Баулы шәһәрендә яшәүче Сәвия Низамова үзләре җитештергән куе сөттән күп төрле ризыклар әзерли. Уңган хуҗабикә, #ТәмлеБаулы проектының бишенче чыгарылышы кысаларында, кызыл эремчек ясау буенча осталык дәресе күрсәтте.
Татар халкының милли ризыклары арасында лаеклы урын алып торучы кызыл эремчек – бик тәмле һәм файдалы ризык, аннан гөбәдия һәм башка төрле камыр ашлары да әзерләргә була.
“Кызыл эремчек – онытылып барганнан кире күтәрелгән, иң тәмле, иң кыйммәтле милли ризык, кунак сые”, – ди шәһәрдәшебез Сәвия Низамова.
Бу тәмле ризыкны ясарга кечкенә чагында ук әбисеннән өйрәнгән ул. 11 ел элек кызы гаиләсе белән күпләп мал-туар асрый башлагач, сөттән төрле ризыклар әзерләгәндә әбисенең тәмле кызыл эремчеге исенә төшкән һәм ясап карарга булган.
“Плита кырыенда дүрт сәгать аягөсте басып тордым. Эремчегем нишләп кызармый да кызармый, дип кайгырам. Шикәр комы салырга онытканмын икән, – дип, елмаеп искә ала ул көнне Сәвия апа. – Балалык белән карап тормаганмындыр әбекәйнең ничек ясаганын. Хәзер инде шикәр комын ничек салырга кирәк икәнен беләм”.
Ул әзерләгән сусыл кызыл эремчекне якыннары бик яратып ашыйлар, оныклары һәм оныкчыклары аеруча үз итә. Тел йотарлык тәмле сыйны Сәвия апа безгә дә ясап күрсәтте. 3 литр куе сөт, 0,5 литр катык, 0,5 литр эремчек суы, 2 йомырка, 400 грамм шикәр комы кулланып ясаганда, 700 грамм чамасы кызыл эремчек килеп чыга икән. Сүз уңаеннан, Сәвия апа кызыл эремчекне һәрвакыт куе авыл сөтеннән әзерли.
Иң беренче эш итеп, сөт көймәсен өчен, калын төпле кәстрүл яки казанның төбен атланмай белән майларга кирәк. Сөтне салып, җылынырга утка куябыз, кайнау дәрәҗәсенә җиткермибез.
“Сөттән пар чыга башлагач, катык салам һәм әйбәтләп бутыйм, төерләре булмасын. Аннары йомырканы алдан ясаган эремчек суында бутап кушам”, – дип эш барышы белән таншытырып бара аш-су остасы.
Сөт оеп, эремчеккә әйләнә башлагач, Сәвия апа шикәр комының яртысын салып кайнатып чыгарды һәм акрын утта болгата-болгата 3 сәгать пешерде. Сөт кабарып ташымасын өчен, кәстрүл өстенә аркылыга агач кашык куйды. Вакыт үтүгә, эремчек суы кайнап бетте, эремчек алтынсу төскә керә башлады. Кызыл эремчек барлыкка килгәч, хуҗабикә калган шикәр комын салды.
Аерткан сөттән ясаганда, бу ризыкка ак май өстәп ашарга була. Ә Сәвия апа куе сөттән әзерләгән сусыл кызыл эремчек болай да тел йотарлык булды.
“Кызыл эремчекне күпме кирәк алабыз да калганын дүрт сәгатькә кадәр кайнатабыз. Монысы корт була. Аны уллары солдатта булган әниләр балаларына җибәрәләр. Элек сунарга, балыкка барганда, ерак юлга чыкканда кортны үзләре белән ашарга ала торган булганнар, чөнки ул озак саклана”, – дип мәгълүмат бирде аш-су остасы.
Татар халкы элек-электән кызыл эремчекне гөбәдия пешергәндә кулланган. Сәвия апа да бик яратып пешерә бу туклыклы һәм тәмле ризыкны. Сүз уңаеннан, уңган хуҗабикә куе сөттән каймак, атланмай, сөзмә, кефир, катык һәм башка төрле ризыклар да әзерли.
“Ак эремчек тә ясыйм. Аннан калган эремчек суыннан коймак пешерергә, камырга салырга, чәч юарга да була. Яз көнне бик күпләр чистотел белән дару ясарга сорап алдылар”, – ди әңгәмәдәшебез.
Аш-су остасы ак эремчектән, сөзмәдән дә күп төрле камыр ризыклары пешерә.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Нет комментариев