Бүген Баулының үзәк китапханәсендә “Әлифбам – юл башым” дип исемләнгән уникаль чара оештырылды. Баулы районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина Әлифба шәҗәрәсен төзегән. Ул җыйган әлифбалар арасында моннан 200 ел элек басылган китап та бар.
Әлифба шәҗәрәсе дип исемләнгән әдәби чара мәктәп елларын хәтерләткән фоторәсемнәрдән төзелгән видеоязма белән башланды.
– Хөрмәтле кунаклар, ак калфакларым, – дип башлады Римма Яруллина үзенең чыгышын. – Бүген шундый истәлекле, гадәти булмаган чарага чакырдым сезне. Шәҗәрә дигәч тә, никтер без һәрвакыт нәсел, гаилә шәҗәрәсе хакында гына күз алдына китерәбез. Ә бит бөтен әйбернең дә шәҗәрәсе була, мәсәлән, чишмәләр шәҗәрәсе, авыл, урам, мәктәп, хәтта балалар бакчалырының да шәҗәрәсен төзергә була. Ә бүген әлифба шәҗәрәсе хакында сөйләшербез.
Беренче тапкыр басылып чыккан әлифба тарихы, Арча районындагы һәм Самара өлкәсендәге әлифба музейлары, аларның авторлары хакында да мәгълүмат күп булды.
Район авылларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчеләре бәйрәмгә чын балачак төсмере өстәде, әлифбалы мәктәп елларына алып кайтты. Мортаза авылыннан Илзия Латыпова, татар Томбарлысы авылыннан Эльвира Әхмәтҗанова һәм Айгөл Нәүрүзбаева, Исергәптән Рәзифә Хәкимова, һәм баулыдан Нәзирә Фәритова әлифба китабындагы балалар өчен шигырьләрне яттан сөйләп искә төшерделәр. Аларның чыгышы аеруча дулкынландыргыч булды, балачакның матур мизгелләрен сагынып, хәтта күзләр яшьләнде.
Татар Кандызы авылыннан килгән Сиринә Вәгыйзова әлифба турында үзе язган шигырьне укып ишеттерде, баулылы Фәүзия Гәрәева шәҗәрәләр төзүнең максаты, мавыктыргыч булуы хакында искә алды.
– Ә сез беләсезме, тагын бер төрле әлифба бар бит, – диеп сүз алды Шалты авылыннан чарага килгән Наҗия Гыйльфанова. – Ул музыка әлифбасы. Үзенең дә башлангыч сыйныфларда укыганын мавыктыргыч итеп сөйләп, “Әлифба” җырын башлады, ә тамашачылар бик теләп аңа кушылдылар.
Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлеге җитәкчесе Йолдыз Шакирова да мондый чараның районда беренче тапкыр гына үткәрелүен әйтеп, соклануын яшермәде. Мәктәп елларын искә төшереп “Сара мәктәпкә бара” җырын башкарды.
Ветеран укытучы Әнисә Биктимерова үзе укыган, үзе укыткан еллар хакында әйтеп үтте, аның фикерен Дамия Әхмәтшина, Сәвия Низамова һәм сәламәтлек саклау ветераны Гасыйма Сәетова дәвам иттеләр.
Төрле елларда, төрле телләрдә басылып чыккан әлифба китапларыннан ясалган китап күргәзмәсе – үзе бер тарихка тиң. Аны һәр килгән кеше игътибар белән карады, истәлекләргә бай чараны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.
Әлифба бәйрәмен Гөлназ һәм Даринаның җырлары бизәде.
Нет комментариев