Баулылы Роберт Хисаметдинов: “Томбарлыда күңелем ял итә”
Баулыда үскән Роберт Хисаметдинов Татар Томбарлысы авылында үз эшен башлаган: арендага алган бер гектарга якын участокта сарымсак һәм башка яшелчә, җиләк-җимеш үстерә.
Баулыда туып-үскән Роберт Хисаметдинов, армиядән соң балта состасы эшенә өйрәнеп, төзелештә хезмәт куя башлый. Бу эш аның гомерлек юлдашына әверелә. Бервакыт, биш ел чамасы элек, социаль челтәрләрдә сарымсак үстерү турындагы видеога тап була ул. Шул чакта аның күңелендә авылда үз эшен булдыру хыялы бөреләнә башлый. Роберт үзенең эшен нәкъ менә әбисенең туган авылында, матур табигать кочагында, Томбарлы елгасы яр буенда, ямьле тау итәгендә башлап җибәрергә карар итә.
“Биредә файдалы мәйдан бер гектар чамасы, ә участок үзе өч гектар, – ди Роберт. – Бу участокны әзерләгән арада, Стәрлетамактан 300 килограмм сарымсак алып кайтып, Баулыда арендага алган 10 сутый җиргә утырттым. Алар үскәч, бирегә утырта башладым.
Беренче елгы уңыш өметләрен акламаган аның: 300 килограмм орлык утыртып, шулкадәрле үк уңыш җыйган. Тик Роберт эшен ташламаган, сарымсакны тагын күпләп утырткан. Икенче елда уңыш мул булган, аны базарда һәм социаль челтәр аша саткан. Шул рәвешле чыгымнарын каплауга ирешкән. Ләкин өченче елда корылык булган, уңыш тагын сөендермәгән.
Шулай да җир эшләре Робертны үзенә бөтереп алган. Хәзер инде аның участогында, дүрт сорт сарымсак, кыяр, кабак, бәрәңге, чөгендер, яшел суган, петрушка, укроп, базилик, шпинат һәм башка яшеллекләр гөрләп үсә. Быел, беренче тапкыр, 12 сорт бакча җиләге утыртып караган. Участока су сибү проблемасын бензин белән эшли торган су насосы ярдәмендә хәл иткән.
Роберт сөйләвенчә, ул бала чагында артык хыяллар кормаган. Аның каравы, хәзер ул төрле идеяләр белән янып яши.
“Ел әйләнәсе яшелчә, яшеллек үстерү өчен, теплица ясыйсым килә. Бәләкәй генә өй салып куйдым, мин бит балта остасы. Җиләк һәм яшеллекләр үстерүне азмы-күпме җайга салып булса, зуррак өйгә тотынырга да була. Дусларым ярдәм итә. Әле берсе үзенең хуҗалыгыннан арткан баганаларны бирде. Аларны теплица өчен казык итеп кагып куйдым”, – ди язмабыз герое.
М-5 трассасында биш гектар җирне дә арендага алган ул. Шуның бер гектарын гербицид белән эшкәрткән, көзен 30 сотый чамасы участогына укроп белән петрушка утыртырга исәбе.
“Быел аларга бәя яхшы, былтыргы хак белән чагыштырганда ике тапкыр артты. Сарымсак та кыйбат, ләкин аны сату кыенрак. Кешеләр аны, гадәттә, 3-4не генә ала. Супермаркетлардан Кытайдан кайтартылган сарымсакка өстенлек бирүчеләр күп. Ләкин үзебезнең җирдә үстергәнгә җитәме соң? Озаграк саклана да”, – ди Роберт.
Авыл җирендә үз эшен башлаган кеше буларак, Робертны “Авыл яши” программасы буенча үткәрелә торган очрашуларга чакыралар. Ул аларда үз тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Аның махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм итүе турында авылдашлары сөйләде. Гуманитар ярдәм җыйганда, 50 килограммга якын сарымсак һәм 20 килограмм чамасы киптерелгән сарымсак әзерләп биргән.
Яшьләр авылдан качканда ул, киресенчә, авылны сайлаган. Шәһәр егетен нәрсәсе белән кызыктырды икән авыл? Өстәвенә, әти-әниләре дә биредә эш башлавына, “акча туздыруына” каршы булганнар.
“Мин бу сорауга төгәл генә җавап та бирә алмыйм. Тик шуны ачык әйтә алам: Томбарлыда минем күңелем ял итә. Саф һава, тыныч, карагыз әле бу матурлыкны. Көне буе үсемлекләрем белән мәш килеп, бер арып та карамыйм мин. Яңгырлы көннәрдә энәдә утырган кебек булам: көнем бушка үткән кебек”, – ди ул.
Шулай шул, яраткан эш арытмый. Ул бит күңел кушуы белән сайлаган шөгыль. Роберт әйтмешли, хобби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев