Ватсаптагы чатта тормыш кайный
Эштә булсак та, өйдә булсак та, урамга чыксак та кулдан телефон төшми генә бит. Әйтсәм әйтим инде, сарайга чыксак та, мунчага керсәк тә, хәтта бәдрәфкә дә үзебез белән телефон кыстырып керәбез. Берәр яңалык килер дә, күрми калырбыз кебек.
Иртәнге дүртләр тирәсе. Бер хәерсезе аллы-артлы хәбәр-сообщение җибәрә генә бит. Күзләр ачылмаган, урыннан тормыйча гына ирексездән телефон яткан урындыкны капшыйм. Беләсезме, зыяны бар диләр, шулай да йоклаган вакытта да телефон кул астында минем. Әәәәй, авылдашлар чатыннан икән. Сыер савучы булып эшләүче Халидә апа бик иртә тора шулай. Аңа бит әле башта үзенең өч сыерын саварга кирәк. Телефонны кабызасың “Хәерле иртә!” дигән язу өстендә берничә чәчәк әйләнә, аннан якты нурлар бөркелә. Менә бит, ничек күңелле! Бу юлы күрер күрмәс күзләре белән “Җиңел пар белән!” дигән язу җибәргән. Ялгыштыр инде. Бу минутларда Халидә апаны мин генә сүкмәгәнмендер дип уйлыйм.
Аннары сәгать алтылардан соң, китә инде открыткалар, төрле кәефтәге смайлик һәм мәгълүматлар...
Авыл кешесе шулай иртә тора инде. Зилара апа да шулай еш ялгышып, үзенең иптәш күрше карчыгына җибәрәсе яңалыкларын, серләрен бөтен чатта булган бөтен авыл кешесе белән бүлешә. Әле өченче көн генә ул йокысызлыктан интекте. Аның белән бөтен авыл йокламады дисәм дә, ялгыш булмас. “Әнисә, йоклый алмыйм мин. Башта телефонда казынып яттым шунда. Интернетында да юньле нәрсә юк. Бәйләмгә дә утырып карадым. Чәй кайнатып эчеп карыйм да, кире ятам. Син ничек? Йоклап буламы?”. Әнисә ападан Зилара апага җавап булмады. Күрәсең, ул йоклаган булгандыр инде.
Бик уңайлы инде бу чат. Алдагы көнне Сәйдә апалар ашка әбиләр җыйганнар. Җәмилә апаның эчке ягына кнопка ябыштырылган кызыл эчле резин галушын бөтен авыл белән эзләдек. Югары очтагы Мәдинә апага кадәр сүзгә катышып язып торды. Югыйсә, Сәйдә апалардагы ашта ул бөтенләй юк иде. Галуш еракта булмады анысы, күрше Сания апа буталап кигән булып чыкты. Аңа да бераз “эләкте” инде. Сания апа моннан соң аягына киячәк галушын кулына алып, ныклап карап кына кияр мөгаен. Шулай шул, чаттагы кайбер авылдашлар усалрак та, “ә” дигәнче ачуланырга да күп сорамыйлар. Шулай да “чеметкәли” торганнары да бар. Гадәттә алар, һәр сүзне төрттереп иясенә җиткерә.
Кем нәрсә яза, һәрвакыт күтәренке күңел, матур карашлы авылдашлар да бар. Алар өчен горурланам мин, күңелләре чиста, бер кешегә дә авыр сүз әйтеп, аларның күңелен яраламас. Мәсәлән, Ирек абый. Ул һәр сообщениедән матурлык эзли. Кулларыннан гөлләр тама аның, авылда түгел, тирә-якта бердән-бер кул остасы ул. Аның кебек моңлы итеп җырлаучылар да сирәк туа җир йөзенә. Менә андый кешеләр беркайчан да, кешегә авыр сүз әйтмәсенә иманым камил.
Җәйге чорлар авылда икеләтә кызык, рәхәт тормышка күмелә бит бар җиһан! Кемнең сарыгы югалган, кемнең кәҗәсе күрше бакчага кергән, кайсы умартачының күче качкан... кем күргән, кем күрмәгән...кыскасы барысы да яза.
Көзге-кышкы чорда да авыл чаты тынып тормый. Кем күпме кишер казыган, ничә капчык бәрәңге алган... Кыш көне кемнең ничә сарыгы бәрәнләгән. Быел Гали абзыйларның сарыклары өч бәрән китерде. Аның берсенең колагы бераз өши башлаганын да барыбыз да белдек. Менә шулай, мәгълүматтан мәхрүм булып тормыйбыз ла ул. Укып кына өлгер.
Уртак чатта булуның барыбер өстенлекле яклары күп инде. Андагы халыкта дәүләт җитәкчеләренекеннән алып, көтүче Хафиз абзыйның телефон номерына кадәр сорап алып була. Эзләнеп интекмисең. Элек кенә ул “телефон справочнигын” актарып хәлләр бетә иде. Әле аның номерын гына түгел, үзенең дә кайда, кем белән икәнен әйтеп бирәләр. Кирәк икән, шалтыратып тормыйсың, туры үзенә бара аласың дигән сүз.
Гадәттә, төрле котлаулар, открыткалар, матур-матур теләкләр, җырларны өлкән яшьтәге апалар җибәрә. Аңлашыла да, кайберләренә аралашу җитмидер. Андыйларны яшьрәк авылдашлар кысага тиз кертә. “Соң кайда ниләр эшләгәнегез безгә ник кирәк! Нишләп аны авыл чатына, бөтен кеше күренә торган җиргә язасыз! Монда кирәкле әйберләр генә языгыз. Баш бутаучылар!”. Шуннан соң берәр көн әллә үпкәләп, әллә хөрмә йөзеннән чат тынып тора. Ара-тирә ут сүнү, су бетү турында авыл җирлеге башлыгы сәркатибеннән, авыл фельдшеры һәм авыл имамы Камил хәзрәттәнн кыска гына хәбәрләр килә. Тик бу озакка бармый. Авыл халкы бит бер-берсенә үч саклый белми, эчкерсезләр алар. Шуңа күрә, мин дә үземнең туган авылым кешеләрен яратам һәм хөрмәт итәм.
Чү! Тагын бер хәбәр килеп иреште. Кемдер үзенең авырга узганын язды да, тиз генә башы эшләп бетереп куярга өлгерде. Күрәсең, тагын бу чатка тәгаенләнмәгән хәбәр булды. Ярый әле үзем генә күрдем.
Нинди сөенеч! Түбән очта яшәүче Вәсилә апаларның сыеры бозаулаган икән. Әйтәм ич, ярый әле бу телефон, ә анда ватсап чаты бар.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев