Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Теләп алган бәхетсезлек

Зөлфия ялгызы гына яши. Улы Салават үзенә фатир алып чыгып киткәч, ул берничек тә ялгызлыкка ияләшә алмый әле. Моңа кадәр гел улым, балам дип кенә торган тынгысыз җаны бәргәләнә. Ялгызлыкка өйрәнеп булмыйдыр ул. Бүген тормышы шундый булганга ул тулысынча үзе гаепле. Ул да иренең кадерле хатыны, балаларының яраткан әнисе, бәлки, хәзер оныкларының әбисе дә булыр иде. Булыр иде дә бит...

Зөлфия белән Самат югары классларда укыганда ук бер-берсен яраттылар. Самат – инженер, Зөлфия пешекче-технолог һөнәрен үзләштерде. Гади һәм матур итеп кенә туй ясадылар. Менә шул гади туй Зөлфиягә ошамады да инде. Әнә аның классташ кызлары... Зур туйлар ясадылар, баллы айларын да чит илләрдә үткәрделәр.
Самат – тыныч холыклы, гаиләсе өчен җанын ярып бирергә әзер гаилә башлыгы. Эшендә җаваплы хезмәткәр, эчеп йөрми, хәтта тәмәке дә тартмый. Уллары тугач, Зөлфияне өрмәгән җиргә дә утыртмады, эшеннән кайткач, бала да карашты, ашарга да пешереште. Тик ни генә эшләсә дә, Зөлфия иреннән канәгать була белмәде, һаман саен нидер таләп итте, нидер җитмәде. Гаиләдәге канәгатьсезлек тә, аңлашылмаучылык та һәрвакыт Зөлфиядән чыга иде. Югыйсә, тормышлары бөтенләй үк начар да түгел. Саматның әнисе ягыннан бертуган апасы ялгыз яши иде. Өйләнешүгә, фатирына яшь гаиләне сыендырды. Үзе Үзбәкстан якларында яшәүче туганнарына күченеп үк китте. Фатир Зөлфия белән Самат карамагында калды. Киләчәктә фатирның аларга каласын да әйтеп китте апалары.
Торыр урын бар. Эшләре бар. Тик Зөлфия үз тормышларын башкаларныкы белән чагыштырды. Якын дусты булып йөргән Рәмзия дә утка утын өстәп торды. Рәмзия үзе кияүгә чыкты һәм бер-ике елдан аерылды да. Баласы юк, үзе генә. Кая барасы килсә, шунда бара, ни аласы килсә, шуны ала. Зөлфия аның ирекле булуына кайвакыт кызыгып куя иде. 
Самат эшли торган эш урынында хезмәт хакларын тоткарлый башладылар. Зөлфиянең әле үз эшенә чыгарга исәбе юк. Бала белән декрет ялында озаграк утыруны кулай күрә. Шунлыктан, акча җитми. Ике яктан да әти-әниләр дә бик ярдәм итә алмый: шулай ук фатирга түләү, калган балаларны укыту мәшәкатьләренә чумганнар. Соңгы вакытта эш хакларын гына түгел, өлкәннәрнең пенсияләрен дә вакытында китереп җиткермиләр. Ә ашарга көн саен кирәк, тормыш итәр өчен вак-төяк тә һәрвакыт кирәк булып тора.
– Акча алып кайтмыйсың! Мин сиңа ничек, нәрсә белән  ашарга пешереп җибәрим, – дип чәчрәп чыкты Зөлфия, иренә тавышын күтәреп. – Менә кичке аш, тагын шул бәрәңге инде. Иртәгә эшкә коры сумкаңны болгап барырсың.
Зөлфия шулай итте дә. Саматка эшкә алып китәргә ашарга әзерләп куймады. Ире көне буена эшкә китте, эндәшмәде. Самат алай-болай тавыш кубармагач, Зөлфия аңа төшке ашны бүтән көннәрдә дә җибәрмәс булды. Югыйсә, көздән үк кышка дип җитәрлек итеп әзерләнгән бәрәңге, суган бар иде. Баштагы вакытларда, Зөлфия төшке аш алып китмәгән ирен кызганган кебек тә иде, ләкин дусты Рәмзиянең сүзе аның кызгануын кул белән сыпырып алгандай итте. 
– Ир-ат ачка үлми ул. Безнең әти гомере буе шундый эштә эшләде, әни бер тапкыр да ашарына куеп интекмәде, – дип, Зөлфиягә акыллы киңәшен бирде. – Ир-атны кадерләргә кирәкми дә... барыбер рәхмәт ишетмисең. Әти дә, әнине калдырып, башкага күчеп китте. Күреп торасың, миндә дә шулайрак... хәзер рәхәт! Бер башым да, бер артым, бер кешене дә көйләп утырасым юк. Хәзерге ир-атларның күбесе акча эшли алмый. Ник кирәк алар? Шуларга хезмәтче булып тор, җитмәсә. Менә сиңа шулай ошый, шулай яшә.
Тормыш дәвам итте. Самат Зөлфияне бернигә дә карамастан яратты, аның төрле көйсезләнүләренә күз йомды, кайбер сүзләрен ишетмәмешкә дә салышты. Нишләсен инде? Һөнәре яхшы аның, тик вакытлыча авырлыкларга түзәргә кирәк, бергә атларга, бергә җиңәргә. Зөлфия дә моны аңлый, тик ниндидер көчләр, дустының “акыллы” киңәшләре дөрес уйларыннан читкә тайпылдырып, гаилә тынычлыгын алып торгалады.
– Салаватның температурасы күтәрелде, ә өйдә дару да юк. Мондый даруны эчми, тәмлесе, сироп кебеге кирәк! Акча булса, үзем барып алыр идем. Бар, теләсәң кайдан акча тап, – дип, эштән кайткан Саматны ишек төбеннән үк кире борып чыгарды Зөлфия. Югыйсә, гади дару да бирә ала иде. Һаман шул дусты Рәмзия киңәше инде. Имеш тәмле сиропны бала йотып кына куя. Таблетка сытып, баланың авызына саласы юк. 
Озакламый Самат бераз акча һәм Зөлфия әйткән сиропны алып та кайтты. Зөлфия кайдан, кемнән алып торуы белән дә кызыксынмады. Салават терелде.
Мондый очраклар күп һәм еш булды. Зөлфия Саматтан һәрвакыт гаеп тапты, җитмәүчелектә гаепләде. Зөлфиянең киреләнүе һәм һаман саен яхшыга кызыгуы Саматның аннан читләшүенә китерде. Ирнең кайчаннан бирле яхшы итеп юылган кием-салым да күргәне юк.
– Зөлфия, без генә түгел, күпләрнең гаиләсендә шул хәл бит. Барысы да яхшы булыр, без дә күтәрелеп китәрбез. Эштән әле хезмәт хакын вакытлыча гына тоткарлыйлар бит, булыр. Эшемдә мине бераз гына “күтәрмәкчеләр” дә. Без бит, бергә булсак, барысын да җиңәбез, барысын да булдырырбыз. Син миңа ышан гына. Хәзер бу эштән китсәм, кайдадыр акчаны көрәп бирүче барыбер булмаячак, – дип, Самат яхшылап сөйләшергә дә омтылып карады. Тик Зөлфиянең үз туксаны туксан иде.
Хәзер Зөлфия, ялгызы гына калып, шул мизгелләрне күңелендә барлый. Түзмәде ул. Бераз гына авырлык килсә дә, Саматны гаепләп, зур тавышлар куптарырга өйрәнеп китте. Өч ел бергә яшәгәч, апалары фатирны да аларга яздырып, бүләк итте. Торыр җирләре дә бар иде. Тик Зөлфия канәгать була белмәде шул. Аңа һәрвакыт гел яхшы, гел кыйммәт әйберләр кирәкте. Ә Саматка гади булсын, уңайлы булсын. Самат өчен кичке аш өйдә, гаиләдә тәмле булса, Зөлфиянең ресторанга барасы килде. Бала өчен гади балалар бакчасы булса да, Зөлфия аны шәхси балалар бакчасына бирде. Җәйге ялларын Самат авылда яки су буйларында үткәрергә яратты, ә Зөлфия диңгез яки кыйммәтле ял йортларына кызыкты. Бармадылар түгел, андый җирләргә дә баргалады алар, тик алар Зөлфия өчен аз булды.
Зөлфия белән Самат сигез ел бергә яшәделәр. Көннәрдән бер көнне Самат, фатирын, машинасын хатыны һәм баласына калдырып, өйдән чыгып китте. 
– Зөлфия, гаепләмә, син беләсең, мин тырыштым. Гаиләбезне саклап калырга бик тырыштым. Тапкан һәр тиен акчамны кайтарып бирдем. Аңлашып, матур гына яшәр өчен, тормышны тартыр өчен минем хезмәт хакым җитәрлек булды. Тик сиңа гади тормыш кирәкми, сиңа байлык кирәк, шау-шулы матур тормыш кирәк булды, – дип әйтә башлаган Саматка Зөлфия берничә сүз генә әйтте:
– Бар! Әнә Рәмзия гомере буе рәхәтләнеп үзе теләгәнчә яши. Мин дә үлмәм әле!
Дөрес, Зөлфия үлмәде. Самат Салаватка гел ярдәм итеп торды. Башта эшендәге танышында яшәп торды, соңрак тулай торакка күчте, аннан фатир арендалап, шул фатирны сатып ук алды. Аерылышып, ике ел каңгырап йөргәннән соң, үз эшендәге тыныч кына эшләп йөрүче Гөлгенә белән никах укыттылар. Бер-бер артлы ике кызлары туды. Миллионлаган гаиләләр кебек, гади генә, Самат теләгәнчә, тыныч кына, бәхеттә яшәп гомер итәләр. Бер- берсен хөрмәт итәләр, хөрмәт белән бергә мәхәббәт тә янәшә генә.
Ә Зөлфия үзе теләгәнчә яшәргә тырышты. Балага кирәк-яракларны һәрвакыт әтисе алып китереп торды, анысында гаепли алмый ул Саматны. Тик үзенә генә бай ир таба алмады. Ничәмә-ничә еллар дусты Рәмзия белән ял йортларына, җылы якларга йөрделәр. Вакытлыча мавыгулар тиз туйдыра иде Зөлфияне. Аларның берсе дә Самат кебек түгел иде шул. Кем белән очрашса да, Зөлфия ирләрдән Саматында булган уңай сыйфатларны эзләде. Еллар узган саен, аны яратканын аңлап, йөрәге сызды. Үкенде һәм үзенең гаебен, хаталарын аңлады. Әмма артка юл юк. Алда Саматның ныклы гаиләсе, Гөлгенәсе, ике кызы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев