Баулы районында өлкәннәрне зурлыйлар
Төп тема

Баулы районында өлкәннәрне зурлыйлар

Өлкәннәр көне уңаеннан, районыбызда төрле чаралар оештырыла. Мәсәлән, Шалты мәдәният йортында “Елларга бирешмичә” дип исемләнгән бик матур концерт үткәргәннәр.

Шалты авылындагы күркәм чара Баулы шәһәре мәдәният йорты автоклубы мөдире Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендәге концерт бригадасы катнашында узган.

“Халыкара өлкәннәр көне – олы буыныбызга тирән хөрмәт белдерү һәм намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелеге, зирәклеге өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен мөмкинлек бирә торган бәйрәм. Бәйрәмнең кайсы да күңелгә ял алып килә”, – ди Шалты мәдәният йорты директоры Гөлназ Вахитова.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Шалты авыл җирлеге башлыгы Равил Мөхәмәтҗанов, җирле ветераннар советы рәисе Ринат Канипов котлау сүзләре белән чыгыш ясаганнар, өлкәннәргә озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур, тыныч картлык, яхшы кәеф теләгәннәр.

“Елларга бирешмичә” дип исемләнгән концерттагы берсеннән-берсе матур чыгышларны алкышларга күмгәннәр.

“Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмыйча, тамашачылар күңелендә бик күп җылы тәэсирләр калдырды, – дип уртаклашты Гөлназ Вахитова. –  Бәйрәмгә килгән тамашачылар, хөрмәтле өлкәннәребез, дөнья мәшәкатьләре турында онытып, күңелләре белән ял итеп, уңай эмоцияләр алдылар һәм күтәренке кәеф, елмаю белән өйләренә таралыштылар”.

Сүз уңаеннан, автоклуб мөдире Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендәге концерт бригадасы районыбыз авылларында өлкәннәр катнашындагы мондый матур чараларны инде күптәннән үткәрә.

Фото: Гөлназ Вахитова архивы


Нет комментариев