Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Исерек Мөнәвәрә

– Мара апа, тебе что – пива или водки, – дип сатучы кыз ике тапкыр кычкырып сорады чираты җиткән чәче-башы тузган өлкән генә яшьтәге хатын-кызга. Әмма карчыкның игътибары карбыз сайлаучы кечкенә кызчыкта иде. Кызчык әбисе белән көлешә-көлешә карбыз сайлыйлар. Чират әбине узып, икенче кешегә үтте, ә ул карбыз сайлаучыларны кызыгып та, сокланып та күзәтүен дәвам итте.

– Әбием, әйдә бусын алабыз! Тышы матур, “койрыгы” кипкән, – ди кызчык алдына төшкән зәңгәр тасмалы чәч толымын аркасына ыргытып.  – Ә монысы...юк, бусы бәләкәй, бусы нык зур!

Әбисе оныгына карап елмаеп басып тора. Аның сайлап бетергәнен көтә. Белә бит, оныгы әле фикерен ун тапкыр үзгәртәчәк.

Кибеттә рәхәт, әле чират озын. Мин дә чыр-чу килеп әйбер сайлаган, шул ук вакытта “әйеме, әбием” дип дәү әнисеннән җөпләү һәм мактау сүзләре көткән кечкенә кызчыкны күзәтәм. Чынлап та, кызчык карбызны озак сайлады. Үзенчә иң матурын һәм әбисенә күтәреп кайтырга артык зур булмаганын. Шулай ук туңдырма, лимонад һәм тагын әллә никадәр тәмле әйберләр алдылар.

– Ә сезнең оныгыгыз юкмы, нигә тәмле карбызлар алмыйсыз, – дип сорап куйды кызчык кинәт кенә аракы алырга чират торган үзләренә текәлгән әбигә аптырап.

Әби ни әйтергә дә белмәде. Таушалган, пычрак яулык очы белән күзен сөртеп алды да, елмаерга маташып, кибеттәгеләргә карады.

– Бар, кызым. Минем дә синең кебек үк оныкларым бар. Карбызны иртәгә алабыз, – дип бер нәрсә дә алмыйча, кибеттән салмак кына атлап чыгып китте.

– Заманында нинди шәп хатын иде ул Мөнәвәрә апа. Үзен-үзе бетерә шул аракыга алданып. Нинди шәп йортлары, бакча-кура...авызына хуҗа булса, оныклары да килер иде шул, – дип сөйләнеп алды читтәрәк торган урта яшьләрдәге бер ханым аны ачуланып. – Мин нинди кайгылар кичереп тә аракыга үрелмәдем, иремне, аның артыннан улымны югалттым. Ә ул рәхәтенә чыдый алмый. Балалары исән-сау, әле шул көе дә килеп аны көйләп, эшен бетереп торалар. Ә эчмәсә...күтәреп йөртер иде балалары.

– Соң ул исерекне нишләтәсең инде, үзе акылга килмәсә... Шулай да оялды бугай әле. Маладис кызым, – дип кечкенә кызчыкның аркасыннан сөеп куйды чиратын көтүче икенче апа.

Шушы күңелсез вакыйганың шаһиты булганнан соң, ярты еллап вакыт үткәндер. Шул ук кибетнең ишеген ачам. Миңа каршы көлешә-көлешә ике игезәк оныгын иярткән бер әби чыга. Пакетлары тулы тәм-том. Әби чип-чиста итеп киенгән, ап-ак яулыгын җилкәсенә төшеребрәк килештереп бәйләп куйган. Бу теге вакытта мин күргән Мөнәвәрә әби иде.

Күңелне әйтеп бетергесез рәхәтлек биләп алды. Мөнәвәрә әби әллә шул зәңгәр тасмалы карбыз сайлаучы кызчыкны күреп, әби белән оныкның бәхетле дә, дус та була алуына кызыгып акылына килдеме икән? Ничек кенә булмасын, туры юлдан атлап, оныкларының шатлык-сөенечләрен күреп, аларны да сөендереп яшәсен иде.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев