Ватык ишек маҗаралары
Тавыкларга ашарга салырга дип абзарга кереп китүем булды, тышкы яктан шап итеп ишек келәсе ябылды. Мин абзарда калдым.
Алдагы көнне генә ирем абзар ишегенә яңа келә ясап куйды. Әй мактадым да соң үзен! Әйбәт булган! Шәп булган!
Шәп булган... пычагым! Менә бүген караңгы, салкын абзарда шул ишек келәсен вата алмый интегәм. Ярый ла, абзарда тыныч кына утырыр идем дә, эшкә барасы бар. Аннары өйдә иртән чәй эчеп эшкә китү нияте белән плитәгә чәй куйган идем. Ул кайныйдыр инде хәзер. Балаларның көзге каникулы башланды, алтынчы сыйныфта укучы улым йоклый, аны мин абзардан кычкырып түгел, янына барып кычкырсам да уята алмаячакмын. Чөнки иртәнге йокы бик тәмле булганын мин сөйләп аңлатасы түгел инде. Алай итеп карыйм, болай итеп карыйм, ачылмый гына бит ишек. Иртән үк гаяръ тавыш белән кычкырып мине сөенеп каршы алган әтәч тә миңа сагаеп кына карый башлады. Янәсе, ашарга салдыңмы, бар, чыгып кит, дия сыман. Тавык- бичәләренең бер алдына, бер артына чыгып миннән саклый башлады.
Чәй кайнагандыр инде... Плитәгә түгелеп газны сүндердеме икән? Анда балам йоклый...
Теге яңа ясалган ишеккә җан көче белән тагын бер тапкыр җилкәмне куеп этеп җибәрдем. Келә ватык, ишек ачык...
Узан ел коридор ясаткан идек. Аның да ишеге соңгы бер-ике көндә “киреләнеп” маташа. Менә нәкъ бүген кирәк бит, ә! Хәзер коридор ишеге ачылмый! Ярый ла анысы европластик материалдан. Ишек тоткасына береккән бер тимере катып калган икән. Тартуым булды, ишекны яңагы белән бергә үк каерып та алдым. Тиз ачылды бусы, озак җәфаланмадым бу ишектә. Ярар, анысы мөһим түгел, хәзер өйгә керәм дә, иң беренче эш итеп чәйне сүндерәм. Беләсезме, өйгә керә алуыма бу кадәр сөенгәнем юк иде әле. Шундый рәхәт булып китте. Ике ишекне дә ватуым күңелне бераз кырып тора инде. Ирем эштән кайткач, аңа да әйтәсе бар бит әле. Сукранып алыр да, яңадан ясавын ясар инде ул аны. Куллары оста аның.
Иртәнге чәйне тәмләп эчтем. Улым торуга тәмле әйберләрне кайсын юып, кайсын кисеп өстәлгә тезеп куйдым. Эшкә җыенырга кирәк. Егерме минуттан сигез тула икән инде. Җылырак киенергә кирәк бүген. Тышта карлы яңгыр ява. Шул яңгырны, карны җил белән китереп сылый да, туңып та кала.
Ирем эшкә иртәрәк китә. Миңа җайлырак булсын дип, машинаны гараждан капка төбенә чыгарып куяр гадәтле җанкисәгем. Бүген дә шулай иткән ул. Рәхәт инде, гараждан чыккан машинага тиз генә утырам да, эшкә китәм.
Киттең ди! Башта кар сыланып каткан ишеген ач! Ишеген ачарга дип ачкычны тишегенә тыкмакчы идем, ул бозланып каткан. Нишләргә? Нинди ишек вату көне булды соң бу! Ачкыч тишеге тирәсеннән бозны вак-вак кына итеп ватып алдым. Тишеге үк бозланган! Анда ачкыч тыгам димә инде. Эретергә ниятләп ачкыч тишегенә өреп карыйм. Матур итеп буяп чыккан иренемнең аскы ягы машина ачкычы урынына эләгеп калмасынмы! Аны тиз генә җылы тыным белән өрә-өрә тартып алдым. Бераз кан да чыгарга уйлаган иде, аны уйлап торырга вакыт юк. Ачкыч тишеге катканчы тагын берничә тапкыр өрергә кирәк. Җан тирләрем чыкты гына бит. Ачкычны тишеккә тыгуын да тыктым, ник берәр якка борылсын. Туңган иде! Шулай өрә-өрә көчкә ачтым бит бу өченче ишекне дә. Шөкер. Эшкә килеп җиттем. Шикләнеп кенә керә ишеккә тотынам... бу ишек төзекме икән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев