Яңалыклар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Шәхси секторда яшәүче баулылар игътибарына
“ТР Электр челтәрләре” предприятиесе (Баулы энергорайоны), хезмәт күрсәтүче оешма алмашыну сәбәпле, шәхси секторда яшәүчеләрне су белән тәэмин итү һәм канализация хезмәтләренә килешүләрне яңадан төзергә кирәклеге турында хәбәр итә.
-
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгында пенсияне кемнәр рәсмиләштерә алачак
2026 елның икенче яртысында Татарстанда яшәүчеләрнең бер өлеше яшь буенча иминият пенсиясен рәсмиләштерү хокукына ия булачак. Кемнәрнең лаеклы ялга чыга алачагы турында тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.
-
Баулыда яңа маршрут эшли башлый
2026 елның 20 августында Баулы районында “Лениногорск – Бөгелмә – Баулы” автобус маршруты сафка баса. Карар район администрациясе тарафыннан әлеге юнәлештә оешкан рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж ташу булмау белән очрашкан күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча кабул ителгән.
-
Татарстанда еллык гаилә түләве гамәлгә керде — түләү кемнәргә кагыла
2026 елдан «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәменең яңа чарасы — еллык гаилә түләве гамәлгә керде. Бу ярдәмгә кем исәп тота ала һәм аны ничек рәсмиләштерергә – «Татар-информ» материалында.
-
Киләсе елда Россиядә яңа ел бәйрәмнәре 11 көн булачак
Россиядә яңа ел бәйрәмнәре 2026-2027 елларда 11 көн дәвам итәчәк – үткән ел белән чагыштырганда бер көнгә кимрәк. Бу ТАСС өйрәнгән җитештерү календареннан күренә.
-
Августтан россиялеләрне нинди үзгәрешләр көтә?
Август аеннан Россиядә берничә мөһим үзгәреш үз көченә керә.
-
Баулы районында яңа социаль объектлар төзелә
Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров төзелеш һәм ремонт эшләре барышын шәхси күзәтүендә тота. Күптән түгел ул Баулы шәһәренең төньяк-көнбатыш өлешендә төзелүче “Мирас” балалар иҗаты йортында эшләр барышы белән танышты һәм алдагы планнар белән уртаклашты.
-
1 августтан көрән аюларны аулау рөхсәт ителә
Күп елларга сузылган тәнәфестән соң, республикада 1 августтан көрән аюларны аулау рөхсәт ителә. Ау хуҗалыкларында гаризалар кабул итәләр.
-
Баулыда дуслык һәм татулык фестивале узды
Бу зур вакыйга «Күрше.Мирас» масштаблы проекты кысаларында узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проект креатив индустрияләрне үстерүгә, күршеләр арасында дуслыкны ныгытуга һәм безнең иҗтимагый киңлекләрдә уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән.
-
Пенсионерларга 1 августтан өстәмә көтелә
1 августтан Россиядә пенсионерларның бер өлеше пенсиягә өстәмә алачак.
-
Татарстанда демографиягә ярдәм чаралары киңәйтелә
Балалы гаиләләргә ярдәм итүгә быелга республика бюджетында 30,6 млрд сум акча каралган
-
Августта Татарстан халкын өстәмә ял көне көтәме?
Август аенда Татарстан халкын өстәмә ял көне көтми.
-
Пенсияне ничек арттырырга
Россиялеләр үзләренең киләчәктә алачак пенсиясе күләменә алдан ук йогынты ясый ала.
-
Җәен нәрсә сатып алырга отышлы?
Җәй — ял итү генә түгел, ә гаилә бюджетын саклап калу өчен дә иң уңай вакыт. Белгечләр фикеренчә, кайбер товарларны нәкъ менә хәзер сатып алсаң, көзен һәм кышын дистәләгән мең сумга кадәр янга калдырырга мөмкин.
-
Баулы районында бронза чоры курганы табылган
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарихи һәйкәлләр реестрына тагын бер яңа объектны керткән, ул – “Новозареченск бистәсе янындагы 1 нче аерым курган”.