Казлар
Чын авылча, үзебезчә итеп, матур сүзләр белән бизәмичә генә казлар турында язам әле. Әйе, кызлар түгел, ә казлар турында.
Без кечкенәрәк чакта каз бәбкәләре сакларга чыгарып утырталар иде. Беләсезме, биш-алты яшьлек балаларны. Ничек ышанып тапшырганнар? Хәзерге баланы утыртып куй әле... үзен-үзе карый алмыйча, чебен-черкидә куркып булса да елап кереп китәчәк. Ә безнең җәйме, безнең җәй – шул бәбкә саклап, тавык-чебешләр белән кайнашып, үткәне дә сизелми иде. Кайчагында урам бала-чагалары җыелып уйнап, каз бәбкәләре саклаганыңны да онытып җибәрәсең. Менә алар инешкә төшеп китсәләр, судан тиз генә чыгарам димә инде. Яр буена үскән вак таллар арасыннан бәбкә чыгара торган тәбәнәгрәк урын эзләп йөгереп йөреп, елыйсылар килә башлый. Әле алар куган саен алга таба йөзәләр, теге син чамалап куйган тәбәнәк ярны бар дип тә белмиләр.
Каз бәбкәләре башка кош-кортныкыннан барыбер матуррак була. Шундый йомшак, яшкелт-сары төстәге йомгак инде менә. Бер кешегә өйрәнсәләр, ияреп тә йөгерәләр. Каз бәбкәләре чисталыклары белән дә башкалардан аерылып тора. Алар һәрвакыт чиста үлән, яңа салган ризык кына ашыйлар, алларындагы суларын да гел алыштырып торырга кирәк.
Казлар бераз үскәч, хуҗаларын сүзсез дә аңлый башлый кебек. Аларга эндәшсәң, җавап итеп кычкыралар, хәтта яр буеннан чакырсаң, судан да үзләре, кумыйча гына чыгалар. Яр буенда йөгереп йөрисе юк.
Яр буенда йөгереп йөрисе дигәч, бер шундый хәл дә искә төште бит әле. Бер җәйне утыра торган ана каз оясында никтер үлде. Әни, аның йомыркаларын тиз генә алып, утыра торган ана күркә астына куйды. Күркә, утырып, сигез каз бәбкәсе, дүрт күркә чебие чыгарды. Баштагы берничә көн күркә дә тыныч, бәбкәләр, чебешләре дә тыныч булды. Менә каз бәбкәләре суга йөри башлагач, ана күркәнең тынычлыгы бетте. Мескен, үзенең берничә бәбкәсенең нигә суга кергәннәрен дә аңламагандыр инде. Шул дүрт чебиен ияртеп, гел яр буенда каз бәбкәләрен саклады ул. Кичкә барысын бергә җылы канаты астына җыйды. Шулай итеп, үзенең чебиләрен дә, каз бәбкәләрен дә исән-сау үстергәнен хәтерлим. Ярый инде, күркә шулай үстерде, ә киресенчә, каз күркә чебиләрен үстерер идеме икән? Юктыр... кыстап-кыстап күркә чебиләрен суга алып төшеп бетерер иде ул.
Ә менә шулай бервакыт эштән соң кайтылды. Казлар сарайга япмаган килеш ишегалдында калганнар. Искә төшеп йөгереп чыксам, казлар юк. Ишегалдын урап кердем, тиз генә урамнарны карадым– казлар юк. Унбиш каз бәбкәсе кайда югалырга мөмкин? Җәй буе карап үстергәч, кызганыч. Эт-мазар тимәгән булса ярар иде дип телим эчтән генә. Чакырам, тавыш бирмиләр... Казлар яба торган сарай тирәсенә килсәм, шунда килеп, мине көтеп яталар икән бахыркайлар. Якынрак килеп дәшкәч кенә тавыш бирделәр, сарайга керә алуларына сөенеп, каңгылдашып алдылар. Ерактан тавыш бирмәүләре, күрәсең, караңгы төшкәч, алар да куркалар.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев