Баулы проекты «Автотуризм өлкәсендәге вакыйга» номинациясендә 1 урынны алып, вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards халыкара премиясе финалисты булды.
24-26 сентябрь көннәрендә Бирск шәһәрендә берьюлы өч федераль туристик премиянең сайлап алу ярымфиналы узды: «Туристлык сувениры» бөтенроссия конкурсы, вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards халыкара премиясе һәм «Ел маршруты» Бөтенроссия туристик премиясе.
Быел ярымфиналда катнашуга Россиянең 20 төбәгендәге 31 торак пунктыннан 460 гариза кергән.
Баулы муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айгөл Халитова һәм Баулы үзәк китапханә директоры урынбасары Фәридә Зыярова экспертларга “Арба-фест. Еремеев ярминкәсе” Бөтенроссия автотуристик фестивале” проектын тәкъдим иттеләр. Фестивальне оештыру жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Баулы проекты «Автотуризм өлкәсендәге вакыйга» номинациясендә 1 урынга лаек булды һәм Russian Event Awards вакыйгалы туризм өлкәсендә Халыкара премиянең гомуммилли финалына чыкты.
Нет комментариев