Россиядә 2026 елның июлендә уртача хезмәт хакы икътисадның биш тармагында 200 мең сумнан артып киткән. Росстат мәгълүматларын ТАСС китерә.
Алар арасында иң югары күрсәткеч финанс һәм иминият эшчәнлегенә туры килгән – 243,4 мең сум. Тәмәке эшләнмәләре җитештерүдә уртача хезмәт хакы 230,3 мең сум тәшкил иткән, ә һава һәм космик транспорт өлкәсендә – 227,3 мең сум.
Экстерриториаль оешмалар һәм органнар эшчәнлегендә күрсәткеч 224,3 мең сумга җиткән. Нефть һәм табигый газ чыгару өлкәсе хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 208,7 мең сум тәшкил иткән.
Фото: татар-информ
Нет комментариев