыла. 3 октябрь көнне 18 сәгатьтә Татар Томбарлысы авыл мәдәният йортында Татарстанның атказанган артисты, танылган композитор, автор-башкаручы Закир Шаһбан һәм аның тормыш иптәше Гөлүсә Шаһбан концерт программасы белән чыгыш ясаячак.
“Мондый вакыйгалар – бүләкләр тарату һәм концертлар оештыру гына түгел, ә җәмгыятебезнең тере тарихы һәм терәге булган кешеләргә рәхмәт һәм ихтирам белдерү өчен мөһим форсат та булып тора”, – ди Айгөл Минәҗева.
Нет комментариев