Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Әни, елама, сезне мин яклармын

Айратның хатыны Гөлнараны һәм өч баласын калдырып сөяркәсе янына күчеп китүенә нәкъ бер ел булды. Әлеге адымны ясап, бәхетле була алдымы ул, юкмы, анысын беркем белми, хәер, анысын вакыт күрсәтер.

Бүген үзәк мәйданда балалар өчен зур бәйрәм. Укулар тәмам, җәйге каникулның беренче көне. Бала-чагаларның шатлыклы елмаю, көлү һәм уеннар уйнагандагы авазлары күңеле буш булган кешене дә “айнытып” җибәрә, һәр күзәнәккә бәхет очкыны булып оялый. Кечкенә сәхнәдә иҗат коллективлары чыгышы, вак-вак мәйданчыкларда төрледән төрле уеннар оештырылган. Кечкенә малайлар арасында, бәйдән ычкынгандай, кайсы мәйданчыкны сайлап, нинди уеннарда катнашырга белми чабулап йөрүчеләре дә бар.

Гөлнара да үзенең өч баласын ияртеп үзәк мәйданга килде. Кечкенә улы һәм уртанчы кызы уеннар белән мәш килгән бала-чага агымына кереп чумды. Өлкән улы унбер яшьлек Самир гына уен мәйданчыгында барган шау-шуны читтән күзәтә башлады.

– Бар инде, улым, син дә рәхәтләнеп ял ит. Уйна. Мин апайларыңны үзем карап торам, – дип йомшак кына улының аркасына кагылып куйды. Әтисе ташлап чыгып киткәннән соң, гаиләдәге өлкән бала күзгә күренеп җитдиләнде, әнисе һәм кечкенә сеңлесе белән энесе өчен чын яклаучыга әверелде.

Айратның өйдән чыгып китү көне дә өлкән уллары Самирның  нәкъ ун яшь тулган көненә туры килде. Кич белән туган көненә бүләк алып кайтыр дип көткән Самирга әтисе күтәрелеп тә карамады, киемнәрен аннан-моннан җыйгалап, зур пакетка салды да, берсенең дә күзенә туры карамыйча чыгып китте. Кич белән гаиләгә бәйрәм табыны әзерләүче Гөлнара да бер ни дә аңламый калды. Аңламый дип, Гөлнара белә һәм сизә иде, тик бу көнне газиз баласының туган көненә туры килер дип башына да китерми иде. Ике кечкенәсе ни булганын бик аңлап та бетермәде, ә менә Самир барысын да яхшы аңлады. Әтисе аларның барысын да бер апага алыштырды. Югыйсә, әнисе нинди чибәр бит аның! Шундый тәмле итеп пешерә, барысын да бик- бик ярата, әтиләрен дә бик ярата. Моннан соң бергәләп гаилә белән җыелып, машиналарына утырып, су буена коенырга да бармаслар инде. Энесе кечкенә булгач, Самир зурларча итеп, машинада әтисе янында алгы утыргычка утырып йөри башлаган иде, хәзер анда теге апа утырадыр инде...

Самир әнисенең күңеле булсын дип кенә якында гына әйләнгән карусельнең буш бер утыргычына барып утырды. Карусель акрын гына әйләнә башлады. Самирга бу вакытта бик рәхәт иде. Әйтерсең лә, алар әтисе белән велосипедта җилдерәләр. Әтисе бит аны алдына утыртып велосипедта да йөрергә ярата иде. Алда җил, артында әтисенең көчле мускуллары уйнаганын, аякларының педальләрне җиңел итеп әйләндерүен тоя. Җил белән бергә җиңелчә тәмле “әти исе” аның борынын кытыклый.

Самир энесенең елаган тавышын ишетеп уйларыннан арынды. Бая үзе басып торган урында әнисе белән энесе басып тора. Энесе каядыр тартыла, нәрсәдер такмаклап елый... Уйнап йөргән җирдән сеңлесе дә йөгереп килде.

Мәйданчыкның икенче ягында әтиләре басып тора! Янында теге апа да бар. Кечкенә энесе аны күреп, танып, янына барасы килеп тартылып елый. Тик әнисе аның кечкенә кулларын кысып тоткан. Җибәрми. Ник соң әтиләре алар янына үзе килми? Ник улларын һәм кызын элеккечә яратып барысын бергә зур кочагына алмый, көчле куллары белән һаваларга чөйми?

Әнисенең кулыннан кечкенә энесе ялгыш ычкынып китеп асфальтка егылды һәм тагын да катырак үксеп елый башлады. Самир аны тынычландыру нияте белән әйләнеп торган карусельдән сикереп диярлек төште, егылып тезен авырттырды. Авыртуга игътибар бирмәде, ярасыннан саркып чыккан канны тирләгән учлары белән ачыттырып сыпырып алды да, энесен юатырга йөгерде. Әнисенең бите буйлап тамчылап аккан күз яшенә дә игътибар итте Самир. Сеңлесе ни эшләргә белми, ул һәрвакыт шулай югалып кала.

Шулвакыт әтиләре бер адым аларга таба атлагандай итте. Тик теге апа аларны күрмәмешкә салышып, әтиләрен горур култыклаган килеш кырт кына борылып китеп бардылар.

Тирә-яктагы шат яңгыраган бәйрәм авазларына әтисен юксынып илереп елаган бала тавышы, өч бала белән ялгыз калган әнисенең сагышлы йөзе һәм күренмәс йөрәк әрнеше кушылды. Аларда бәйрәм кәефе калмады.

– Әни, елама, сезне мин яклармын, – дигән сүзләр белән кечкенә энесен күтәреп, зурларча ныклы адымнар белән Самир кайту ягына борылды. Аңа әнисе һәм сеңлесе иярде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев