Баулының төп мәйданында бәйрәм концерты һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе, кул эшләре осталары күргәзмәсе узды.
Мәйданда иртәдән үк, җанлылык, бәйрәм рухы сизелде. Музыка уйнап торды. Сәүдә рәтләрендә авыл хуҗалыгы продукциясе, кул эшләре һәм төрле сувенирлар урын алды. Биредә, гадәттәгечә, җирле җитештерүчеләр – сөт һәм ит ризыклары, яшелчә, бал һәм башка товарлар сатучылар – үзләренең товарларын тәкъдим иттеләр. Иртән көн болытлы, салкынча булгач, сатып алучылар гына аз кебек тоелды.
"Башка атналарда халык күбрәк иде. Ярминкәнең элеккечә шәһәр үзәгендә узуы яхшы анысы, җир белән күк арасы. Карт кешеләр агропаркка бик килмиләр иде, ә монда рәхәтләнеп чыгалар, – дип уртаклашты Фоминовкадан бал продуктлары тәкъдим итүче Андрей Фонаков. – Әле һава торышы аркасында гына килүчеләр аздыр, тора-бара җыела халык".
Чыннан да, көн дә җылынып киткән кебек булды, халык җыелды, сәүдә кыза барды. Иң күп сатып алучылар, гадәттәгечә, сыер ите сата торган нокталарда булды. Наталья Зиновичева белән дә биредә аралашып алдык.
"Ярминкәнең Октябрь мәйданында узуы яхшы, шәхсән минем өчен уңайлы, өйгә якын. Биредә таныш-белеш белән күрешәсең, музыка уйнап тора, күңелле, – ди ул. – Тик бүген бәрәңге сатучы юк, бәрәңге алырмын дип чыккан идем. Ит күп менә, ассортимент зур, гәрчә бәяләр базарныкы белән бер тирә булса да".
Ярминкәдә, гадәттәгечә, авыл җирлекләре вәкилләре дә катнаша. Салих җирлеге вәкилләре сатып алучыларны хәтта чәй белән сыйлады.
"Бәйрәм булгач бәйрәм булсын дидек: чәй табыны кордык, татар халкының милли ризыкларын алып килдек. Өчпочмак белән сыйланып китегез", – дип каршы алды Салих авылы китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова. – Безнең районда төрле милләт вәкилләре яши, без барлык бәйрәмнәрне дә бергәләп үткәрәбез. Халыклар бердәмлеге көнендә дә бергәләп җыелдык менә".
"Бердәмлектә – көч. Без гел бергә инде, Сабан туйларын күңелле итеп үткәрәбез", – дип сүзебезгә кушылды Яңа Чүте мәдәният йорты директоры Фәнзия Галләметдинова.
Ярминкәдә азык-төлек кенә түгел, кулдан ясалган эшләнмәләр дә урын алды.
Баулының төп мәйданына килүчеләр Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертын да тамаша кылдылар. Баулыларны сәхнәдән Баулы районы башлыгы урынбасары Станислав Тимофеев һәм Татарстан дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов котлады. Алар бер төркем баулыларга фидакарь хезмәтләре өчен төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар һәм ярминкәдә җирле җитештерүчеләр белән аралаштылар.
Бәйрәм сәхнәсендә район мәдәният йортының, милли-мәдәни үзәкләрнең иҗат коллективлары, солистлары чыгыш ясады. Һәр милләт үз мәдәниятен, традицияләрен күрсәтте.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Нет комментариев