Чәчү кампаниясенә әзерлек кысаларында аграрийларга федераль һәм республика акчаларын җиткерә башладылар. Хуҗалыклар 800 млн. сум алганнар инде, якын арада тагын 2,3 млрд.сум җибәреләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.