Баулыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр
Кеше һәм канун

Баулыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр

Бу хакта редакциягә Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26нчы маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ җаваплылыкка тартылган машина йөртүчеләр исереклек халәтенә медицина тикшерүе узарга дигән законлы таләптән баш тартканнар.

Суд Р.Фәхретдиновны, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26нчы маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип тапкан һәм, 18 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 мең сум административ штраф билгеләгән. Ф.Шакировка да 45 мең сум штраф һәм 18 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.

Медицина тикшерүеннән баш тарту транспорт чарасын исерек хәлдә йөртүгә тиңләнә һәм шундый ук катгый җаваплылык билгеләнә. Исерек килеш автомобиль белән идарә итү – үлемгә китерергә мөмкин булган хокук бозу.


Нет комментариев