Песи һәм чәйнәлгән кесә
Прес! Прес, дим! Кит әле моннан! Көне буе артымнан ияреп йөрисең! Әни, ал әле шул песине, – дидем дә, түземлегем калмыйча идәнгә чүгәләп, битләремне кул белән каплап, акырып елап җибәрдем. Ә карт ата песи шуны гына көткән диярсең! Мыраулый-мыраулый минем өскә ташланып, күлмәгемнең кесәсен чәйни башлады. Аны тиз генә куып та, алып ыргытырлык та түгел иде, мыраулау өстенә, әллә нинди чинаган тавышлар чыгарып, кесәмне чәйнәвен дәвам итте.
Җәйге каникуллар. Балачакның бер кайгысыз иң рәхәт мизгелләре. Күрше-күлән әби-бабайларга оныклары кайта. Урамнар тагын да җанланып китә. Иртәнге якта, әти-әни кушкан эшләрне тиз-тиз эшлибез дә инеш буена җыелабыз. Андагы хозурлык, андагы рәхәтлек! Аны авыл баласы гына тойгандыр. Төшкә кадәр инештә су салкынча булса да, су коенырга, балык тотарга куркып тормыйбыз. Тездән суга кереп басасың да чирканчык аласың. Бер, ике, өч... су җылы кебек тоела башлый. Кечкенәрәк апайларыбызны инеш аша салынган басмага бастырып куябыз да, тотынабыз балык сөзәргә. Әниләрнең саклап кына тоткан сөт сөзә торган марлялары гына түзсен. Түзми шул. Балыкны бит яр буенда тотылып калган вак агач ботаклары астыннан ук сөзәргә кирәк. Кечкенә кызылканат, кара балык, этләч балыклары шул тал агачлары тамыры тирәсендә була. Шуларны болгатып-болгатып сөзәбез. Анда нинди генә каты марля булса да ертыла инде. Алып килгән сөзгеч марлялар, челтәрләр кире кайтарып куярлык булмый.
Балык сөзәбез, су коенабыз. Вакытның узганы да сизелми. Әбекәй су буена безне эзләп килгән. Кулында әле тәпи басып та китмәгән иң төпчек сеңлебез. Безне, ашарга кайтыгыз, дип дәшә килгән. Бу вакытта без инде яр буенда сөзеп тоткан балыкларны бүлешәбез. Чирәм өстенә тезеп салабыз да, “Бусы кемгә” дип, арты белән бастырылган күрше малаеннан сорыйбыз. Шулай итеп, өлешеңә ни тисә, шуны алып, төшке аштан соң тагын җыелырга сөйләшеп таралышабыз. Мин дә үземә тигән ике кечкенәрәк балыкны кесәмә салдым. Басмада басып торган сеңлемне җитәкләп, яр буе сукмагында безне көтеп торган әбиемә иярдем.
Кесәгә салган теге балыклар онытылган. Алар янына әле кичке “улов” та өстәлде. Икенче көнне балык исенә чыдый алмаган карт песи, шул балыкларны сизеп алган булып чыкты. Бу вакытта песине минем кесәмне чәйнәвеннән бер көч белән дә туктатып булмас иде.
Әнием чыдый алмый көлә, мин аптырап калдым, ә күлмәк кесәсе санаулы минутлар эчендә иттарткыч аша үткәргән рәвеш алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев