Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның унбиш районы соңгы елларда бер терлекчелек комплексы да төземәгән

Лаеш, Әгерҗе, Ютазы, Әлки, Яшел Үзән, Лениногорск, Менделеевск, Кама Тамагы, Кайбыч, Яңа Чишмә, Баулы, Чирмешән, Чистай, Спас, Апас районнарында бер сыерга савым күрсәткече 5000 кг нан түбән.

Татарстанның унбиш районы соңгы елларда бер терлекчелек комплексы да төземәгән. Аларда 2021 ел дәвамында бер сыерга уртача савым нәтиҗәлелеге 5000 кг нан түбән. Бу хакта бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.

Бу – Лаеш, Әгерҗе, Ютазы, Әлки, Яшел Үзән, Лениногорск, Менделеевск, Кама Тамагы, Кайбыч, Яңа Чишмә, Баулы, Чирмешән, Чистай, Спас, Апас районнары.

ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, бу районнар терлек тоту һәм ашатуның автоматлаштырылган технологияләрен кертми, терлек азыгы үзәкләре дә юк.

Министр республикада авыл хуҗалыгы тармагы кеременең 70 проценттан артыгы терлекчелек продукциясен сатудан булганын әйтте.

«Барлык категория хуҗалыкларда 1 млн 958 мең тонна сөт савылган, бер сыерга 6600 кг туры килә, бу 2020 елга караганда, 265 кг артык», — диде министр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/24-02-2022/tatarstanny-unbish-rayony-so-gy-ellarda-ber-terlekchelek-kompleksy-da-t-zem-g-n-5850062

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев