Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Кинодагыча яшәсәк, үзебезгә дә күңелле бит!

– Кил әле, сөйләшеп утырыйк. Туйдым мин бу тормыштан, – дигән сүзләрен дә өстәгәч, озак еллар дуслашып йөргән иптәш хатын, ахирәтем янына бармый булдыра алмадым.

Ни булган инде тагын? Тормышлары җитеш, балалары үсеп беткән. Инде кечкенәсе дә дүртенче классны тәмамлый бугай, дип уйлый-уйлый машина белән алар яшәгән урамга таба җилдердем.

Харис белән Фәния бер-берсен яшьли яратып өйләнештеләр. Алар икесе дә чибәр, җор телле. Харисы яхшы гына эштә эшли, Фәния дә төшеп калганнардан түгел... Ни булды икән?

– Әйдә үт, ахирәткәем. Бу арада әллә ни шунда, – дип мине ишек төбеннән үк каршы алды. – Беләсеңме, безнең тормышның кызыгы бетте. Әллә ни...робот кебекләргә әйләндек диимме инде? Беләсеңме, Харис миңа сөеп тә карамый шикелле... инде кайчаннан бирле бер болын чәчәге дә кыстырап кайтканы юк. Шаяра да белми соңгы вакытта. Менә беләсең бит, мин аны һинд киноларындагы чибәр артистларга охшатып, яратып тормышка чыктым. Барысы да кинодагыча кебек матур булыр кебек иде. Өйләнешеп берничә ел торгач, ул дорфаланды диимме... Менә уйлап кара әле, без тау башына менеп зәңгәр күккә карап ятабыз ди... Болыннар буйлап куышып уйныйбыз... аннан соң ул бераз гына югалып тора да, болыннан бер кочак чәчәк җыеп чыга...

– Соң белмим инде Фәния, гел кинодагыча гына да яшәп булмый бит. Ул да, син дә эштә. Көннәр буе болытларга карап ятсаң, болыннарда куышып йөрсәң, бакчаңны, балаларыңны кем карар? Харисың болай рәнҗетми бугай бит үзеңне, – дим. Ахирәтемне тыңлый-тыңлый шуны аңладым, ул һаман да матур фильмнардагы мәхәббәт, кинолардагы кебек егет-кызлар кебек болыннарда куышып, суларда көймәләрдә йөзә алмавына, матур һәм зәвыклы ресторан-кафеларда йөремәвенә зарлана булып чыкты.

Фәния минем уйларымны укыгандай, кырыема ук килеп утырды да болай ди:

– Беләсеңме, кичә бер төрек сериалы карый башлаган идем...андагы мәхәббәт, андагы матурлык, аларның бер-берсе өчен өзелеп торулары... минем дә шулай яшисем килеп китте. Иртән Хариска да әйткәләгән идем, аны бөтенләй үпкәләттем бугай. Соң әйт әле, мин күп әйбер телимме? Кинодагыча яшәсәк, үзебезгә дә күңелле бит!

– Фәния, алар артистлар бит! Гел кинодагыча яшәп булмый. Үзең соң Харисыңа кайчан соңгы тапкыр матур сүзләр әйттең, кайчан елмаеп аның күзләренә карадың? Кем комачау итә, шул сериалдагы артистлар кебек “өздереп” карап алырга?

– Карамыйм ул сериалны башка! Шуларны карасам, әллә ни була миңа? Шундагыча яшисе килә башлый! Кара әле, Харис белән дә гел шундый сериаллар караганнан соң талаша башлыйм бит мин. Менә тиле инде мин. Җүләр! Сиңа шундый сериаллар тәэсир итмиме?

– Юк. Анда бит барысы да сценарий буенча бара, аны кемдер язган. Ә без үзебезнең тормышны үзебез язабыз, – дим. – Менә мин әйткәнчә, бүген Харисны елмаеп каршы ал, кочагына елыш, тәмле ризыклар пешер. Мәхәббәт турында булган һинд һәм төрек сериалларыңны карама яки Харис белән бергә карагыз.

– Ахирәткәем, киңәшең өчен чынлап та рәхмәт. Киңәшләрең ярап куйды. Гаеп үземдә икән, – дип берничә көннән Фәния шалтырата. – Тормыш кино түгел инде, беләм, шулай да...

Мондый сериаллар сезгә тәэсир итәме?

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев