Нигә без резина түгел...
Яшь барган саен авырулар да күбәя икән. Элегрәк әбиләрнең, өлкәнрәк яшьтәге апаларның гел үзләренең авырулары турында сөйләнүенә, искә төшереп торуларына хәтта ачу килә башлый иде. Вакыт ага гына, хәзер үзебез шул яшькә җиткәнбез икән бит!
Иртән эшкә килү белән исәнләшү, хәл- әхвәл сорашулар гадәти хәл инде. Тик соңгы елларда коллектив картайдымы соң? Еш кына авыруларыбыз хакында сөйләшәбез икән.
Бер кеше өчен дә сер түгел, эшкә йөргән кеше белә: төгәл чәй эчү вакытлары иртәнге ун, төштән соң сәгать өчләр тирәсе. Ансыз булмый, баш эшләми, тел бәйләнә башлый. Бүген дә хезмәттәшем белән чәй эчәргә кереп утырдык.
–Уф, бер-ике көн элек егылган идем бит, бөтен җирем авырта. Аңа кадәр авырткан җирләр җитмәгән алайса, чүп өстенә чүмәлә кебек, – ди чәйнектән кайнар су агызып. – Җитмәсә иртәннән бирле баш чатнап авыртып тора.
–Мин дә кичә кич кайнар мунча кергән идем. Белмим, әллә кайнар мунча да ярамый хәзер, башым авыртып тора үземнең дә...
Шулай барын куеп, югын уртак итеп чәй эчәргә утырдык. Оешмабызның баш хисапчысы килеп керде.
–Кызлар кичә табибка барган идем, чирсез бер җирем дә калмаган икән, – ди зарлана- зарлана. – Билем авырта, аяклар сызлауга да түзәрлек түгел хәзер...
Ул чыгып китте, директор урынбасары керде. Ул һәрвакыттагыча диетада. Ашказаны авыртканын беләбез. Үзенең сохариларын өстәлгә китереп куйды. Ул күбесенчә үзе алып килгән сохарилар белән генә чәй эчә.
–Әллә шушы сохариларны ашап теш бетте инде... Алдагы тешем бөтенләй кителеп чыкты, – дип сөйли башлады. Безнең янга утырмады. Тешсез булуыннан кыенсынды ахры, – Табибка барырга куркам, тешсез йөреп тә булмый бит инде.
Теше булмагач, чәенең тәме дә булмады ахры, безнең янда озак тормады, тиз- тиз генә чәен йоткалады да, сохариларын кире алырга кыенсынып, әллә онытып чыгып та китте.
–Ой, кызлар, башым әйләнә иртәннән бирле. Катырак итеп чәй эчеп караргамы соң, – дип ишекне киң итеп ачып офис- менеджерыбыз килеп керде. – Мин кичә шикәр комы белән уылган карлыган алып килгән идем шуның белән эчеп карыйм әле. Басылмасмы?
Тик ул алып килгән карлыганнан җилләр искән, савытын тәрәзә төбенә юып, каплап куйганнар. Ул да чәен озаклап эчә алмады. Катырак итеп ясаган чәен үзе белән эш урынына алып чыгып китте. Әллә карлыганы калмаганга бераз кәефе дә төште бугай.
Ике верстальчигыбыз бар. Аларның берсе яшьрәк. Баскан җирендә үлсә – үлә, тик авытуы турында бер кешегә дә зарланмаячак. Ә менә өлкәнерәге эшкә килгәндә кыек басып аягын авырттырган икән.
–Соң болай да авыртып торган билгә, бу аякны кыек басу тагын да шәп булды, – дип сөйли башлады. – Белмим, кичкә таба ныгаеп китмәсә...
Директорыбыз яшь. Шулай да еш кына авырый ул. Аның да ашказаны авыру бугай. Тәненә ит кунмый. Кофе эчә дә, кофе эчә. Соң ул ашказаны ничек чыдасын. Кара көйдереп ясаган кайнар кофесына күп итеп сөт салсаң, тәмлерәк булыр иде кебек. Юк инде, каты кофе эчә. Безгә бер кәлимә сүз катмыйча гына чынаягына хуш исле кофесын ясады да, ничек керсә, шулай юк булды.
Аның артыннан реклама бүлегендә эшләүче кызлар керде. Алар әле яшь, шулай да аллы-артлы больничныйга чыгып кына торалар. Болай үзләре безнең кебек үк зарланмыйлар да кебек.
Хезмәттәшем белән азакка кадәр икебез генә утырып калдык.
–Кара әле, нигә кешеләр резинкадан ясалмаган икән? Валлаһи, бер җир авыртмас иде! Кара инде, унбиш минут эчендә ничә кеше керде, барыбыз да чирле. Әнә бүген тәрҗемәче дә маска киеп йөри. Чирли ул, больничныйга китмәс өчен сиздерми йөри, – ди хезмәттәшем. – Менә ник без резинадан түгел?
Фото: татар-информ
–Соң белмим инде, – дим бераз уйланып. – Резина да тузар иде инде. Вакланыр, яргаланыр иде.
–Тыны чыкса, тын кертеп булыр иде...
Кыскасы, чәй эчүебез рәхәтләнеп көлү белән алышынды. Ярый әле без резинадан түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев