Токсиннарны чыгаруга ярдәм итүче ризыклар арасында белгечләр алма һәм авокадоны атый, аларны файдалы иртәнге аш өчен кулланырга кирәк, дип билгели.
Мәсәлән, йомшартылган авокадодан тост өчен паста әзерләргә була, бу җимеш файдалы десерт та булачак.
Авокадода файдалы май кислоталары һәм глутатион бар, алар бавырга төп дезинтоксикация функциясен үтәргә булышалар һәм ачлык хисен тыялар икән.
Алмалар исә эремәле җепселләргә (пектин), витаминнарга һәм минералларга бай. Алар организмнан авыр металл тозларын чыгарырга ярдәм итә, эчәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
Шулай ук эчәкләр өчен иң файдалы продуктларның берсе — солы боткасы. Ул эреми торган җепселләр ярдәмендә эчәк перистальтикасын стимуллаштыра, токсиннарны чыгара.
Организмны чистартырга ярдәм итүче эчемлекләр арасында белгечләр лимонлы чәйне һәм яхшы яшел чәйне билгелиләр. Соңгысы организмдагы ирекле радикаллар белән көрәшүче антиоксидантларга бай.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев