Яңа ел мандариннары
Колхозчы балалары өчен тутырылган яңа ел бүләге пакетларыннан мандариннарны чүпләп алганына мең тапкыр үкенде Айнур Әхәтович. Бүгенге яңа ел кичен ул да башкалар кебек үк өендә үткәрер иде. Нәпсесе көчле булганлыктан, ул бүген хастаханәнең кабул итү бүлегендә табибның ни әйтәсен “биш күзләп” көтеп утыра.
– Айнур Әхәтович, сез ни... сез теләсә ни эшләгез, тик мин ул бүләкләрне ачып та карамаячакмын. Ничек тутырылган, шул килеш, ачмыйча таратырга кирәк. Прастуй колхозчы балалары да яңа елга бүләк көтә бит. Мандарины да шул акчага алынган ич инде аның, – дип кат-кат әйтте тәэминатчы булып эшләүче, күпне күргән Варис җитәкчегә.
– Бәйрәмгә кунаклар килә дим! Мандариннарны мин бит бүләкләр пакетына салыгыз димәдем! Шул дөреслегең белән чәнчелеп китәрсең инде бер! Ярар, син тимә! Бар әле хисапчыны чакыр алайса, – дип җикеренде Айнур Әхәтович.
Шулай итеп, яшь җитәкче фәрманы белән, яңа ел алдыннан колхоз идарәсендә тигез итеп матурлап тутырылган бүләкләрнең барысыннан да мандариннарны кире чүпләп алдылар.
Хисапчы Алсуның моңа әллә ни исе китмәде. Кушалар икән, эшләргә кирәк дигән кыяфәт белән, бер коробка мандаринны җитәкче бүлмәсенә кертеп тә куйды.
Дөреслеге аркасында бик күп кыенлык “ашаган” Варисның гына җитәкченең бу гамәленә эче янды. Югыйсә, шундыйрак хәлләр булгалап торды, әмма бусы бит балаларга кагыла. Балалар өлеше, балалар хакы. Аның күз алдыннан күршесе Минзирәнең берсеннән-берсе кечкенә балалары үтте. Минзирә – мәктәпне тәмамлау белән сыер саварга тотынган авыл кызы. Алны-ялны белми. Ни кушсалар, шул эшне тырышып башкара. Ире бик тырыш булса да, салгаларга ярата. Гаиләләре ишле, шулай да ачка интекмиләр, әмма кибеттән яки шәһәргә барып җиләк-җимеш алганнарын, тәмле кәнфит- прәннекләр күтәреп кайтканнары күренгәне юк. Табыннарында өйдә салган ипи, бакчада үскән бәрәңге булыр.
Авылда әле тагын берничә шундыйрак гаилә бар. Менә нәкъ шуларны күз уңында тотып, Варис яңа ел бүләкләрен быел төрләндерергә уйлаган иде дә инде. Тәмле кәнфитләр арасында ике мандарин да булсын әле дип уйлаган иде. Тик җитәкченең шул бер коробка мандаринга үз планнары булып чыкты.
Мандариннар җитәкче өенә китте. Айнур Әхәтович аларны кухня өстәле астына этеп куйды. Бөтен өйгә мандаринның хуш исе таралды.
Җитәкче төшке ашын ашады да эшкә ашыкты. Аш бүлмәсенә хуш ис тараткан тартманы биш яшьләре яңа гына тулган ике игезәк малай тиз тапты. Моңа кадәр мондый җимешне күрмәгән малайлар рәхәтләнеп мандарин ашадылар. Төштән соң бераз черем итеп алырга өйрәнгән әби игезәкләрне бер- ике сәгатькә күздән яздырды. Шул вакыт аралыгында бер тартма мандариннан берничәсе генә калды. Үзләре ашап туйган малайлар, аларын да матур итеп әрчеп, кайсын өстәлгә куйдылар, кайсын кире тартма эченә ташладылар. Мандарин тышчасын кыссаң, күзгә әчеттерә торган сыекча сибелгәнен аңлап алган малайлар, бер-берсенә шул сыекчаны сиптереп уйнап, сугышып та алдылар. Кигән ап-ак майкалары икесенең дә сап-сары булып бетте.
Кич белән ике баланың да тән температурасы күтәрелде, костылар, бертуктаусыз эчләре китте. Төне буе хатыны белән балаларның берсен алдылар, берсен куйдылар. Яңа ел алды көне шулай башланды. Айнур Әхәтович бәйрәмнәргә, авылда үткән чараларга чакырулы иде. Анда барып, барысын да тиз генә котлагандай итеп кайтты. Балаларның хәле үзгәрешсез иде. Шунлыктан, хастаханәгә бармый чара калмады.
Тиздән яңа ел. Бөтен халык бәйрәмгә әзерләнә, дип эченнән генә уйлап куйды җитәкче. Ә ул балаларны кабул иткән табибның чыкканын көтеп утыра. Үзен гаепли, ачулана, нәпсесенә хуҗа була белмәвенә мең кат үкенде...
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев