Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Исемем аркасында мәхәббәтсез булып үстем

Мансур өч бала булган гаиләдә туып үсте. Өчесе дә ир балалар. Ул төпчек малай. Тик төпчек булса да, аны түгел, никтер булган мәхәббәтләрен әти- әнисе, әби-бабалары күбрәк ике өлкән балага бирде.

Мансур аларның күләгәсендә калып үсте. Абыйларын әле зуррак үскәч тә, әтисенең тотып алып тезләренә утыртып сөйгәнен, башларыннан зур кулы белән сыйпап иркәләгәнен, аркаларыннан шап-шап итеп йомшак кына кагып яратуын хәтерли. Никтер Мансурга андый бәхет тимәде. Ул кечкенәдән үк әтисенең абыйлары белән уйнаганын, аларны яратканын гына тоеп, шуларга кызыгып үсте. Әнисе дә тотып кына иркәли белмәде аны, шулай да какмады-сукмады, әмма җылы, матур сүзләр урынына һәрвакыт “шар бәбәк”, “ипи корсак” ише сүзләр ишеттереп торды. Мансурның яшүсмерлек чорында үзен яратмауларын тоемлау хисләреннән хәтта үләсе килгән вакытлары да була иде. Инде үзе дә хәтерләми атлар сараена чыгып ничәмә-ничә мәртәбәләр чыгып үксеп елаганын. Андый вакытларда ул бер сүзләрне кабатлый “ни өчен мине тудырдыгыз соң алай яратмагач?”.  Кечкенәдән тазарак булган малай, яшүсмерлек чорында яп-ябык булып калды, үз эченә бикләнде, аз сүзле егеткә әверелде. Тик гаиләдә ни өчен үзен кагып-сугып үстерүләренең серен аңламады. Ул хәзер әти-әниләре базарга барган көнне аларны шатланып каршы да алмый, чөнки белә, алар Мансурга яңа кием-салым алмаячак. Аңа ике абыйсыннан калган киемнәр, ә абыйларына яңа киемнәр булачак. Мансур кечкенәрәк чакта базардан кайтучы әти-әнисен көтә иде, алар ак оннан пешерелгән батон, прәннек, колбаса һәм консервлар алып кайталар иде. Кечкенә бала тәмле ризыкларга алданып, калган кием-салымга бик игътибар бирмәде, шулай тиеш дип кабул итте. Үсә-үсә ул яшьтәшләрендә яңа киемнәр, матур портфельләр күрде. Аның да берәр кайчан өр-яңа ис килеп торган киемне әнисе кигертеп караганын тоясы килде. Эх, ул да яңа кием киеп, оялып кына көзге алдында бер әйләнеп алыр иде. Ул да бит егет кеше! Әтисе дә абыйларын мактаган кебек “Вәйт минем улым, җегет булып җитте” дияр иде горурланып. Инде ике абыйсыннан калган таушалып беткән портфелен кулына тотасы да килмәгән чаклары булды. Шундый бер көнне ул келәттән арыш капчыгы алып кереп кисте дә, ике тотка тегеп куеп, үзенә мәктәп букчасы ясап куйды. Капчык булса ни, аның каравы ул үзенеке! Бер кешедән дә калмаган бит. Бер-ике көн йөргәч, әнисе капчыкны бозганын күреп бераз сүкте, Мансур тагын гаепле булып калды.

Мансур инде ир уртасы. Соң гына гаилә корды ул. Үскән вакытта якыннарыннан бер генә дә җылы сүз ишетмәгән, мактау сүзләренә ияләшмәгән егет, кызларга барып сүз катарга да куркып яшәде. Кызлар да шулай дисә? Мансур инде үзенең ямьсез һәм шөкәтсез булып туганына ияләшеп, килешкән иде. Армиягә барды. Иң беренче тапкыр яңа исе килеп торган солдат киемнәрен шунда гына киде ул. Булса ни солдат киеме, аның каравы – ул яңа! Үзенең размеры буенча сайланган. Әлеге кием килешле генә булып аның гәүдәсенә утырды. Мансурга шундый рәхәт иде. Болай караганда ямьсез дә кебек түгел үзе... Армия хезмәтеннән кайткач, тыныч кына укуын дәвам итеп югары белем алды. Эшкә урнашып тыныч кына эшләп, яши бирде. Акчасы җитәрлек булса да, никтер кеше кулыннан искерәк кенә “шестерка” машинасы сатып алды. Ничек оялмыйча өр-яңа машинага утырып йөрсен инде! Абыйларында да юк бит әле. Туганнары да Мансур машина алам дигәч, уйга батыбрак калганнар иде, тотылган машина дигәч, тынычландылар. Аннары соң, алган хезмәт хакын әнисенә, абыйларының балаларына күчтәнәчләр алуга тотып бетерә барды. Уртанчы абыйсының улы Алмазга биш яшь тулу белән велосипед алып кайтып бүләк итте. Мансур кечкенә чагында шундый велосипедка мең тапкырлар кызыгып үсте бит! Эх, шуңа утырып урамнар буйлап бер җил куып узса иде! Мансур шулай кайткан саен әнисен дә туганнарын да сөендереп торды, тик нигәдер үзенә яңа киемнәр ала белмәде. Үз туганнары яратмагач, җиңгәчәләре дә аны үз итмәде. Кайтканда күчтәнәчләр төяп кергәнен ачык йөз белән каршы алган булалар да, аннары сөйләшер сүзләре бетә, аралашу шуның белән тәмам була. Аның каравы, Мансурны балаларның тиз генә җибәрәселәре килми, алар бергә рәхәтләнеп уйныйлар.

Үзен-үзе белгәннән бирле иске-москы киеп үскәч, яңа кием киеп карарга да, алырга да оялып яшәде ул. Никтер ул үзен яңа әйберләргә лаек та түгел дип уйлый. Хәер, уйлый иде.

Шулай бер ял көнендә машинасына утырды да авылына кайтасы килмичә, гел кире якка таба юл алды. Әйтерсең лә аны кемдер җитәкләп, әйдәләп йөри кебек. Кая юл тотасын белмичә генә, үзе дә аңламастан, кибеткә кереп җиләк- җимешләр сатып алды, шоколад һәм ике төрле сок – барысы да машинасының арткы утыргычына куелды. Җәй. Шундый рәхәт вакыт. Бераз яңгыр да сибәләп үтте. Мансур үз уйларына бирелеп, елга буена барып ял итәргә уйлады. Болай гына, агым суга гына карап утырыр ул.

Машинасындагы радиосын акрын гына кабызды да, юлга кузгалды. Шулай үз эченнән радиога кушылып җырлап бара башлады. Җәйге кояш, матур һава торышы, зәп-зәңгәр күк йөзе буйдак егетнең дә күңеленә әйтеп бетермәслек рәхәтлек хисләре йөгертте.

Берничә тукталышны үтеп китте. Мансур тукталышта булган һәр кешене утыртып теләгән җиренә илтә торган гадәтле иде. Бу юлы тукталышлар буш булды. Шулай да соңгы тукталышта ерактан ук бер хатын-кыз гәүдәләнде. Мансур аны әле якыннан күреп, нинди икәнен белмәсә дә, никтер ул бик якын кешесе кебек тоелды аңа.

– Исәнмс, сез хәзер беренче авыл аша үтәчәксезме, – дип сорады машинаның арткы ишегенә башын гына тыгып таныш булмаган, әмма үтә дә ягымлы, самими, шул ук вакытта түгәрәк йөзле, кап-кара кашлы, озын чәчле бер кыз. –Үтсәгез мине дә алыгыз дисәм инде?

Мансурның йөрәге чыгып китәрдәй булып типте. Кыз бик матур!

– Әйе, әйдәгез. Алгы як утыргыч буш. Мин шул якка барам, – дип көчкә сүзләрен ялгаштырды Мансур. Кыз җайлап кына машинага кереп утырды. Әйтерсең лә урамда нур сибүче кояш Мансурның машинасына төшеп утырды. Егет кызга карап соклануын яшермәде, тик бу чибәркәйнең үзенә карамаячагына иманы камил иде.

Мансурны хәйран калдырып, кыз бик теләп, ачылып китеп аның белән сөйләшеп барды. Үзен Айзарә дип таныштырды. Алар әйтерсең лә әллә кайчаннан бирле таныш булганнар. Айзарә шәфкать туташы булып эшли икән. Кияүдә түгел. Мансур да үзенең буйдак егет икәнен әйтте. Кызның авылына якынлаша башлагач, кыз арттагы утыргычка күз салып, егетнең дә кая баруы белән кызыксынды.

– Ә сез кая барасыз? Кунакка дисәм, киемегез кунакка баручыныкына охшамаган, – дип елмайды кыз тыйнак кына елмаеп. Югыйсә, Мансурның иң яхшы киемнәре шул иде. Ул беренче тапкыр оялып куйды.

  • Мин ...ни... елгага, балыкка барам, – диде.

Мансур Айзарәне өйләре каршына ук китереп куйды. Кызның кайда яшәгәнен бик беләсе килде аның. Җыйнак кына йорт каршына килеп туктадылар.

– Бүген печән алып кайталар, хәзер шуны өяргә кирәк инде, – диде Айзарә авыр сулап кына үз-үзенә сөйләнгәндәй. – Эштән соң, бераз арыта да бит әле. Печәнсез дә калып булмый инде. Өяргә тагын әти белән икебезгә кала инде, әнигә авыр күтәрергә ярамый.

Чынлап та зур капкалары киереп ачылган, машинаның ачык тәрәзәсеннән кипкән печән исе борынга бәрелде.

– Ярый, Мансур, рәхмәт. Кайтарып, өйгә кадәр китереп куйганың өчен. Синең белән танышуыма бик шат булдым, – диде Айзарә елмаеп. Мансурның Айзарәгә ияреп керәсе килде.

– Айзарә, печәнегезне дә ташырга булышыйммы соң? Чын. Минем вакытым җитәрлек, Бер кая да ашыкмыйм, – диде Мансур бөтен батырлыгын җыеп, уйлаганын бер тында әйтеп салды.

– Чынлапмы? Менә рәхмәт, – диде сөенечен тыя алмыйча Айзарә. – Шәп булыр иде. Ә балык? Беләсезме, мин кичә балык сатып алдым, шуны биреп җибәрермен.

– Әйдә, мин әтиең белән печәнегезне өям, ә сез әниең белән балык кызыдырып куегыз. Тәмле итеп, – диде ул шаяртып.

Шулай булды да. Тимер кебек нык Мансурның печән ташыганына Айзарәнең әтисе Фәрит агай кызыгып та, сокланып та карады. Егетнең талпынып, теләп һәм эш рәтен белеп эшләве аның йөрәгенә май булып ятты. Эченнән генә Айзарәсенә дә шундыйрак акыл утырткан егетнең ир булуын теләде ул. Тәмәке тартмавын, эчемлекләр белән мавыкмаганлыгын да белгәч, егетне бөтенләй кияве итәсе килде. Алар да күптән күрешмәгән дуслар кебек сөйләшә-сөйләшә, таныша-таныша печәнне өеп тә куйдылар.

Кулларын юып өйгә кергәндә, аш бүлмәсеннән күңелне балык кызган ис кытыклап үтте. Ашыйсы килгән икән. Керешкә үк Айзарәнең әнисе Мансурга өр-яңа футболка тоттырды.

– Мә улым, киемнәреңне алыштыр әле. Тәнеңне печән вагы кадыйдыр, – диде ул.

Әлеге футболка Мансурга тап-таман булды. Әйтерсең лә, аңа атап алып куйганнар. Төсе дә йөзен ачып җибәрде.

Айзарә дә, аның әти- әнисе дә Мансурның балыкка бара алмый калуына комачау иттек дип борчылдылар. Белсәләр икән, Мансурның кармагы да юклыгын...гомумән, балык тотарга яратмый ул.

Мансур Айзарәләрдә үзен бер кешедән дә ким итеп тоймады. Хәер, аңа бер кеше дә килбәтсез дә димәде, юкны сөйлисең дип авызын ябучы да булмады. Биредә аңа аралашырга, хәтта сулыш алырга рәхәт иде.

Икенче көнне Мансур иртән туп-туры кием-салым кибетенә юл алды. Егетнең акчасы җитәрлек, тик нинди киемнәр алырга белмәде ул. Шулай да кибетче кызлар егет янында киемнәрнең әле берсен, әле икенчесен китереп, кигереп карап, бөтерелеп кенә йөрделәр. Мансур бераз ояыбрак торса да, аңа биредәге игътибар бик ошады. Берсе дә аңа атап кимчелекләрен дә, начар якларын да әйтмәде. Кимчелеге юк иде дә бугай. Төп-төз, ныкча гәүдә, тыгызлап куйган кебек мускуллы беләкләр... кечкенә чагындагы “ипи корсактан” җилләр искән, әнисе әйткәндәй, күзе дә алай ук “шар” түгел бугай.

Мансур кибеттән башка кеше булып килеп чыкты. Якындагы чәчтарашханәгә кереп чыкты. Моңа кадәр аның чәчен дә әнисе генә кыскарта иде. Бу юлы чәч кисүче кыз оста гына итеп аның бите формасына туры китереп чәчен алды. Мансур бөтенләй башка кеше кебек тойды үзен.

Айзарә белән аңа рәхәт иде. Кичен аның белән очрашу өчен вакытны көтеп алды. Айзарә дә Мансурдан ун яшь кече булса да кызыксынулары уртак булды, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Шул ук елны Мансур беләй Айзарә өйләнешеп тә куйдылар. Фатир алдылар, машиналарын яңарттылар, кибетләрдә йөреп, үзләре теләгән кием-салымнарны алдылар. Мансур хәзер үзенә карый да, аптырап китә, ул да абыйларыннан ким түгел икән ич. Айзарә Мансурның әнисе белән дә тиз уртак тел тапты. Кайткан-киткән арада рәхәтләнеп сөйләшәләр алар. Бер шундый сөйләшүләре вакытында Мансур  шундый сүзләр ишетте:

– Мансурны әтисе, урыны оҗмахта булсын инде, гомере буе бала дип белмәде, төпчек булса да яратмады ул аны, – дип сөйли иде әнисе. Мансур кеше сүзен тыңлап торырга яратмаса да, бу юлы сүз үзе хакында булгач, өтерен дә калдырмый тыңлап торды. – Бөтен гаеп миндә. Әтиләренә кияүгә чыкканчы күрше авылда Мансур исемле егет белән йөргән идем. Ике улыма шул исемне кушмыйча түздем, әмма өченче төпчегем тугач, тыелып кала алмадым, Мансур дип куштырдым. Ирем ул хакта белмидер дип уйлаган идем, ул минем Мансур белән аңа кадәр йөргәнемне белгән икән. Миңа гына белгертмәгән булган. Балага исем кушканда да эндәшмәде. Ә аннан соң, аны кулына алып сөймәде дә...Менә шулай, әтиләре үз итмәгәч, олы абыйлары да сизә иде, шуңамы икән никтер алар да Мансурны читләделәр. Үземне дә гаепле хис итәм. Гел баламның күңелен китеп тордым шул. Ярый әле үзенең ихтыяр көче нык булды, җәберләүләргә бирешмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев