Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Бүреләр өнендә (Хикәя)

Укучыларыбыз игътибарына хикәя тәкъдим итәбез

Әмма барыннан да нык аларның күзләре куркыныч иде. Янып торган кара күзләр, ач бүренекедәй, хатынга төбәлгән. Шушы очкын яшен утыдай Айгөлнең күзләреннән кереп, бөтен тәне буенча йөгереп узгандый булды. Үзләре менә-менә чи иткә ташланырга әзер булган ач җанварлардай, хатын тирәли бөтерелә. Үзләре елмая. – Ильяс бу ни бу? Кемнәр болар? – дип җан тавышы белән кычкырды хатын. Шул арада берсе хатынның билләреннән тотып алды да, кулларын аска таба төшереп: “Сине ирең безгә кәрткә оттырды”, – дип кычкырып көлеп җибәрде. Икенче көнне иртәнгә ир белән хатын арасында булган бу хәл онытылган иде инде. Тик тора-бара Ильясның гына үз-үзен болай тотышы ешайды. Өйгә эчеп кайткан чаклары да булгалады. Андый вакытта “кирәкле кешеләр”, “дуслар” белән булуын әйтә иде.
“Бүген иртәрәк кайт әле. Сиңа зур бүләгем бар”. Кичен такси машинасында китеп барганда Ильясның телефонына шундый хәбәр килеп төште. 
“Ни булды?”
“Кайткач белерсең. Зинһар, озаклама”.
Айгөл үзенә килешле күлмәген киде дә көзге алдына килеп, биленә кадәр булган озын, кара чәчләрен тарады. Яшел күзләре бүген аеруча нур сибә төсле иде. Озын, куе керфекләрен буяды, иреннәрен алсуландырды да үзенең нәзек кенә, сылу гәүдәсе белән бераз боргаланып биеп тә алды. Ә аннары эчен куллары белән кочаклады: “Ә синең күзләрең нинди булыр икән, бәләкәч? Әтиең белән икебезнең дә чәчләр кара булгач, синеке дә шундый булыр инде. Кем соң син? Малаймы? Әллә кызмы?” Айгөл бәхетеннән шаркылдап көлеп җибәрде. Ә аннары нәрсәнедер оныткан кебек, ашыга-ашыга өстәл әзерләргә тотынды. Озак та үтмәде кыңгырауга бастылар. Ишек артында Ильяс басып тора иде.
Элина тугач Ильяс тагын да үзгәргәндәй булды. Юк, кызын ул үлеп яратты, ә менә Айгөлгә генә бик нык салкынайды. Инде икесе дә укуын тәмамлаган иде. Айгөл әлегә эшкә чыга алмады. Ильяс та күңеленә ошаган эш таба алмый газапланды. Кайдадыр аз түлиләр, кайдадыр эш шартлары ошамады аңа. Шуңа көннәр буе таксида йөрергә мәҗбүр булды.
– Мин бит сиңа әйттем, шул күлмәгеңне киеп, урамга чыкма дип. Нәрсә, ирләр каратасың киләме? – дип яңа гына урамнан Элинаны җитәкләп кереп килүче Айгөлнең яңагына сугып җибәрде Ильяс. – Әллә мине мыскыл итүеңме бу? Янәсе, мин – ир кеше, хатыныма килешле күлмәк алып бирә алмыйм, – дип тагын да кизәнде ир. Ильястан килгән аракы исенә Айгөл башын читкә борды. Ул арада кечкенә Элина чәрелдәп елап та җибәрде. – Юк, юк, кызым, курыкма. Сиңа тимим бит мин. Менә бу себеркене акылга утыртырга кирәк иде, – дип баланы күтәреп, бүлмәгә кереп китте ир.
Айгөл бер сүз дә эндәшмичә, ишек яңагына сөялде. Инде ничәнчегә кабатлана бу хәл. Кая барып, кемгә сыенырга соң?! Ничек бу адәмнән чыгып качарга? Кая барырга? Хатынның бит очларыннан бер-бер артлы яшь тамчылары тәгәрәде. Ильясның сугуыннан башының уң ягы сызлады, колагы шаулады. Ир дә хатынына белеп суга иде. Айгөл беркайчан да күгәргән йөз-тән белән йөрмәде. Ильяс гел шулай аның башына сукты. Берничә ел элек әтисен җирләгәннән соң еш кына Айгөлнең шулай башы авыртты. Инде табаибларга да барып карады, бернинди авыру да тапмадылар. Ул авыртуларга өйрәнер дә иде, Ильяс менә шулай кул күтәргәннән соң үз-үзен кая куярга да белми иде хатын. Бу юлы да шулай булды. Башын ишек яңагына терәгән Айгөл урыныннан да кузгалырга курыкты. Башын кузгатса, авырту тагын да артачак сыман.
Ул арада сумкасындагы телефоны шалтырады.
–  Әйе, исәнме, әни.
– Исәнме, кызым. Ни хәлләрдәсез? Менә малларны карап кердем дә, хәлләрегезне белергә булдым әле.
– Бары да яхшы, әни. Син ничек? Авырмыйсыңмы?
–  Ялгыз кешенең хәле ничек булсын инде. Ятам инде шунда.
Айгөл телефонын колагы белән кысып өс киемнәрен салды да, аш-су бүлмәсенә кереп китте. Әнисе һаман телефонда авыл яңалыкларын сөйләде.
– Кызым, сез кайчан кайтырсыз икән? Абзарның сыер торган урынында идән такталары черегән. Югары оч Фәнилдән такта сораштым да инде. “Акчаң булса, китереп үк бирәм”, –  диде. Бер пенсиягә яшим бит инде, беләсең. Аннары кияү кайтып, үзе такталарны алыштырса, оста ялларга туры килмәс иде. Сыерны бетереп булмый бит инде. Сезгә дә сөтен-маен җибәрергә кирәк. Үзем дә бер пенсиягә яшим.
– Ильяс белән сөйләшкәч, хәбәр итәрмен әни. Кайтырбыз, – диде Айгөл.
Әле яңа гына ирен күралмас чиккә җиткән хатынга ирен тынычландырып, әнисе янына алып кайтырга кирәк. Әни... Их, минем ничек яшәгәнемне белсәң иде син... Әти исән булса, бу адәм актыгыннан әллә кайчан алып кайтып киткән булыр иде инде. Ә сиңа, әни, болар турында сөйләү урынсыз. Синең йөрәгең бу хәлләрне күтәрә алмас. Син минем өчен иң кадерле кеше. Сине югалтсам нишләрмен?
Шушы уйлар белән чәй әзерләде хатын. Суыткычта булган барлык тәм-томны савытларга салды, тәлинкәләрне матурлап тезде дә ирен өстәл артына чакырыр өчен икенче бүлмәгә чыгып китте. Ә ул кечкенә Элинаны кочаклап, йоклап киткән иде инде.
Ишек төймәсенә бертуктаусыз баскан Ильясны күреп, куркып китте хатын. Бу вакытта, ул, гадәттә, эштә буда. Шуңа да аны көтми иде ул. Күз буйлары бераз күгәргән, яңагында  тырналган эз дә бар сыман. Курткасын ычкындырган, үзе еш-еш сулыш алган ирен күргәч, хатын катып калды.
– Әйдә, киен дә чык. Элинаны күршеләргә кертеп куй. Иң матур күлмәгеңне ки, – диде дә баскыч буйлап төшеп йөгерде ул. Хәлнең бик җитди булын аңлаган хатын артык сораулар биреп тормады. Тиз-тиз генэ Элинаны күршеләргә кертте, үзе дә ире янына чыгып, машина эченә кереп утырды. 
Салонда куркыныч тынлык урнашты. Ильяс светофорның утларына да карап тормый иде сыман. Үзе бик нык борчыла, үзе вакыт-вакыт сүгенә. Чигәләреннән аккан тир тамчыларын җиңе белән сөртеп ала да, янә газ педаленә баса.
– Без кая барабыз, Ильяс? Ни булды?..
–  Күрерсең! Бер ни дә сорама! – дип кычкырды ир Айгөлгә. Арытаба ниндер ачыклау урынсыз иде.
Шәһәр читендә урнашкан күпкатлы йорт алдына килеп туктады алар. Ильяс тиз генә машинадан төште дә, хатынны сөйрәп диярлек салоннан тартып чыгарды. Аннары кулларыннан кысып тотып алды да алга атлады. Ашыга-ашыга баскычтан менгәндә Айгөл берничә тапкыр абынды, егыла язды. Тик ирнең аны ныклап тотуы моңа ирек бирмәде. Ниндидер бер фатир ишеге алдына килде дә бөтен көченә шул ишекне төя башлады ир. Озак та үтмәде, ишек ачылды. Анда иске генә чалбар, өстенә кара язулы футболка кигән, авызына тәмәке капкан ир пәйда булды. Тәмәке төтене һәм башка әллә нинди исләр хатынның тамагына утырды. Өй эчендә башка ирләрнең бик кызып нәрсәдер турында сөйләшүләре, көлүләре колакка керде. Шуның арасында телевизор тавышы да бар сыман иде.
– Менә, маладис, сүзеңдә торасың. Хәтта почти без куйган вакытка да сыйдың. Но шулай да, соңга калган һәр минутың өчен ничә сум түләгәнеңне беләсең инде син, – дип кычкырып көлеп җибәрде ул.
– Ильяс, кемнәр болар? Без кайда?
Айгөлнең куркудан калтыраган кулларын Ильяс ныграк кысты. Хатын бер шул иргә, бер иренә карады.
–  Ребята, вечеринка началась! – дип кычкырды теге адәм.
Ул арада Ильяс Айгөл белән залга үтте. Иске генә бүлмә уртасында зур карават урнашкан иде. Аның өстенә төсе чыгып беткән япма капланган. Шунда ук тукымасы инде төссезләнгән берничә мендәр дә аунап ята. Нәкъ карават өстендә генә люстра эленгән. Шуннан читтәрәк элеккеге өч яклы көзге тора. Ул да инде күптән тузан белән капланган. Карават читендә ике арлы урындык куелган. Анда ир-егет киемнәре эленгән. Ә бүлмә эчендә өч ир-егет басып тора. Алардан килгән сасы ис хатынның күңелен тагын да болгатып җибәрде. Әмма барыннан да нык аларның күзләре куркыныч иде. Янып торган кара күзләр, ач бүренекедәй, хатынга төбәлгән. Шушы очкын яшен утыдай Айгөлнең күзләреннән кереп, бөтен тәне буенча йөгереп узгандый булды. Үзләре менә-менә чи иткә ташланырга әзер булган ач җанварлардай, хатын тирәли бөтерелә. Үзләре елмая.
– Ильяс бу ни бу? Кемнәр болар? – дип җан тавышы белән кычкырды хатын.
Шул арада берсе хатынның биленнән тотып алды да, кулларын аска таба төшереп: “Сине ирең безгә кәрткә оттырды”, — дип кычкырып көлеп җибәрде.
Хатынның башына балта белән суккандай булды. Колагында шул адәмнең әллә нинди сүзләре яңгырады. Калган ирләрнең дә аны бәяләргә тырышып әйткән сүзләре ишетелде, әмма аңына барып җитә алмады. Шул арада Ильяс кулын Айгөлдән тартып алды да, хатынны бүлмә уртасында торган шул караватка бар көче белән этеп җибәрде...
Шулвакыт юрганны әкрен генә күтәрде дә Элина әнисе янына үрмәләде. Хатын арты белән ята иде. Тәүдә аны аркасыннан кочаклап тынычландырырга тырышты. Кечкенә куллары әнисен кочакларга җитмәгәч, торды да, караватның икенче ягына менеп, әнисенең кочагына керергә маташты. Үзе кечкенә иреннәре белән әнисенең әле битеннән, әле чәчәләреннән үпте. Муеныннан кочаклады, үзе дә аңа сырпаланды. Инде болай да тынычландыра алмагач, күңеле белән нәрсәдер булуын сизгән сабый мыш-мыш елый башлады. – Ачыгыз, ач дим! – ишек артында яңгыраган бу сүзләр хатынны кире дөньяга кайтарды. – Көчекләр, тагын кемне алып килдегез? Мин сезне дә үтерәм, үзем дә шунда ук атылып үләм, – дип кычкырды өлкән яшьтәге ир.
Ул арада карават буенда басып торган ирләр ашыга-ашыга чалбарларын каптыра башлады.
– Ярар инде, дед. Нәрсә инде син? Без бит шаярабыз гына. Үзе килде бит ул безгә, – диде арада берсе һәм шул карт янына таба атлады.
– Кит, дим, мин сиңа! Чыгып китегез моннан! Хәзер полиция чакыртам!
Айгөл ертылган күлмәгеннән күренгән күкрәкләрен куллары белән каплап, караватның бер почмагына шуышты. Аның гәүдәсе күңелдә булган курку һәм җирәнү хисеннән арынырга тырышып, бертуктаусыз калтырый иде.
Ирләр бер-бер артлы бүлмәдән чыгып китте. Ильяс күренмәде.
– Ярый өлгердем әле... Онык бу минем. Юньсез! Үзем элек яшәгән шушы фатирны аңа мирас итеп яздырган идем. Элек милициядә эшләдем мин. Шул вакытта алынган фатир бу. Пагоннар арткач, шәһәр уртасыннан зуррак фатир алып шунда күчтем. Тәки кеше ясап булмады шуны, – дип мыгырданды ир.
Айгөл күзләрен шардай ачып бер сүзсез иргә карап торды. – Кстати, син аның өстеннән полициягә гариза яза аласың. Тик ул вакытта аны кулга алачаклар. Минем оныкны... – дип каштыр-коштыр аягын сөйрәп, бүлмәдән чыгып ките ул.
Аякларын көчкә сөйрәп, Айгөл бүлмәдән чыкты.
– Тукта, ашыкма. Тышта төн. Бу адәм актыкларының сине көтеп торулары да бар. Әйдә такси чакыртам.
Ильяс белән шушы фатирга бик озак барганнар төсле иде, ә такси тиз арада Айгөлне өенә китереп җиткерде. Башында чуалган уйларның очына чыга алмады хатын. Хәер, ул уйлар да бер-берсенә бәйләнмәгән иде. Исенә кечкенә чагында әтисенең итәгендә утырганы чагы төште, аннары Ильяс белән лекциягә китеп барганнары, аннары авылда каз бәбкәләрен саклавы, әнисенең мич алдында коймак пешергәне, кызын табиблар китереп бирүе, аннары янә балачакта су коенганы, никах табыны, шушы ирләрнең йөзе һәм тагын әллә күпме истәлекләр... Айгөл фатирга йөгереп кереп, өстенә калын халатын каплады да, күршеләреннән кызы Элинаны алып чыкты. Элина бер туктаусыз үзенең яңалыкларын сөйләде, әнисе янында буталды. Хатын чәй куеп җибәрде. Аннары чәйнекнең кайнап чыкканан да көтмичә, салкын чәй ясап эчте. Менә шунда янә бөтен тәнен калтыравык алды аның. Әйтерсең ул өши, тешләре тешкә тими дерелди башлады. Караватка барып ятты да, кат-кат юрган белән ябынды. Башында томан иде. Шул вакыт юрганны әкрен генә күтәрде дә Элина әнисе янына үрмәләде. Хатын арты белән ята иде. Тәүдә аны аркасыннан кочаклап тынычландырырга тырышты. Кечкенә куллары әнисен кочакларга җитмәгәч, торды да, караватның икенче ягына менеп, әнисенең кочагына керергә маташты. Үзе кечкенә иреннәре белән әнисенең әле битеннән, әле чәчәләреннән үпте. Муеныннан кочаклады, үзе дә аңа сырпаланды. Инде болай да тынычландыра алмагач, күңеле белән нәрсәдер булуын сизгән сабый мыш-мыш елый башлады.
– Әни, әнием, мин сине шундый яратам. Шундый яратам. Мин сине беркемгә дә бирмим, – дип сөйләнде бала.
Шул вакыт хатынның тәннәреннән әллә нинди ялкын бәреп чыкты. Ул шыбыр тиргә батты һәм кычкырып елап җибәрде. Элина әнисен мондый хәлдә күргәне юк әле. Курыккан күзләрен шардай ачып, әнисеннән читкәрәк китеп, аңа төбәлде. Бирникадәр вакыт шулай карап торды да, ул да кычкырып елап җибәрде. Баланың елаган тавышы Айгөлне тулысынча чынбарлыкка кайтарды. Ул баланы кысып кочаклап алды.
– Тынычлан, тынычлан, сабыем. Барысы да яхшы. Мин синең белән, – дип пышылдады.
Элина тынычлангач, Айгөл карават астында яткан зур сумкасын тартып чыгарды да шунда баланың иң кирәкле әйберләрен салды. Үзенең шкафыннан берничә киемен алды һәм кызны күтәреп, тышка чыкты. Тышта күкрәп яңгыр ява иде. Кап-кара болыт бөтен шәһәрне каплап алган. Баш очында гына яшен ялтырап кала да, аннары бөтен дөньяны яңгыратып күк күкри. Салкын җилдән агачлар да әле бер, әле икенче якка бәргәләнә. Элина бу җилдән сакланырга тырышып, әнисенә ныграк сыенырга тырыша. Шул вакыт тагын колакларны ярып күк күкрәде.
Айгөл күзләрен ачканда төнге өчләр тирәсе иде. Ачык калган тәрәзәдән салкын җил керә, ә тышта коеп яңгыр ява. Хатын тиз генә урыныннан торды да, балкон ишеген ябарга ашыкты. Шул вакыт бер мәлгә бар дөнья яп-якты булды да тагын куркытып күк күкрәде. Бу тавыштан песи дә курыкты бугай. Ул тизрәк хуҗасы янына йөгереп чыкты да, аның аяк астында бөтерелә башлады.
– Ә-ә, курыктыңмы? Менә шулай була ул үз урыныңда йокламасаң, – дип сөйләнә-сөйләнә Айгөл аш-су бүлмәсенә атлады. Ул арада плитә өстенә чәй куйды, суыткычтан кайнатмаларын алып, өстәл өстенә тезде.
Кайнар чәй ясап, аркасына яраткан шәлен каплады да, стенага терәлеп акрын гына чәй эчә башлады хатын. Инде ничәнчегә күрә ул бу төшне. Ничә еллар кабатлана ул. Менә шулай төшкә кереп, газапламаса да, әллә кайчан булган бу хәлләр бәлки онытылган да булыр иде. Онытырлыкмы соң? Төш шул вакытта ничек булды, шулай кабатлана. Әле ярый вакытында кызы Элина булды. Шушы төнне әнисе янына авылга кайтып киткән иде ул. Әнисенә бу хәлләрне тулысынча сөйләмәде. Ни булганы турында бик нык сораша башлагач, “Ильяс миңа берничә тапкыр кул күтәрде”, – дип кенә әйтте. Дөреслекне белми, әнисе бакыйлыкка күчте.
Тәүге вакытта, әлбәттә, җиңел булмады. Әле ярый әнисе Элинаны тәрбияләште. Айгөл тиз арада эш тапты, бераздан башка шәһәрдән яшәр урын булырды. Шунда кызы белән икәү яшәде алар. Ә Ильяс турында уйламаска тырышты. Күңелендә булган нәфрәттән ул үзе дә курка иде, шуңа да аның белән тулысынча бәйләнешне өзде. Инде озак еллар үткәч кенә аның Себер якларында яшәве, ә күптән түгел мәрхүм булы турында хәбәр килде.
Хатын чәшкесендәге чәен эчеп бетерде дә, барып ятты. Иртәгә иртән янә эшкә барасы бар. Ә күзгә йокы керми. Юк, Ильяска карата аның күңеле каткан инде. Хәзер инде ул аны күрсә дә танымас иде, ә менә аның аркасында барлык ирләргә карата барлыкка килгән рәнҗеш аны гомер буе ялгыз яшәргә мәҗбүр итте.
Хатынның битеннән бер-бер артлы кайнар яшь тамчылары тәгәрәде. Их,син, язмыш! Ни өчен безне кирәкмәгән кешеләр белән очраштырасың да, ни өчен алар белән кавыштырасың? Ни өчен синең җилләрең шулкадәр ачы?
Шушы уйлар белән иренеп кенә таң атты. Яңгыр күптән туктаган иде инде. Офык артыннан кояш якты нурларын сипте. Яңгырдан соң өйдәге һава да салкынча, рәхәт иде. Айгөл күзләрен ачарга иренеп ятканда телефонына хәбәр килде.
– Хәерле иртә. Уңышлы көннәр сиңа! – диелгән иде анда.
Таныш булмаган номердан килгән бу хәбәрдән Айгөл елмаеп куйды. Берничә көн рәттән иртән шундый хәбәр уятуына өйрәнеп бара иде бугай инде ул. Шунда ук:
– Бүген дә шул алсу күлмәгеңне киеп эшкә бар әле. Ул сиңа бик килешә. Хәер, синең кебек чибәр гүзәл затларга нәрсә кисә дә килешә инде, – диелгән иде анда.
– И, юләр. Язган була бит әле. Үсмер малай диярсең, – дип кеткелдәп көлгән булды хатын.
Айгөл урыныннан торды да, юыну бүлмәсенә юлланды. Аннары чәйнеген куеп, көзге алдына килеп басты. Чәчәләрен матурлап куйды, сизелер-сизелмәс итеп кенә бизәнде. Кием шкафын барып ачты. Теге күлмәген киеп карады, монысын... Берсе дә ошамады. Шунда күзе алсу күмәккә төште. Аны кигәч, күзләре нурланып китте, үзе бәхетле итеп елмайды. Тәрәзәдән түргә үткән нурлар аның күзләрен чагылдырды. Күкрәп яуган яңгырдан соң чыккан кояш хатынны тагын да ныграк назлый иде сыман.

Чыганак

Фото: татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев