Бәхетсез Гөлчирә
Эх, әни, үзең дә бәхетле булмадың, мине дә матур балачактан мәхрүм иттең сиң. Үзең шуны аңладыңмы икән хәзер? Шул сорауны әллә әнисенә әйтте, әллә үзалдына гына сөйләнеп куйды Гөлчирә әнисе яткан урынны җайлабрак куеп. Менә биш-алты ел инде әнисе Фәриха апаның күзләре дөм сукыр. Ул кызы Гөлчирә карамагында.
Әни мин тиздән кайтам...
Гөлчирәнең әнисе соңгы биш-алты елда гына биреште әле. Таза гәүдәле, бер эштән дә куркып тормас, сыер фермасын һәм анда эшләүчеләрне ду китереп торучы алдынгы савымчы иде ул заманында. Тик ничек кенә тырыш булса да, аңа кирәкле хезмәт хакын да, тиешле дәрәҗәсен дә бирүче булмады. Үзе дә даулап йөрмәде. Эшне ат кебек эшләде, салып бирүче булса, баш тартмады. Ире Сәүбән белән матур гына яшәгәндә башка районнан мал табибы гаиләсе белән алар авылына күчеп килде. Дүрт баласы булган Фәрихага мал табибы Илдус та якынаеп китте. Бердән-бер көнне Сәүбән алар хакында яман сүзләр ишетә башлады. Күзе белән күрмәсә дә, ирнең йөрәген корт кимерде. Әлбәттә, бу гайбәтләр гаиләдә эзсез генә узмады. Фәриха үзенең дүрт баласын ияртеп әнисе Фәймәттәйнең кечкенә генә йортына кайтмакчы иде. Олы улы тиздән армиягә китәчәген әйтеп әтисе өендә калды, икенче баласы – кызы көздән шәһәргә укырга китмәкче икән. Шулай итеп Фәриха улын һәм унике яшьлек Гөлчирәсен ияртеп әнисенә кайтты. Фәриха үз авылларындагы фермага урнашты. Балаларга ничек тә үзгәрешсез калды, чөнки алар яшәгән авылда мәктәп юк, барыбер бу авылга йөреп укыйлар иде.
– Фәриха апа, Гөлчирә суга кергән иде, таба алмыйбыз! Кире чыкмады, – дип фермага күрше кызы Гөлия атылып керде. Гөлчирәсе бүген иртәнге якта әрәмәгә барабыз, аннан кызлар белән су коенабыз, дип әйткән иде шул. Фәриха саварга дип тышаулап куйган сыерын чишәргә дә онытып, малларга силос таратырга дип әзерләп куйган җигүле атны чаптырып фермадан Ык буена атылды.
Көн сүрелә башлаган, кичкә авышкан мәл. Ык буенда уйнаган бала-чага, Гөлчирәнең дуслары, тагын берничә авыл кешесе яр буенда басып торалар. Берничә егет суга бер чума, бер калка...Фәриханың йөрәге чыгып китәрдәй булып тибә. Чаптырып барган атның арбасыннан сикереп үк төшкән Фәриха тигезлеген югалтып җиргә егыла. Башын күтәреп караган мизгелдә кызы Гөлчирәнең җансыз гәүдәсен күрше егете Ислам ярга чыгарып салды. Шуннан соң Фәриха бер ни дә хәтерләми. Бу көн һәм аннан алдагысы бер булып тоташып, томан эчендә калды. Гөлчирәне күмеп кайттылар.
– Хәерсезләр, бала башына кыландыгыз, – дип сөйләнеп ятагына ауды күршеләрен озатып калган Фәймә карчык.
Икенче, өченче көнне дә, бер атна буе да эштә күренмәгән Фәриханы ферма мөдире өеннән килеп алды. Фәриха бу көннәрнең кайгысын аракы белән юарга җайлап җибәргән иде. Эчә дә, йокларга ята. Төшендә Гөлчирәсен күрә. Имеш, ул исән-сау икән. “Әни мин тиздән кайтам, – диеп кулын суза да, көлә-көлә каядыр китеп югала. Фәриха күз яшьләренә батып уяна да, ишегалдына чыга. Анда печән чүмәләсе янына яшереп куйган шешәсен бушата һәм кире кереп караватка ава.
Фәриханың бу хәлен сиксән яше белән барган Фәймә карчык башта аңламады. Аңлап алу белән куркуга калды. Бөтенләй эчүгә сабышса, нишләр ул? Сәүбән кияү дә кире кайтып алып китмәс. Ул әле кызы белән киявенең яңадан бергә яшәп китүләренә өмет итә иде. Ни дисәң дә, ир белән хатынны исән калган уртак балалары бәйләп тора.
Фәриха кич белән кайтып чәй эчәргә утырды. Фәймә карчык өендә бар булган тәм-томны кызы каршына өстәлгә тезде. Ана белән кыз арасында авыр тынлык урнашты.
– Кызым, инде буласы булды, бала кайгылары да кичерергә язган икән безгә, – дип сүз башлады Фәймә карчык. – Кайгыңны аракы белән юасың икән бәхиллегем юк. Әле беребезгә дә рәхәт түгел. Башыңны юләрлеккә салма.
Фәймә карчык шул сүзләрен әйтеп бетерүе булды, Фәриха табын яныннан торып, урамга атылып чыкты. Ул укшый-укшый коса иде. Ана белән кыз әлеге хәлне берничә көн юньләп ризык күрмичә, эчкәнлеккә юрап куйдылар. Тик Фәриханың күңел болгануы иртәнге якта көн саен кабатланды. Кичке савым вакытында ул күкрәк астында берничә тапкыр тибеп куйган яралгыны тойды.
– Әни, мин йөккә узганмын бугай, Сәүбән ышанмас инде, – дип әнисенә яңалыгын җиткерде. Яңарак кына баласын югалткан Фәриха кайгысын эченә йотып, учын җәеп корсак тирәсенә куйды. – Ышанмас инде...
Чынлап та, Сәүбән бала турында ишетү белән дә хатынына бер генә җөмлә әйтте “Өстерәлчек, бала минеке түгел!”.
Үлгән баланың исемен икенче балага кушарга ярамый
Шулай итеп Фәриха ире Сәүбән белән кире яшәп китә алмады. Бала кайгысы да, туачак бала сөенече дә аларны кире бәйли алмады. Югыйсә, бала ире Сәүбәннеке иде. Фәриханың кызы туды. Ул аңа суга батып үлгән кызы Гөлчирәнең исемен кушты. Фәриха “үлгән баланың исемен икенче балага кушарга ярамый” дигән сүзләрне ишетергә дә теләмәде. Гөлчирә дигән исемне әйткән саен аңа рәхәт иде. Гөлчирә, Гөлчирә...
Мал табибы булып эшләүче Илдус та Фәриха янында башка күренмәде дә, чуалмады да. Әллә баланы үзенеке диеп әйтерләр дип курыкты. Гаиләсе белән башка районга ук күчеп китеп, юк булды.
Гөлчирәне күбрәк Фәймә карчык карады. Фәриха эштә булды. Ялгыз хатын янында ир-атлар да еш чуалды. Фәриха дүрт тапкыр кияүгә чыгып карады. Икесендә улы белән кызын да ияртеп барды, ә өченчесендә һәм дүртенчесендә балаларны әбиләренә калдырып торды. Тик барыбер яшәп китә алмады.
Үги әтиләр
Шул елларның ачысын, үги әтиләргә ияләшү, аларның җәберләү һәм кыерсытулары, мыскыллы сүзләр әйтеп кимсетүләре... барысы да Гөлчирәнең кечкенә генә йөрәгенә сыя барды.
Урам якка башта тәрәзә пыялалары сибелде, аннан шартлап сынган агач рамы бакча ягына очты. Ачык тәрәзә урыныннан Гөлчирәне тотып ыргыттылар. Мондый хәлләр әнисенең икенче тапкыр кияүгә чыккан Фаил исемле иреннән еш кабатланды. Өй эшләрен әзерләп утырган Гөлчирәнең өстенә юынудан калган шакшы су сибүләр, күн итеге белән артына каты итеп тибеп җибәрүләргә дә түзде ул. Тик җиденче класска күчкән елны әнисе иртәнге савымга киткәч, үги атаның аның янына килеп ятуы – хәлиткеч булды. Гөлчирә елады да елады.
– Ярар инде, буласы булган. Кайгырма, главное эчең үсмәсен. Үзең үстең инде хәзер алайса, – дип чираттагы рюмкасын күтәрде әнисе.
Гөлчирә шуннан соң егетләрдән качмый, тартынмый башлады. Үги әтисе дә аның янына ешрак яткалады. Шулай итеп, Гөлчирә сигезенче сыйныфта башка яшьтәшләреннән аерылып тора башлады. Ул аз сүзле, ләкин өлкән сыйныф егетләре белән тиз уртак тел таба иде. Мәктәпне бетергәч, укырга да бармады. Кыскасы, укырга да, эшләргә дә күңеле үсмәде.
Соңгы елларда Гөлчирә әбисенең ярымҗимерек өендә бер ялгызы яшәде. Әнисенең дә ирләреннән бәхете булмады, һәр туган көнне “йодрык ашап” көн күрде. Тик нигәдер балалары белән тыныч һәм матур тормыш көтү бәхетен Фәриха исерек һәм бәйләнчек ирләренә багышлады. Үзе дә рәхәт күрмәде, балаларын да балачак матурлыгыннан мәхрүм итте.
“Бер бәхетсез – гел бәхетсез”
Бер очрашу Гөлчирәнең тормышын тулысынча үзгәреп куйды. Үзбәкстан ягыннан күченеп кайткан Сәлим исемле егет аның йөрәгенә кереп оялады. Ничек итсә итте, егет аның янына күчеп килде. Йортны яңартып, бакчаларны матурлап җибәрде. Гөлчирәнең бәби алып кайтачагын белеп, кулларында гына күтәреп йөрде. Гөлчирә дә үзгәрде, моңа кадәр булган тормышын күңеленнән сызып атасы килде. Тик... беренче тапкыр һәм тагын күп тапкырлар аны көчләгән үги атасының сүзләре Сәлимнең минминлегенә тиде. Имеш ул, Гөлчирә шәпме? Минем җиңел кулдан шулай ачылды ул, дип әйткән ди. Сәлим шуннан соң, баласының тууы белән дә кызыксынмыйча, үз ягына кире кайтып киткән. Аны наркоман дуслары белән бәйләнгән дип кенә ишеттерделәр.
Гөлчирә бирешмәде. Аның әбисеннән “Бер бәхетсез – гел бәхетсез” дигән сүзләрен еш ишеткәне бар иде. Шул бәхетсезлегенә күнекте. Авыл мәктәбендә идән юучы булып эшләде. Аракы һәм башка исерткеч эчемлекләрне авызына да алмады. Бар назын, тырышлыгын баласына бирде. Тик, кызына ундүрт яшь тула дигән айда, Гөлчирәнең кызы да суга батып үлде. Бар өмете, хыяллары, киләчәккә якты нур булып балкыган бәхете суларга төшеп юк булды. Ничек яшәр ул? Кайлардан көч алыр?
– Кертмәгез! Күрәсем дә килми! Кайда булган ул ундүрт ел дәвамында, – дип кызы гәүдәсенә иелгән Сәлимне халык арасыннан этеп-төртеп куалап чыгарып җибәрде Гөлчирә. – Кирәкми, мине тагын бер тапкыр бәхетсез итте ул! Баламны да бәхетсез итте. Китсен!
Гөлчирәнең шундый авыр вакытында да әнисе аңа терәк була алмады. Дөресрәге, хастаханәдә калды. Аның үзенең хәле хәл иде. Чираттагы ире битенә кайнар су сипкән, күзләренә зыян килгән иде. Башта әйбәтләнер дип өмет бирсәләр дә, табиблар аның күзләре начар булып калачагын әйттеләр. Берничә ел начар күреп яшәгән Фәриха соңгы елларда шулай бөтенләй дә күрми башлаган иде.
Шуңа күрә, Фәриха апа белән Гөлчирә икесе дә ялгыз гына әбиләренең төп йортында көн күрә. Гөлчирә еш кына әлеге сүзләрне кабатлый: “Эх, әнием, безнең тормыш башкача да була ал иде бит”.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев