Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Әнвәр карт мәхәббәте

– Бер генә кочаклат инде. Җәмилә апаң ике атна балниста ята бит, – диеп ишек яңагына сөялде җитмеш биш яше белән баручы Әнвәр карт күрше хатынының ишек ябарга сузылган кулына кагылып.

– Ничек оятыгыз җитә, Әнвәр абый! Бар чыгып китегез! Рамазан ае бара, Аллаһтан куркыр идегез! Нинди сүзләр сөйлисез, оятсыз икәнсез, – диде Гөлия күрше картының соңгы керүе сәбәбен аңлап алып.

Әнвәр абзый борылып акрын гына атлап чыгып китте. Аның мыгырданып кына “Дистәләгән синдәйләрне кочтым инде, картаелды шул...” дигән сүзләре ишетелде.

Гөлия берара ни уйларга да белмичә бер бүлмәдән чыкты, икенчесенә керде. Төшке ашка кайткан иде, чәй куярга чәйнекне каян эзләргә кирәклеген аңламый торды. Гарьләнде, хурланды яшь хатын. Оятсыз карт, дип уйлады ул күрше бабае хакында.

Дөрес, моңа кадәр дә Гөлия ихатага чыгып, бакчасында тыныч кына эш эшли алмый иде. Чөнки ничә карасаң да, күрше карты ике арадагы коймага “эленгән” була. Җәйге кызуларда да ачык түшле, кыска җиңле кием киеп чыгасы түгел. Эшкә булган бар дәртеңне сүндереп, кирәк-кирәкмәгән мактау һәм бәйләнчек сүзләр ява башлый. Әнвәр карт Гөлиянең ире белән парлашып чыгып эшләүләрен дә яратмый. Ничек булса да яшьләрне бер-берсенә каршы куеп, сүзгә килерлек итеп сүз башлый белә иде. Җирне дөрес казымыйсыз, агачларны алай кисмиләр, бәрәңгене болай буразнага салмыйлар, салкынча су сибәргә ярамый, анда моны утыртмагыз, монда моны куймагыз...

Соңгы елларда Гөлиянең ире Әнвәр карт сүзләренә колак салмый башлады. Шулай да җаен туры китереп акыл бирә белә күрше. Гөлия дә, ире дә картны аңлый. Аның акыл бирер кешесе башка юк та. Балалары бар, әмма алар аны тыңлап утырмыйлар. Улы кычкырып кына җавапларга ярата, андый чакта Әнвәр карт киңәш бирү түгел, тын алырга да курка бугай. Ә киленнәренең килеп күренгәне юк. Күрше тирә аның йөз-кыяфәтен дә күптән онытты инде. Кызлары үзе генә килеп киткәли, кияү кеше шулай ук акыл биргән картларны тыңларга яратмады, аларга коры булды.

Шулай булгач, Әнвәр картның олыгайган көнендә кемгәдер акыл бирәсе килгән чаклары да булгандыр инде. Башка күршеләре дә акыллы картның киңәшләрен бик тыңлап тормыйлар. Шулай итеп, йомшак холыклы, кешегә каты бәрелүдән курыккан Гөлияләр гаиләсе өчен Әнвәр карт зур киңәшче итеп тойды үзен. Яшь гаиләнең әдәп саклап, каршы дәшмәүләрен, тавыш күтәреп җавап бирмәүләрен әллә томаналык, әллә белмәүчелек итеп кабул итте.

Күрше картның һәрвакыт үткен күзе астында яшәү Гөлияне арытып та җибәрә иде. Кайчан ишегалдына чыккан бабайны күрмәмешкә дә салыша, тик тегесе үзе кычкырып сәлам бирә. Ул гына да түгел, җае чыккан саен матур сүзләрен тезә, һәр җәй саен җиләккә чакыруларына да күнегеп беткән иде.

Ә бүген төшке аш вакытына кайткан Гөлия янына керүе – бер генә кысаларга да сыймый шул. Әллә улы сайлап алган ярга да кул суздымы икән бабай? Моңа кадәр күрше килененә гаепләбрәк караган Гөлиянең фикере минут эчендә үзгәрде. Бер катлы, саф күңелле, биш намазын калдырмаган күршесе Җәмилә карчык аңа кызганыч булып тоелды.

Алмабикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев